Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсиягә яңа өстәмә

Мин ике ел ирекле иминият взнослары түләп килдем. Ул ничек түләнәчәк? 360нчы номерлы Федераль закон нигезендә (30.11.2011) быелның 1 июленнән пенсиянең тупланма өлеше түләнә башлый. Бу түләү Россия Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары тарафыннан башкарылачак. Аны түләү өч төрле вариантта булырга мөмкин: 1.Берьюлы түләү. Бу категориягә 1953-1966 елгы...

Мин ике ел ирекле иминият взнослары түләп килдем. Ул ничек түләнәчәк?
360нчы номерлы Федераль закон нигезендә (30.11.2011) быелның 1 июленнән пенсиянең тупланма өлеше түләнә башлый. Бу түләү Россия Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары тарафыннан башкарылачак. Аны түләү өч төрле вариантта булырга мөмкин:
1.Берьюлы түләү. Бу категориягә 1953-1966 елгы ирләр һәм 1955-1966 елгы хатын-кызлар керә, аларның пенсияләренең тупланма өлешенә 2002-2004 елларда иминият взнослары күчерелеп килде. Шулай ук социаль пенсия, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе, тәрбиячесен югалтканлык буенча пенсия алучылар да керә.
Тупланма өлешләре картлык буенча пенсиянең (60 яшь ирләр өчен, 55 - хатын-кызлар өчен), 5 процентыннан да ким булганнар аны берьюлы алырга мөмкин.
2.Берникадәр вакытка сузып түләү.
Бу категориягә пенсиянең тупланма өлешен өстәмә иминият взнослары, эш бирүче керткән взнослар, тупланма өлешләрнең инвестицияләнүдән кергән табышлары, ана (гаилә) капиталы һәм аның инвестиция табышларыннан тупланганнар керә. Пенсионерларның теләге белән бу вакыт кимендә ун ел була.
3.Чикләнмәгән вакытта түләү.
Бу категориягә эш бирүчеләре мәҗбүри иминият взнослары кертеп барган башка гражданнар керә. 2012 елда аның күләме 18 ел дәвамында түләү исәбеннән билгеләнә. 2013 елның 1 гыйнварыннан түләү еллары саны аерым Федераль Закон белән билгеләнәчәк.
Пенсия тупланмалары пенсионер алып бетермәгән очракта аларның варисларына түләнәчәк.
Игътибар! Һәртөрле түләү һәм пенсия өлешләрен билгеләү гариза ярдәмендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk