Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Организмга кальций җитмәсә төрле авырулар килеп чыгарга мөмкин

Кальций кеше өчен иң мөһим матдәләрдән санала. Ул җитеп бетмәгәндә төрле авырулар килеп чыга. Кальций организмга нинди дә булса ризык белән кергәндә тагын да яхшырак үзләштерелә. Бу уңайдан куллану өчен кальций төнәтмәсе, икенче төрле әйткәндә, кальциумит ясарга мөмкин. 10 лимон, 6 йомырка, 300-400 грамм юкә балы, ¾ стакан коньяк алына....

Кальций кеше өчен иң мөһим матдәләрдән санала. Ул җитеп бетмәгәндә төрле авырулар килеп чыга. Кальций организмга нинди дә булса ризык белән кергәндә тагын да яхшырак үзләштерелә. Бу уңайдан куллану өчен кальций төнәтмәсе, икенче төрле әйткәндә, кальциумит ясарга мөмкин. 10 лимон, 6 йомырка, 300-400 грамм юкә балы, ¾ стакан коньяк алына.

Төнәтмә болай әзерләнә: ак кабыклы юылган чи йомыркаларны банкага салып, өстенә сыгылган лимон согы агызалар. Банканың өстен марля белән каплап, кара кәгазьгә төрәләр һәм салкынча, коры, караңны урынга куялар. Йомырка кабыгы 5-8 көннән эрергә тиеш. Балны ут өстендә тотып, аз гына сыекландырып алалар. Суынгач, катнашмага салалар, аннары шуңа коньяк агызалар. Килеп чыккан даруны караңгы шешәгә бушаталар һәм шулай ук салкынча, караңгы урында саклыйлар (яктылык кальцийны эретә). Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр (ашаганнан соң) 1 десерт кашыгы эчәләр.

Истә тотыгыз: кальциумит өч-дүрт атнадан искерә башлый, димәк, яңасын әзерләргә вакыт.

фото: http://www.fermer1.ru/forum/belye-tochki-na-nogtyag

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk