Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Освенцим” сүзен ишетүгә үк йөрәгем елый, тамакка төер утыра

Мин үзем 1941 ел баласы, әтием дә, кайнатам да фронтның утлы-канлы юлларын кичеп кайтканнар. Сугыш белән бәйле һәр вакыйга миндә авыр хисләр тудыра. "Освенцим" сүзен ишетүгә үк йөрәгем елый, тамакка төер утыра. Бөек Ватан сугышы чорында фашистларның Польша дәүләте җирендә оештырылган әлеге концлагерьда әсирләргә карата чәчләр үрә торырлык явызлыклар кылынган....

Мин үзем 1941 ел баласы, әтием дә, кайнатам да фронтның утлы-канлы юлларын кичеп кайтканнар. Сугыш белән бәйле һәр вакыйга миндә авыр хисләр тудыра.

"Освенцим" сүзен ишетүгә үк йөрәгем елый, тамакка төер утыра. Бөек Ватан сугышы чорында фашистларның Польша дәүләте җирендә оештырылган әлеге концлагерьда әсирләргә карата чәчләр үрә торырлык явызлыклар кылынган. Бу үлем фабрикасында 1 миллион 400 мең (кайбер мәгълүматларга караганда 1 миллион 600 мең) тоткын җәзалап үтерелгән. Йозеф Менгеле исемле хирург тоткыннарга наркозсыз операция ясап, тәҗрибәләр ясавы белән танылган. Ул берүзе генә 40 мең кешене тереләй кискәләп, газ камераларына озаткан. Бу камералардагы газаплы үлемгә шулай ук беренче чиратта балалар, картлар һәм хатын-кызлар дучар булган. Мәетләрне яндыру өчен крематорийлар эшләп торган.

Әлеге концлагерь тоткыннарын, күпме көч куеп, күпме кан коеп, совет солдатларының азат итүе хакында беләбез. Алар арасында төрле милләт вәкилләре булган. Хәзер дөньяда Бөек ватан сугышы белән бәйле тарихи фактларны үзгәртеп күрсәтергә маташалар. Имеш, әлеге тоткыннарны да украинлылар коткарган. Безнең ил сугышчыларының батырлыгын юкка чыгару, илебезнең дәрәҗәсен төшерү, яшь буында безнең илгә карата тискәре караш тудыру, безне начар итеп күрсәтү өчен ничек кенә тырышмыйлар! Бу концлагерь тоткыннарын азат итүнең 70 еллыгына хәтта Президентыбызны да чакырмадылар бит! Күптән түгел Эстониянең Gas Term компаниясе , "Освенцим"ның капкасы фотосурәтендәге "Хезмәт азат итә" дигән сүзләр урынына "Газ ягулыгы - универсаль, уңайлы һәм нәтиҗәле" дип сүзләр куеп, үзенең сайтына урнаштырган. Бу бит концлагерьда һәлак булганнарның рухларын мыскыл итү. Әлеге мәрхүмнәрнең балалары, оныклары, оныкчыклары булырга мөмкин, аларның күңелләре елый бит мондый хәлгә. Дөрес, бу компания гафу үтенгән соңыннан, әмма күпме кешеләрнең хисләрен таптап өлгергән.

Хәзер фашистларның гамәлләрен аклау, бу явыз көчләрнең Украина да баш күтәрүе күзәтелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу алдыннан мондый хәлләр йөрәкне бигрәк тә әрнетә. Хаклык һәм сәламәт көчләр өстенлек алыр, дип ышанасым килә.

Рафилә Баһавиева,

Байлангар авылы

фото: http://photo.qip.ru/users/svarog1965/200653587/209606217/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X