Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр һәм бәбиләр өчен

Поселокта "Тамчылар" балаларның иртә яшь үсеше үзәге эшли башлады.

Һәр ата-ана үзенең баласын төрле яктан камил итеп күрергә тели. Сәнгатьтә дә, җыр-бию буенча да уңышларга ирешсен, мәктәпкә барганчы укый-яза да белсен. Әмма боларның барысына да ничек ирешергә соң? Ә сез мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ачылган "Тамчылар" үзәгенә килеп карагыз әле, анда барлык сорауларыгызга да җавап табарсыз.
Үзәкне оештыручы Эльвира Нәҗметдинова һәм Венера Сәләхетдиноваларның сүзләренә караганда, баланың баш мие үсеше 3 яшькә кадәр формалаша.
-Шуның өчен сабый белән иртә яшь үсеше вакытында ук шөгыльләнә башларга кирәк, - диләр алар. - Гаиләдә генә тиешле нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел, моның өчен махсус үзәкләргә мөрәҗәгать итү зарур. Чөнки аларда һәр дәрес, һәр шөгыль тиешле программалар нигезендә алып барыла. Уку, фитнес заллары, уен бүлмәсе булу, ишектән килеп керүгә үк җылы атмосфера хакимлек итү - болар барысы да әти-әниләр һәм балалар өчен. "Тамчылар"да балалар белән педагогик белемле 4 укытучы шөгыльләнә. Телефон аша алдан язылып атнага ике тапкыр ул-кызыңны татар һәм рус, инглиз, гарәп телләре буенча дәресләргә йөртергә була. Бер сәгать дәвамында сабыйлар тел генә өйрәнмиләр, уйныйлар, иҗади мәсьәләләр чишәләр, бармаклар белән эшлиләр, музыкаль минутта ял итәләр.
-Үзәккә теләге булган һәркем килә аламы?
-Әлбәттә. Өч яшькә кадәргеләр - әниләре белән, ә өлкәнрәкләр дәресләрдә үзләре генә катнашалар. Бер сәгатьлек дәрес 150 сум тора.
Үзәккә булачак әниләр дә килә ала. Алар белән акушерлар, психологлар шөгыльләнә. Шулай ук фитобар һәм ароматерапия дә киеренкелекне киметергә, үзеңдә ышаныч арттыруга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk