Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәрле кеше белән яшәве җиңел

"Равил абыең зират чистартуда әле", - дип каршы алды мине Маһирә апа. Әйе, Равил Мөхәммәтгали улы Вәлиев Адай авылының тырыш, тиктормас, изге күңелле, һөнәрле кешеләренең берсе.

Авылда тормыш итүе авыр, эш урыннары юк, дип зарланырга яратабыз. Билгеле, нинди дә булса һөнәр белмәгән кешегә кайда да җиңел түгел. Ә менә язма героемның белмәгән эше юк, нәрсәгә генә тотынса да, бар эше "җырлап" бара. Ул ясаган тәрәзә йөзлекләре, аның ярдәме белән төзекләндерелгән "Кирәмәт", "Озын улак", "Изгеләр" чишмәләре - авылның матур бизәге. Гомумән, Адай авылында башкарылган бер генә чара да аның ярдәменнән башка узмый. Бәйрәм-кичәләрдә моңлы җырлары белән сөендерсә, агач эшләнмәләре күргәзмәләрдә урын ала.
-Миңа эшләр өчен көн җитми. Бер генә буш минутым да юк. Үземне белә башлаганнан бирле хезмәттә мин. Без гаиләдә өч бала үстек. Әтидән калганда миңа ундүрт яшь иде. Шуннан соң колхозда эшләдем. Армиядә дә булдым. Киләчәккә хыялларым да гади, тормышчан иде - шофер булырга теләдем, - диде Равил абый, яшьлеген исенә төшереп.
Шофер буларак хезмәт юлын Зур Сәрдек мәктәбендә башлап җибәрә ул. Мәктәпкә Кукмарадан күмер, азык-төлек ташый. Ә 1987 елдан колхозда тракторда эшли. Җитәкчелек тә хезмәтен югары бәяли - машина, ял йортына юллама, грамоталар белән бүләкләнә.
Тормышта иң зур бүләге - Маһирә ападыр, мөгаен. Гаилә корып, иңне иңгә куеп яши башлауларына да 35 ел узган. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, инде аларның да үз тормышлары, Казанда яшиләр. Уллары Данил - тракторчы, кызлары Гөлчәчәк шәфкать туташы һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә Маһирә апа белән Равил абыйның куанычлары - ике оныклары бар.
-Һөнәрле кеше белән яшәве җиңел бит ул, - ди Маһирә апа да, чын күңелдән тормыш иптәше белән горурланып.
Агач, тимер эшенә сәләтне әтисеннән күчкәндер, дип уйлый Равил абый, чөнки әтисе агачтан бала караватлары һәм башка эшләнмәләр ясый торган була. Ул үзе дә ярдәм сорап килгән кешене кире бормый: тәрәзә йөзлекләре, карават, ишекләр ясап бирә. Авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган һәйкәл дә - Равил абый тырышлыгы. Һәйкәл янын матурлап торучы зәңгәр чыршыларны да ул үзе утырта. Инде башкарылган эшләр күп булса да, Равил абый әле киләчәктә дә тик утырырга уйламый.
-Менә авылда хоккей мәйданчыгы төзелә, аңа баганалар эретеп ябыштырасы бар. Быел җитешеп булырмы юкмы, Габит бабай чишмәсен дә яңартасы иде, - диде ул, планнары белән уртаклашып.
Билгеле, Равил Вәлиев кебек фидакарь хезмәт кешеләре булганда авыллар бетмәс. Бары тик тормышның мәгънәсен аның кебек хезмәттә, кешеләргә ярдәм итүдә күрә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk