Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсиянең тупланма өлеше

-Миннән рөхсәт сорап тормыйча гына пенсиямнең тупланма өлешен РПФдан ("Внешэкономбанк" дәүләт идарә компаниясе) дәүләтнеке булмаган идарә компаниясенә күчереп куйганнар. Миңа нишләргә?

-Әгәр сез бу гамәлгә риза түгел икән, район Пенсия идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Андагы белгечләр сез теләгәнчә күчерү-күчермәү мәсьәләсен хәл итәрләр. Шулай ук язмача хат-гариза-шикаять язып, Россия Пенсия фондына җибәрә аласыз, адресы: 119991, Мәскәү шәһәре, Шабаловка урамы, 4 йорт. Пенсия тупланмасы суммасын быел ук кайтару өчен Дәүләтнеке булмаган идарә компаниясен судка бирергә кирәк. РПФның район идарәсе белгечләре бу очракта да ярдәм күрсәтәләр.
-Судка ничек мөрәҗәгать итәсе?
-Яшәү урыны буенча җирле судка шикаять кертәсе һәм анда пенсиянең тупланма өлешен кайсы идарә компаниясеннән эзләп алу һәм кайсы идарә компаниясенә күчерергә кирәклеге күрсәтелү кирәк.
-Дәүләтнеке булмаган идарә компаниясенә турыдан-туры акчаларны кайтару турында мөрәҗәгать итеп буламы?
-Әлбәттә, була. Әгәр нинди дә булса сез теләмәгән идарә компаниясенә күчерелгән акчаларыгыз бар икән, ирекле рәвештә дәгъва белдерә аласыз. Ул компания сезгә акчаларыгыз нинди документ нигезендә алар карамагына күчерелүе турында тулы мәгълүмат бирергә бурычлы. Идарә компаниясендә мәҗбүри пенсия иминияте белән килешенү кәгазе һәм сезнең гаризагыз сакланырга тиешле. Аларның күчерелмәсен соратып алыгыз.
-Акчалар ничек һәм күпме вакытта кире күчерелә?
-Мондый теләгегез булса, гариза язып кертү кирәк. Дәүләтнеке булмаган идарә компаниясеннән икенчесенә күчәргә теләгәндә дә шундый ук гариза язу зарур. Яңа дәүләтнеке булмаган идарә компаниясе белән сез килешү төзәргә тиеш буласыз. Гариза һәм килешү формасын РПФның сайтыннан алырга мөмкин (www.pfr.ru).
Тупланма өлеше акчагыз алдагы елның март аенда күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk