Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыязда “Әфганстан-йөрәк ярасы” дигән кичә узды

Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү 1979 нчы елның декабрендә башланып, 1989 нчы елда бу гаскәрләрне аннан чыгару белән тәмамлана. Бу куркыныч көннәр ерагая, истәлекләр тоныклана, әфганчыларның да саны кими бара. Бу бик күпләрнең йөрәгенә авыр төш булып утырган вакыйгаларны, дәһшәтне үз йөрәкләре аша кичергән ир-егетләрне, аларның әти-әниләрен без онытырга тиеш түгел....

Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү 1979 нчы елның декабрендә башланып, 1989 нчы елда бу гаскәрләрне аннан чыгару белән тәмамлана. Бу куркыныч көннәр ерагая, истәлекләр тоныклана, әфганчыларның да саны кими бара. Бу бик күпләрнең йөрәгенә авыр төш булып утырган вакыйгаларны, дәһшәтне үз йөрәкләре аша кичергән ир-егетләрне, аларның әти-әниләрен без онытырга тиеш түгел.

Олыяз авылы мәдәният йортында "Әфганстан-йөрәк ярасы" дигән зур әзерлекле кичә узды. Бу кичәгә Олыяз авылы җирлеге буенча Әфганстанда һәм Чечня республикасында хезмәт иткән егетләр чакырылган иде. Әфганстан җирендә хезмәт итүчеләр: Тимергалиев Альберт (1980-1982), Гобәйдуллин Фаннур (1982-1984), Хакимов Мулланур (1983-1985), Хазиахметов Әнәс (1983-1985), Шафигуллин Таһир (1983-1984), Гобәйдуллин Нәкыйп (1984-1986), Назмиев Илшат (1984-1986), Закиров Ильяс (1986-1988), Хасанов Харис (1987-1989), Мифтахов Рафиль (1987-1989).

Чечня тәмугларын күреп, исән-сау кайткан авылдашлар: Шакирзянов Мөнзил, Аглиуллин Рамиз, Галлямов Нурсил, Якупов Фидаиль, Мубараков Илдуслар. Барлыгы 15 егет. Презентация ярдәмендә аларның тыныч тормышта ирешкән уңышлары, хезмәтләре турында тәфсилләп сөйләп, җылы, җанга дәва булырдай сүзләр белән хөрмәтләделәр. Алар хөрмәтенә матур җырлар, "Гөрләвек" бию төркеме дәртле биюләр бүләк итте.

Әнкәй елый, әнкәй елый,

Әнкәй елый көз җиткәч.

"Елама ,әнкәй, көз җиткәч-

Кайтырбыз вакыт җиткәч!", - дип юлга кузгала булачак солдатлар. Ләкин язмыш башкача да хәл итә. Әфган сугышында Татарстаннан гына да 9570 кеше катнашып, 262 се һәлак булган, 233 е инвалид, 546 сы яраланып контузия алган. Кукмара районыннан биш егет һәлак булган. Шуларның берсе Чишмәбаш егете Ахметшин Тәлгатьнең әнисе язган шигырьләрен укыганда еламыйча түзеп булмый.

Үзең кайткач бергә укырбыз, дип Тәлгатемнең сәгатьләре

Җыя бардым солдат хатларын. Минем беләкләремдә.

Ташкын сулар акты, кошлар кайтты, Онытылачак яра түгел,

Ә син улым, һаман кайтмадың. Мәңге йөрәкләремдә.

Тәлгатемнең сәгатьләре

Беләкләремдә һаман.

Үлүләренә ышанмыйм,

Көтәмен әле һаман.

Балалары "кайнар нокталарда" хезмәт иткән аналарның көннәрен генә түгел, сәгатьләрен дә үткәрә алмыйча интеккән, ут йоткан вакытлар бу. Егетләрнең күбесе үзләренең бу куркыныч урында хезмәт итүләрен яшерергә тырыша. Нәҗмиев Илшатның әнисе Наҗия Ногъман кызы белән бергә эшләгән вакыт. Улы "командировкада" дип язса да, озак вакыт хатлар килми торгач, Наҗиянең ничек борчылганын бик яхшы хәтерлим.

Кем әйтмешли, ана күңеленең сизгерлеген аныкларлык приборлар ясалмаган шул әле. Әлеге кичәдә егетләр үзләрен бик тыйнак тоттылар. Чынлыкта егетләрнең тел очында гына сөйләрлек сүзләре күп иде. Әйткәнемчә, эчтә ниләр кайнаганын күрсәтүче чаралар хәзергә юк шул. Кеше күңелен ярып карап күреп булмый, алар үзләренең тирән психлологик кичерешләрен эчкә яшерәләр, зарланмыйлар, мактанмыйлар. Сәхнә түренә чакырып, алар турында балалары, туганнары язган иншаларны укыганда да, башка сөйләүчеләрне дә зур сабырлык белән тыңлап утырды алар.

Әфган һәркемне үзенчә сынаган: берәүләр беренче тапкыр ут астына керүгә үк авыр яраланганнар, аяксыз-кулсыз калганнар яки шунда ук һәлак булганнар. Икенче берәүләре бу ачы язмышны исән-сау үтеп, исән-сау кайтсалар да, җан җәрәхәтеннән савыга алмыйча, төрле күңел җәрәхәтләре белән яши.

Бүгенге көндә дә шунысы шомландыра, без кереп кысыласы тагын әллә ниткән чит җирләр җан сорап балаларны сагалап тормыймы?

Әле кайчан гына парта арасында утырган юеш борынлы малайлар бу сугышның бөтен авырлыгын, югалтуларны, үлемне күреп, ни өчен туган илдән читтә көрәшүләрен, җәфа чигүләрен, бу мәхшәргә килеп керүләрен ныклап аңлый алмагандыр. Әйе, солдат сугышны сайламый, ул сугыш башламый да, ул боерык кына үти", - диләр бит.

Әфганстан бәгырьләрне

Телгәләдең телем-телем.

Унбиш меңнән артык солдат

Яклап үлде кемнәр илен?

Бер йотым су - алтынга тиң,

Өскә кургаш яңгыр ява.

Бөркеттәй асыл егетләр,

Бер-бер арты җиргә ава.

Сау бул Әфган, сау бул Кабул,

Яуда калган полкташлар.

Сугыш газапларын сайлар

Теткәләнгән кыя ташлар. (Гөлчирә Ибәтуллина.)

Кичәне алып баручылар Багабиева Айсылу белән Гыйльметдинова Зөлфиянең тирән эчтәлекле чыгышларын залда утыручылар дулкынланып, тын да алмыйча тыңладылар. Язмамны алар чыгышындагы соңгы сүзләр белән тәмамлыйм.

Язмыш, ачы язмыш!

Берәүне дә аяп тормый ул, күпме кешеләрнең бәхетен җуя?! Тормышның, яшьлек үрләреннән күтәрелеп килгәндә генә йөрәге тибүдән туктый. Еллар узар, сулар агар. Безнең Әфган сугышын, һәлак булганнарны, исән кайтып, безнең арабызда яшәүчеләрне онытырга хакыбыз юк. Кабатланмасын, булмасын иде бу сугышлар!

Сәләхова Р. Х. ,Олыяз авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk