Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нобель өметен аклаган Риназ Хөрәмшин Кукмара аграр көллиятендә укый

"Булдыклы, максатчан яшьләр үсә икән данлы "Урал" хуҗалыгы җирендә!" - дип уйладым, Олыяз авылы егете Риназ Хөрәмшин белән танышкач. Кукмара аграр көллиятендә аны уку алдынгысы буларак тәкъдим иттеләр. Тәртипле, акыллы булуы барлык килеш-кыяфәтеннән күренеп тора. Егет техник-механик белгечлеген үзләштерә, быел 4 курста белем ала икән. -Ни өчен бу һөнәрне сайларга...

"Булдыклы, максатчан яшьләр үсә икән данлы "Урал" хуҗалыгы җирендә!" - дип уйладым, Олыяз авылы егете Риназ Хөрәмшин белән танышкач. Кукмара аграр көллиятендә аны уку алдынгысы буларак тәкъдим иттеләр. Тәртипле, акыллы булуы барлык килеш-кыяфәтеннән күренеп тора. Егет техник-механик белгечлеген үзләштерә, быел 4 курста белем ала икән.

-Ни өчен бу һөнәрне сайларга булдың? - дигән сорауга ул:

-Техниканы яратам. Бирегә килгәч, кызыксынуым тагын да артты. Барлык төр техниканың серләрен өйрәнәбез. Туганнан туган өч абыем да шушында укыдылар, барысы да үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Берсе үзебезнең күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Аларның да миңа йогынтысы булды, - дип җавап бирде.

Риназ үзе дә әлеге хуҗалыкта инде ике тапкыр практика узган, быел тагын шунда җыена. Үткән елда башта мастерскойда ремонт эшләре белән шөгыльләнеп, ике тракторны төзекләндерүдә катнашкан, аннары чәчүгә чыккан.

-Кыр эшләрен безнең хуҗалык беренчеләрдән булып төгәлләде, - ди ул, горурланып. Туган төбәген чын күңелдән яратуы чагылды бу сүзләрендә.

Риназ барлык фәннәрне "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә генә үзләштерә, аеруча математика һәм химия фәннәре буенча көчле икән. Республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында математика буенча үткәрелгән конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, I-II мактаулы урыннарны яулаган. Әлеге фән буенча читтән торып Бөтенроссия олимпиадасы һәм конкурсларында белемен сынап каравы да шундый ук уңышлар китергән. Химия буенча Бөтенроссия "Нобель өмете -2012" конкурсына фәнни эшен тәкъдим итеп, беренче турында җиңүгә ирешкән. Егетне, бу бәйгене оештырган Казан милли тикшеренү технология университетына чакырып, актив катнашучы сертификатын тапшырганнар. Көллиятнең Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгән ул.

-Тиз фикерләү сәләтенә ия, - диделәр Риназ турында. Моңа шашка, шахмат уеннары белән мавыгуы да ярдәм итәдер. Кроссвордлар, сканвордлар чишәргә һәвәслеге дә күпне белергә омтылуы турында сөйли. Тагын бер осталыгы бар икән егетнең: рәсемнәрне шәп ясый. Стена газетасы өчен ясалган берничә рәсемен күреп, үзем дә соклануымны белдердем. Өстәвенә Риназ әлеге стена газетасының мөхәррире дә булып чыкты. Кыскасы, җил куа торган егет түгел, әмма туп куарга вакыт таба икән.

-Футбол уйнарга яратам. Безнең төркем командасы көллияттә үткәрелгән ярышларда өченче тапкыр инде беренчелекне алды, - дип сөйләде.

Әнисе Әлфия ханым да улыннан канәгать.

-Тормыш иптәшем иртә вафат булып, өч яшендә әтисез калды ул. Кечкенәдән үк кызым белән икесе барлык эшләремә булышып үстеләр. Улымның кулыннан бар эш килә, чисталыкны, пөхтәлекне сөя, -дип сөйләде ул телефоннан.- Кызым Алисә дә тырыш булды, Казанда банкта хезмәт куя, югары белем ала. Балаларымны инсафлы итеп тәрбияләүдә икенче иремнең (ул да инде мәрхүм) әнисе Роза Закированың өлеше зур булды. Аны чын күңелдән хөрмәт итәбез.

Риназ турында бик күп җылы сүзләр ишеттек. Әмма мактаулардан башы әйләнә торган егеткә охшамаган ул. Үзе әйтүенчә, алга таба да укуын дәвам итәргә теләге бар. Шунысы сөенечле: читкә китмичә, үзебезнең районда эшләргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X