Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поч.Кучук һәм Нырты урта мәктәпләрендә ремонт эшләре кызу темплар белән бара (+фото)

Белем бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык белем бирү учаклары кабат балаларның шат авазына күмелер. Ә аңа кадәр... мәктәпләрдә ремонтлау-төзекләндерү эшләрен төгәллисе, сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерәсе бар. Шулай ук балалар бакчалары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктларында да тиешле тәртип булу зарур. Район советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем узган...

Белем бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык белем бирү учаклары кабат балаларның шат авазына күмелер. Ә аңа кадәр... мәктәпләрдә ремонтлау-төзекләндерү эшләрен төгәллисе, сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерәсе бар. Шулай ук балалар бакчалары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктларында да тиешле тәртип булу зарур. Район советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем узган атнада Поч.Кучук, Княгор, Ятмас Дусай, Кенәбаш, Нырты, Төркәш, Шепшеңәр авылларында булып, яңа уку елына хәзерлекне тикшереп кайтты. Башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы - боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнде.

Поч.Кучук һәм Нырты урта мәктәпләрендә республиканың капиталь ремонт ясау программалары кысаларында төзекләндерү эшләре бара. Дөресрәге, май аенда башланган ремонт акрынлап ахырына якынлаша инде. Ике мәктәптә дә умарта күчедәй кайнашалар. Мәктәп коллективына да, әти-әниләргә дә эш фронты җитәрлек - кемдер агарта, буйый, ә кемдер юа, бинаны чүп-чардан арындыра. Бердәмлек тау күчерә, дип белми әйтмиләр шул...

-Ремонт эшләренә барлыгы 17 миллион 700 мең сум акча каралган иде. Белем йорты күзгә күренеп үзгәрә - бүгенге көндә түбә ябу эшләре төгәлләнеп килә, 180 тәрәзәдән дә 7не генә куясы калды, - дип Нырты урта мәктәбе директоры Зәфир Хөсәенов үзенең шатлыгы белән уртаклаша. - Барлыгы 105 ишек алыштырылды, канализация челтәре яңартылды. Шунысы сөенечле: краннардан хәзер салкын су гына түгел, җылысы да агачак.

Спорт залы һәм ашханә бүлмәсенең идәненә исә агач сайгак түшәлер дип көтелә. Кирәкле материал кайтарылган инде. Сыйныф бүлмәләрендә дә эш гөрли. Кызларның һәрберсенең кулында пумала. Тырышып түшәм һәм диварларны акшарлыйлар.

-Мәктәп коллективы иртәдән кичкә кадәр хезмәт куя. "Стройком" җәмгыяте хезмәткәрләренә дә рәхмәттән башка сүз юк, - ди директор. - "Үз мәктәбеңә булыш" акциясенә дә якташларыбыз бик теләп кушылды. "Казанның күкерт заводы" директоры Хәлил Гыйниятов - 30 мең, Кукмараның "Металл савыт-сабалар заводы" директоры Азат Заһидуллин - 15 мең, якташларыбыз Райнур Нотфуллин, Нургали Госмановлар - 5әр мең, Кукмарадан Алсу Гыйниятова 1 мең сум акчалата ярдәм күрсәттеләр. Яр Чаллыдан Айрат һәм Тәфкил Зәйнуллиннар 200 килограмм буяу, Азат Таҗетдинов исә 10 капчык цемент белән булышты. Шулай ук төзелеш эшләре вакытында трактор белән хезмәт күрсәткән егетләргә дә рәхмәтебез чиксез.

Поч.Кучук мәктәбендә дә төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. Белем йортының түбәсе, 150дән артык тәрәзә, 60лап ишек тулысынча алыштырылган.

-Капиталь ремонт программасына җылылык, су, канализация системасын алыштыру да кертелгән, - ди Поч.Кучук урта мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахманов. - Мәктәпнең беренче катында керү юлына - плитә, ә икенче катка муниципаль бюджет хисабына линолеум җәеләчәк. Спортзал һәм актлар залының идәнен буярга исәпләп торабыз. Ремонтка 17 миллион 500 меңнән артык акча каралган. Сметага сыешабыз. Бүгенге көндә укытучылар иганәчеләр ярдәме белән үз кабинетларына косметик ремонт эшләре башкаралар. Буяу, акшарлау эшләре дә төгәлләнеп килә.

"Үз мәктәбеңә булыш" акциясеннән почкучуклылар да читтә калмаган. Кайчандыр үзләре белем һәм тәрбия алган мәктәпкә ремонт вакытында ярдәм аеруча кирәк. Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Фәниз Гайнетдинов бер сыйныф бүлмәсен тулысынча үзе ремонтлаган, ә директор белән мөгаллимнәр исә актлар залын буяуны үз өсләренә алганнар.

Нырты урта мәктәбендә барлыгы 120 укучы белем һәм тәрбия ала. Беренче сыйныфка 5 бала керә. Поч.Кучук мәктәбенең 100 укучысы бар. 1 сыйныфка керүчеләр исә - 4.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk