Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабашта җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды (+фото)

Агымдагы елның 8 октябреннән 18 октябрьгә кадәр республикада әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү ункөнлеге игълан ителгән иде. Әлеге декадага нормабашлылар да актив кушылды. Бу якшәмбедә алар авыл зиратын чистарттылар һәм җиләк-җимеш бакчасына нигез салып, анда 200дән артык агач утырттылар. -Хәзер нинди генә көннәр билгеләп үтелми бит. Хәтта агач утырту, агачлар көне дә...

Агымдагы елның 8 октябреннән 18 октябрьгә кадәр республикада әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү ункөнлеге игълан ителгән иде. Әлеге декадага нормабашлылар да актив кушылды. Бу якшәмбедә алар авыл зиратын чистарттылар һәм җиләк-җимеш бакчасына нигез салып, анда 200дән артык агач утырттылар.

-Хәзер нинди генә көннәр билгеләп үтелми бит. Хәтта агач утырту, агачлар көне дә бар. Әйтик, Польшада - 10 октябрьдә, Япониядә - 4 майда, Шри-Ланкада - 15 октябрьдә, Чехиядә - 20 октябрьдә, Танзаниядә - 1 гыйнварда, ә менә Алманиядә 25 апрельдә яшеллек көннәре уздырыла. Бу көннәрдә һәркем парк-скверларга, бакчаларга агачлар утырта, шулай ук милли агач та сайлана. Без дә авылдашым Ринат Ганиев белән Нормабашта агачлар көне оештырып, җиләк-җимеш бакчасы утырту турында инде әллә кайчаннан хыялланып йөри идек. Әле күптән түгел генә уздырылган "Бәрәңге ярминкәсе"ндә бу хакта авылдашларга да әйттек. Олысы-кечесе тәкъдимебезне сөенеп кабул итте, - ди әлеге изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Рәшит абый Миннегалиев. - Авыл читендәге ярты гектар мәйданга 20 төп алмагач, 200 төпкә якын чия, слива, карлыган, терн, крыжовник, боярышник, балан, урман чикләвеге утырттык. Бакчаның әйләнә-тирәсендә исә миләш, юкә, чыршы, декоратив роза куаклары урын алды.

Алмагач куакларын нормабашлылар Тоймадан алып кайтканнар.

-Сатучы ханым һәр сорт хакында тәфсилле аңлатма бирде. Җәйге һәм көзге сортларның үзенчәлекләре, беренче елларда ук уңыш алу серләре белән дә таныштык, хәвәскәр бакчачыдан киңәшләр дә алдык, - ди Рәшит абый.

Җиләк-җимеш бакчасына агач утыртуда Васил Абдуллин, Алексей Гыйләҗев, Нияз Димиев, Рөстәм Шәрәфиев, Илнур Галиев, Шамил Галимҗанов, Фәнис һәм Айрат Гыйльфиевларның өлеше аеруча зур була. Райнур Нәҗмиев исә акчалата ярдәм күрсәтә. Яшьләр һәм өлкәннәр иң элек мәңгелек йортны чүп үләннәреннән чистарталар, корыган агачлардан арындыралар, аннары исә икенче бер изге эш - агач утыртуга керешәләр.

Өлкән кешеләрнең сөйләүләренә караганда, элек һәр авылда алмагач бакчасы булган. Кызганыч, аларның күбесе инде хәзер юкка чыккан. Сугышка кадәр Нормабашта да була андый бакча. Аның янәшәсендәге тауны хәзер дә "Алмагач тавы" дип йөртәләр. Яңа җиләк-җимеш бакчасы да таудан ерак түгел, аның янәшәсендә генә урнашкан. Мәйданчыкның урта бер җирендә ял итү урыны да ясарга планлаштыралар егетләр.

-Биредә туфрак бик яхшы, көн саен диярлек яңгырлар явып торгач. дымы да бар. Куакларның барысы да үсеп китәргә тиешләр, - диләр алар. -Мал-туар мәйданчык эченә үтеп кермәсен өчен әйләнә-тирәсенә роза куаклары утырттык. Алар махсус киртә ролен үтәячәк. Тиздән капка да ясап куячакбыз.

Яшеллекнең артыгы юк - күпме агач утыртсаң да, файдага гына. Нормабаш авылы халкының әлеге гамәлен башка җирлекләр дә хуплап алып, яз-көз айларында чишмә, яр буйларына агачлар утыртылса, ничек яхшы булыр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk