Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ноябрьдә электричкаларда “куян” тоталар

Татарстанда һәм аңа күрше төбәкләр арасында шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче "Содружество" ачык акционерлык җәмгыяте ноябрьдә "куяннарга" ау игълан итә. Пассажирларда җаваплылык хисен арттыру, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, электричкаларда тәртип саклау максатын куйган беренче рейд 5 ноябрьгә билгеләнгән. Бу көнне рейсларга вагоннарда билет сатучы кассирлар белән...

Татарстанда һәм аңа күрше төбәкләр арасында шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче "Содружество" ачык акционерлык җәмгыяте ноябрьдә "куяннарга" ау игълан итә.

Пассажирларда җаваплылык хисен арттыру, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, электричкаларда тәртип саклау максатын куйган беренче рейд 5 ноябрьгә билгеләнгән. Бу көнне рейсларга вагоннарда билет сатучы кассирлар белән берлектә контролер-ревизорлар, техник тикшерү бүлеге инспекторлары, хокук саклау органнары һәм шәхси сак предприятие вәкилләре дә чыгачак. Алар юл йөрүчеләрнең билетларын гына түгел, әйтик, аларга ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирүче документларын да тикшерәчәк.

Ә менә билет сатып алырга теләмәгән һәм ул билетны оформить иткән өчен түләмәгән пассажирларны штраф көтә. Ул, - вагон һәм поездга карап, пассажирны 10 чакрым ераклыкка ташу тарифыннан илле тапкыр артык күләмдә билгелә. Мәсәлән, Татарстанда, Башкортстанда штрафлар - 900 сумны, Киров өлкәсендә - 1100, Удмуртиядә -1200, Чувашиядә 1350 сумны тәшкил итә.

Билгеләнгән тәртип буенча, электричкаларга билетлар вокзалларда һәм платформалардагы кассаларда сатыла. Касса булмаган тукталыштан утырган пассажирлар исә билетны электричкадагы кассирлардан алырга тиеш. Әгәр инде платформада касса була торып та, пассажир электричкага билетсыз кергән икән, вагон кассиры хезмәтеннән файдаланган өчен ул өстәмә рәвештә 30 сум комиссия түләргә мәҗбүр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk