Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ныртыда Шипулинга алмаш үсә

Нырты урта мәктәбенең 3 сыйныфында гына укый әле ул Реналь Камалиев. Шулай булса да, тырышлыгы, үҗәтлеге белән спортта инде матур күрсәткечләр дә яулый башлаган. Кукмараның данлыклы тренеры Илфар Сәлаховның чаңгы түгәрәгенә мәктәптә укый башлагач та килә ул. Сәвия әбисе белән бергә барып, түгәрәк турында кызыксыналар һәм Реналь атнага ике тапкыр...

Нырты урта мәктәбенең 3 сыйныфында гына укый әле ул Реналь Камалиев. Шулай булса да, тырышлыгы, үҗәтлеге белән спортта инде матур күрсәткечләр дә яулый башлаган.

Кукмараның данлыклы тренеры Илфар Сәлаховның чаңгы түгәрәгенә мәктәптә укый башлагач та килә ул. Сәвия әбисе белән бергә барып, түгәрәк турында кызыксыналар һәм Реналь атнага ике тапкыр иптәшләре белән чаңгыда йөрү серләрен үзләштерә башлый. "Коньковый" стильдә көнгә бишәр чакрым чаңгыда йөрибез", - ди ул. Түгәрәктән кайткач та өйрәнгән хәрәкәт-алымнарын әби-бабасына кабатлап күрсәтергә онытмый.

Кыш көне чаңгыда йөрсәләр, кар эрүгә йөгерергә, роликлы чаңгыда йөрергә тотыналар икән спортчылар.

-Ярышка барасы булса, оныгым төне буе борчылып чыга, - ди Сәвия апа оныгы турында сөйләгәндә.

-Беренче урынны аласы килә бит, шуңа йоклый алмыйм, уйланып ятам, - дип сүзебезгә кушыла яшь спортчы.

Йөгерү буенча мәктәпләрендә өч тапкыр призлы урын яуласа, Нократ Аланы шәһәрендә "Газпром"ның 55 еллыгы уңаеннан оештырылган төбәкара турнирда үз яшьтәшләре арасында икенче урынны яулый ул. Әле көндәшләрен шактый артка калдырып, беренче дә килгән булыр иде: узышка старт бирелгәч, чаңгыларын алыштырырга туры килә аңа. Ә менә Илнур Сәлахов истәлегенә Зур Кукмара чаңгы трассасында үткән бәйгедә инде үз елгылары арасында аңа тиңнәр булмый.

-Сәләтле малай, алга таба да тырышлыгы булса, киләчәктә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Хәзергә кечкенә яшьтә булганлыктан нык таләп итеп булмый, әмма инде уңышлары да күзгә күренә. Күнегүләргә дә бик теләп йөри ,- ди аның турында Илфар Сәлахов.

Бабасы Илсур белән биатлон, бокс, хоккей ярышларын карарга ярата икән Реналь. "Олимпия чемпионы Антон Шипулин кебек данлыклы спортчы буласым килә", - диде ул безгә. Максаты булганнар - зур үрләр яуларга лаек. Кечкенә Реналь дә матур күрсәткечләре белән сөендерсен иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X