Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Пасхага әзерләнә

Районыбызның христиан дине вәкилләре 5 майда бөек бәйрәм - Пасханы билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була.Олы көн (Пасха) бәйрәменә хәзерлек 2-3 көн алдан башлана. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Иртә белән үк бала-чага өй саен йомырка җыя. Кайбер авылларда әле дә таудан күкәй тәгәрәтеп уйнау, даганда...

Районыбызның христиан дине вәкилләре 5 майда бөек бәйрәм - Пасханы билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була.Олы көн (Пасха) бәйрәменә хәзерлек 2-3 көн алдан башлана. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Иртә белән үк бала-чага өй саен йомырка җыя. Кайбер авылларда әле дә таудан күкәй тәгәрәтеп уйнау, даганда атыну йолалары сакланган.

Пасхага ничек йомырка буярга?

Кукмарада яшәүче Алена безгә берничә гап-гади ысул өйрәтте. Әмма иң элек йомыркаларны суда ныклап пешерергә кирәк. Пешкәндә йомыркалар ватылмасын өчен иң элек аларны тоз салынган бүлмә температурасындагы суда бер сәгать тотып алырга онытмагыз. Алай да пешкәч, тышлары ватылган һәм ватылмый калган йомыркаларны икегә аерып куярга кирәк булачак.

1. Төсле журналлардан күбәләкләр, чәчәкләр рәсемнәрен кисеп алыгыз. Пөхтә итеп ПВА клее белән аларны йомырка тышларына ябыштырыгыз. Төрле размердагы күбәләк яки чәчәкләр рәсемнәре булса тагын да матуррак килеп чыга. Шушы ук ысул белән бисер, стразлар, төсле җепләр яки атлас ленталар да ябыштырырга була.

2. Иске теш щеткасы белән гуашь ярдәмендә йомыркаларны төрле "таплар" белән бизәп була. Аннан аш тәлинкәсенә вакланган салам салып, аны кош оясы формасына китерергә һәм йомыркаларны шунда тезәргә кирәк.

3. Йомыркаларны натураль буялар белән дә буярга мөмкин. Аның өчен йомыркаларны төрле табигый "буяулар" кушылган суда 15 минут пешерергә кирәк. Әйтик, суган кабыгы - алтынсу, чөгендер - чия төсе, кызыл кәчәнле кәбестә - бирүзә, куркума тәмләткече - сары, кофе - шоколад төсләрен бирәчәк.

4. Йомыркаларга пластилиннан ясалган бизәкләрне дә ябыштырырга була. Бу очракта плстилинны лак белән йөгертергә яки пластилин ныгып катып киткәнче суыткычта тотып алырга онытмагыз.

5. Шулай ук, кибетләрдән әзер "наклейкалар" да сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме - барысы чиста һәм пөхтә эшләнсен.

Кабыклары ватылган йомыркаларны бизибез.

1. Иң элек крючок белән ирис җебеннән чехол бәйлибез. Йомырканы шунда киертеп куябыз да "авызын" җеп белән бәйләп куябыз.

2. Йомырканы фольга белән төреп, савытка салынган клейда әвәләп алабыз. Аннан икенче савытка бисер, страз салып, шунда да тәгәрәтеп куябыз.

3. Төсле ленталар белән йомырканың ватык өлешләрен каплап та була. Ләкин бу очракта аларны өстәлдә матурлык өчен генә кулланырга мөмкин.

4. Кондитер "посыпка", "кокосовый стружка"ларда әвәләп тә ватылган йомыркаларны бизәргә ярый. Аның өчен йомырканы алдан көнбагыш мае белән майлыйлар.

5. Шулай ук, ватык урыннарга тидермичә генә фломастер белән дә рәсемнәр ясарга мөмкин.

Бәйрәм күмәче - куличны ничек пешерергә?

Әлеге күмәчне пешерү өчен 1 килограмм он, 50 грамм чүпрә, 1-1,5 стакан сөт, 10 йомырка сарысы, 3 йомырка агы, 250 грамм шикәр комы, 200 грамм атланмай, 100 грамм йөзем, 25 грамм шикәрле җимеш (цукат), 1 грамм тоз кирәк. Теләгән кешеләр 3 чәй кашыгы лимон кабыгы яки 1 чәй кашыгы төелгән кардамон, 0, 5 чәй кашыгы мөшкәт чикләвеге, 3-4 чәй кашыгы ванилинлы шикәр комы, 25 грамм коньяк сала ала.

0,5 стакан сөткә чүпрә, 100 грамм он салып болгатырга да, 10 минут тотарга. Икенче савытта 0,5 стакан кайнаган сөткә 100 грамм он салып, агач кашык белән бер төрле масса барлыкка килгәнче тиз-тиз генә болгатырга. Икесен бергә кушып, кабат болгатырга, өстен ябып 1-2 сәгатькә әчетергә куярга.

Ул әчегән арада йомырка сарысын, агын, тоз, шикәр комын кушып, агарганчы яхшылап болгатырга. Шуның яртысын алып, әчеткегә кушарга, 250 грамм он салып камыр ясарга. Бер сәгатькә әчергә куярга. Ул әчегән арада, икенче өлешенә 500 грамм он кушып, атланмай сала-сала кулга ябышмый башлаганчы камыр басарга. Камырга төрле тәмләткечләр һәм коньяк салырга мөмкин. Ике камырны бергә кушып, ике тапкыр кабартып алырга, аннан соң берникадәр йөзем, баллы җимеш салып, камырны кабат басып, тагын бер кат кабартырга.

Алдан әзерләгән формаларга салырга. Шунысын истән чыгармагыз: камыр савыт тутырып салынырга тиеш түгел, кабарырлык урын калсын. Күмәч өстенә йөзем, баллы җимеш сибеп, кабартырга, йомырка сарысы белән майлап, кызу духовкага куярга. 45 минуттан бәйрәм күмәче пешеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара пасха христианнар

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X