Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабашта балыкчылар бәйрәме узды (+фото)

Нормабаш авылы буасында үткәрелгән балык тоту буенча ачык чемпионатка Кукмара, Менделеевск, Балтач районнарыннан 52 балыкчы җыелды. Ярышка бирелгән 2 сәгать эчендә алар барысы бергә 10 килограммнан күбрәк балык тоттылар. Бәйгедә катнашучыларга үзләре сайлаган җирдә балык тоту мөмкинлеге бирелде. "Ярышны карап булса да китим", - дип, Менделеевсктан ук үзенең призлары белән...

Нормабаш авылы буасында үткәрелгән балык тоту буенча ачык чемпионатка Кукмара, Менделеевск, Балтач районнарыннан 52 балыкчы җыелды. Ярышка бирелгән 2 сәгать эчендә алар барысы бергә 10 килограммнан күбрәк балык тоттылар.

Бәйгедә катнашучыларга үзләре сайлаган җирдә балык тоту мөмкинлеге бирелде. "Ярышны карап булса да китим", - дип, Менделеевсктан ук үзенең призлары белән килгән, үзе дә шундый бәйгеләр оештыручы Ирек Абдрахимов та түзмәде, машинасыннан балыкчы коралларын алып, яр буена юнәлде.

Балыкчылар урыннарына таралышкан арада жюри әгьзалары Вафирә Фәйзриева, Гөлназ Гыйльфетдинова, Лилия Ганиевалар аерым номинациядә җиңүчеләрне барлый башладылар. Иң өлкән яшьтәге балыкчы Кукмарадан булып чыкты: 82 яшьлек Солтангали ага Якупов 70 ел балык тоту белән мавыга, әле дә балыкка еш йөри икән.

Иң яшь балыкчы дип Зур Кукмарадан сигез яшьлек Аяз Нургалиев табылды. Аяз финишка да буш кул белән килмәде, тоткан балыгы 300 грамм тәшкил итте.

Ул арада ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Ярышны оештыручылар Рәшит Минегалиев, Ринат Ганиев, Айрат Гыйльфетдинов, Алексей Гыйләҗевлар балыкчыларның эшенә нәтиҗә чыгарган арада уха, шашлама да пешеп җитте, мәйданга тәмле аш-су исе таралды.

Иганәчеләр ярышка зур бүләкләр белән килгәннәр иде. Шул бүләкләрнең берсе - металл савыт-сабалар заводы кибете биргән казан һәм өчаякка югарыда исеме аталган Менделеевск егете Ирек Абдрәхимов лаек булды. Ул 44 балык тотып, иң күп балык тотучы булып танылды. Мәзәк сөйләүчеләр ярышында да аңа тиңнәр булмады.

Хатын-кыз балыкчылар - Кукмарадан Людмила Хмелева, Гүзәл Ситдыйкова, Сәрдекбаштан Гөлсия Хәлиуллиналар да ир-атлардан калышмадылар. Ә иң зур балыкны (17 см.) Каенсар авылыннан килгән Айзат Закиров тотты. Кукмарадан Вадим Алексеев, Нормабаштан Айдар Сәләховлар да иң күп балык тотучылар исемлегенә керделәр. Бәйрәмдә иң кечкенә балык тотучылар да, бер дә тотмаучылар да билгеләп үтелде. Призерларның барысына да Кукмарада яшәүче якташларыбыз, эшмәкәрләр Рәмзия һәм Мәхмүт Минлегалиевларның, Кукмарадагы "Забава" бинасына урнашкан балык тоту кирәк- яраклары сату кибетенең бүләкләре тапшырылды. Кибет хуҗасы Игорь Тихонов белән металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллиннар "я үз бүләкләребез үзебезгә булыр" дип, ярышта конкурстан тыш кына катнаштылар.

Кыскасы, мондый бәйге әле беренче тапкыр оештырылса да, уңышлы килеп чыкты. Балыкчылар да, күпсанлы тамашачылар да аннан канәгать булып, күлнең матурлыгына һәм чисталыгына сокланып таралыштылар.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X