Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрау җитте, җәй үтте...

Районыбызның Кызыл Тау авылында Питрау бәйрәме күңелле узды.

Питрау - җәй уртасы. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, бар табигать акрынлап көзгә авыша, диләр. 12 июльдә җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре мең чирдән дәва икән. Борынгылар йоласы буенча әби-бабаларыбыз, иртәнге якта басу-кырлардан чәчәкләр алып кайтып, өй эчләрен, капка-коймаларны бизәгәннәр, кунакка йөрешкәннәр. Бу көнне кавышкан яшь парларның бәхетләре тулы була дигән гыйбарә дә бар. Гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авыллар арасында Кызыл Тау халкы аеруча аерылып тора. Керәшен татарлары һәм христиан дине вәкилләренең табигатьне олылау, аңа табыну, игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу максатыннан оештырыла торган Питрау бәйрәмен быел да бик яхшы итеп, күтәренке рухта уздырдылар алар.
...Бизәлгән атлар белән авыл урамын әйләнгәннән соң, "Тиңдәшләр" ансамбле үзешчәннәре керәшен җыруын сузып мәйдан түренә узды. Аларга тирә-як авыллардан килгән карендәшләр кушылды. Өлкән апаларны, башларына такыя үреп кигән кызларны гомер буе сәхнәдә җырлап йөргәннәр диярсең! Милли киемнәре бигрәк килешә үзләренә. Талир тәңкәләрен чыңлатып биеп тә җибәрсәләр, тирә-юньгә үзгә бер моң чәчелә. Үрәсбаш авылыннан килгән "Туганайлар" ансамбле, "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Газинур Заһидуллин, җыр конкурсларында даими катнашып лауреат, дипломант исемнәренә лаек булган якташыбыз Рафик Мөхәммәтшиннарның, кайткан кунакларның чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Балалар өчен дә, өлкәннәргә дә нинди генә уеннар оештырылмады бу көнне! Йомырка тәгәрәтү, капчык киеп сикерү, сулы чиләкләр белән йөгерү дисеңме... Иң кызыгы, мөгаен, күзне бәйләп куян тоту булгандыр. Халык күплегеннән "озын колаклар" курыкты, ахры, икесе тиң урыннарыннан кузгалмады. Әмма, күз күрмәгәч, бер урында торганны да эләктерү җиңел түгел икән. Яшьләр дә, өлкәннәр дә сынатмады, һәр уенда актив катнашты.
Ат чабышын карап (әлеге ярышта Түбән Оча авылыннан килгән юртак җиңү яулады. - авт.), концерт тыңлап, җырлап-биеп алганнан соң, тамак ялгарга да була. Кибетләр бихисап, шашлык кыздыручы, шифалы су, татлы эчемлекләр сатучылар да күп иде. Балалар исә арыганчы, караңгы төшкәнче батутта сикерде, квадрациклда йөрде. Бәйрәмне җор сүзле, телгә оста Ризидә ханым Гаврилова алып барды, көрәштә хөкемдар вазыйфасы Гаврил абыйга йөкләнгән иде. Бәйрәм таңга кадәр дәвам итте.
-Питрау бәйрәмен авылда ел саен оештырабыз, - ди Кызыл Тау авылы клубы мөдире Анфиса Егорова. - Безнең өчен көтеп алынган, зур бәйрәм ул. Элек-электән Питрау көнне күңел ачу чаралары үткәрелгән, җыр-биюләрдән авыл урамнары тынып тормаган. Әлеге бәйрәмнең онытылып барган борынгы керәшен җырларын искә төшерү өчен дә әһәмияте әйтеп бетергесез. Быелгы чараны уздыруда авыл җирлегенең, авылдашларның, иганәчеләрнең ярдәме зур булды. Аларның барысына да рәхмәтемне җиткерәм, эшләрендә, тормышларында уңышлар телим.
Анфиса ханым инде бик күп еллар "Тиңдәшләр" керәшен фольклор ансамблен дә җитәкли. Районда гына түгел, республика күләмендә уздырылган бәйрәмнәрдә дә актив катнашалар алар. Нинди генә чара оештырса да, янып-көеп йөри, халык өчен тырыша торган кеше ул Анфиса апа. Мәдәният учакларын гөрләтүдә нәкъ менә аның кебекләр кирәк тә инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk