Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ош.Юмьяда хисап ясау җыелышы узды (+фото)

Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә узган елгы эшкә хисап ясау җыелышлары бара. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Ош.Юмья якларында булып кайтты. Җиде авылны берләштергән Ош.Юмья җирлегендә бүгенге көндә 1490 кеше яши. Моннан ике ел элек капиталь ремонт ясалган урта мәктәптә узган хисап җыелышына да халык бердәм булып килгән иде....

Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә узган елгы эшкә хисап ясау җыелышлары бара. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Ош.Юмья якларында булып кайтты.

Җиде авылны берләштергән Ош.Юмья җирлегендә бүгенге көндә 1490 кеше яши. Моннан ике ел элек капиталь ремонт ясалган урта мәктәптә узган хисап җыелышына да халык бердәм булып килгән иде.

-Халык белән очрашулар уздыру бик кирәк ул. Район тормышы, ел дәвамында башкарылган эшләр белән танышасың, җирлектә булган проблемаларны да уртага салып сөйләшәсең, җитәкчеләрдән үзеңне кызыксындырган сорауларга җаваплар аласың. Мин үзем 24 ел мәктәпкә китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыктым. Хисап җыелышына да ел саен кызыксынып киләм, - ди Любовь Иванова.

Җирлек башлыгы Анатолий Рамазанов үзенең чыгышында авыл халкын борчыган мәсьәләләргә тукталды. Белем һәм тәрбия бирү бер урта, ике башлангыч һәм ике балалар бакчасында алып барыла. Әмма Иске Юмьяда бакчага чират көтүче балалар да бар икән әле.

-Әлеге авылда балалар бакчасы бинасы да бик иске, анда бүгенге көндә 13 бала чиратка язылган. Яңаны төзү мөмкинлеге булмасмы? - дип, җитәкчелеккә үзенең гозерен белдерде ул.

Шулай ук Яңа Комар, Филипповка балаларының Иштуган мәктәбенә йөреп укулары да борчу тудыра. Балаларны йөртү өчен автобус бар, бәлки, киләчәктә алар да җирлектәге ике катлы яхшы мәктәпкә кайтып, укуларын шунда дәвам итәрләр, дип ышандыра Анатолий Рамазанов.

Җирлектә дүрт клуб һәм ике китапханә эшли. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан һәрдаим төрле чаралар, бәйрәмнәр оештырыла. Ош.Юмья авылы китапханәсенең узган ел "Тарих елында китапханәләр" Бөтенроссия конкурсында катнашып, призлы урын алуы, китапханәче Зоя Хабарованың Пенза шәһәрендә бүләкләү тантанасында катнашуы да җирлек өчен сөенечле хәбәр. Шулай ук әлеге китапханә республика авыл җирлекләренең мәдәният оешмалары арасында да иң яхшылардан дип табылган.

Иске Юмья авылына модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү дә районның быелгы планына кертелгән. Фундаменты салынган, язга чыгу белән төзелеш эшләре дә башланып китәргә тиеш.

-Санитар чистарту икеайлыгы барышында барлык авылларда да зиратлар чистартылды, Иске Юмья һәм Ош.Юмья авылларында мәңгелек йорт территорияләренә күп савытлары урнаштырылды, - ди җирлек башлыгы. - Югары Юмья авылында чишмә төзекләндерелде, җәяүлеләргә чыгу өчен күпер ясалды. Шулай ук су башнясы насосын алыштырдык, суүткәргечне ремонтладык. Узган ел буага капиталь ремонт ясалды, краннар, янгын гидранты яңартылды, сулыкка килү юлына таш түшәлде. Киләчәктә авылларда урам юлларын төзекләндерү өстендә эшлисе, Югары Юмьяда күперне яңартасы бар.

Социаль проблемаларны хәл итү белән беррәттән, әхлакый-тәрбия мәсьәләләре дә игътибарны арттыруны таләп итә.

-Узган ел җирлектә алты җинаять эше теркәлде, 101 кешегә төрле хокук бозулар өчен административ беркетмә төзелде, 40 кеше җаваплылыкка тартылды, - диде үз чыгышында полициянең участок уполномоченные Виталий Кусаев. - Алкоголизм белән авырып исәптә торучы 12 кеше бар. Элегрәк хөкем ителгәннәр, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар контрольдә тора, алар белән һәрдаим кисәтү әңгәмәләре үткәрелә.

Эш белән мәшгуль, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән кешенең тәртипсезлекләр кылырга вакыты булмый, күңелендә дә начар гадәтләргә урын калмый. Хезмәт сөючән, эшкә карусыз халык яшәгән әлеге төбәктә алга таба һөнәрчелектән зур табыш алучылардан үрнәк алу, эшмәкәрлекне үстерү, мал санын тагын да ишәйтеп, авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру зарур. Тырышлык - ашлы итә, дигән гыйбарәне дә онытмаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk