Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поч-Кучук мәктәбе 80 еллык юбилеен билгеләп үтте

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы.... Поч-Кучук мәктәбендә юбилей гөрләде. Нинди юбелей?- дисезме. Мәктәбебезнең ишекләре ачылуга 80 ел . Бу очрашуга бу мәктәптә хезмәт куеп киткән укытучылар, леклы ялда булган хезмәткәрләр, Поч-Кучук мәктәбендә белем...

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы....

Поч-Кучук мәктәбендә юбилей гөрләде. Нинди юбелей?- дисезме. Мәктәбебезнең ишекләре ачылуга 80 ел . Бу очрашуга бу мәктәптә хезмәт куеп киткән укытучылар, леклы ялда булган хезмәткәрләр, Поч-Кучук мәктәбендә белем алган, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән чыгарылыш укучылары, кунаклар җыелган иде. Бәйрәм тантанасы камсамол, пионер вакытларын искә төшереп яңгыратып уйнаган быргы тавышлары белән башланып китте.Ул быргы кычкыртулар һәркемне күңелендә мәктәп елларын искә төшерде. Бер апа әйтмешли тәннәр чымырдап куйды. . Бәйрәмнең икенче өлеше матур итеп бизәлгән залда, мул табын өстәлләре артында башланып китте. Концерт номерлары белән үрелеп барган кичәне мәктәпнең үз эшләренең осталары укыту эшләре буенча мөдир вазыйфасын үтәүче Мәрьям Шайхутдинова һәм тәрбия эшләре мөдире Вячеслав Сайфутдинов алып барды. Килгән кунакларның һәрберсенә сүз бирелде. Бу мәктәптә төрле елларда эшләп киткән хезмәткәрләр Поч-Кучук урта мәктәбенә ничек килеп урнашу тарихларын, нинди вазыйфа башкаруларын сөйләделәр, мәктәпкә үзләре исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Аларның әйтәсе сүзләре, теләкләре күп җыелган иде . Ә чыгарылыш укучылары беренче укытучылары, класс җитәкчеләре, үзләре укыган вакытта уздырылган кызыклы чаралар, вакыйгалар турында сөйләделәр, мәктәп укучыларына киңәшләрен бирделәр. Хәзерге вакытта безнең арада булмаган, фидакар хезмәт күрсәткән укытучыларны да онытмадылар. Бу эчтәлекле матур кичә, беркемне дә битараф калдырмады.

Очрашу кичәсен әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Кичәне уздыруга зур көч куйган, мәктәбебезнең алыштыргысыз укытучыларына һәм укучыларына анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт! Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләп калам.

2001 нче елгы чыгарылыш укучысы Руфия Фатыхова (Шакирова)

фото: http://vk.com/wall-26562256

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X