Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наилә дустым көчле рухлы иде

Минем бу язмам бала чактан бергә уйнап үскән, иң якын иптәш кызым Наилә хакында. Без Наилә белән Кукмара бистәсендә беренче мәктәптә белем алдык. Һәр көнне бергә барып, бергә кайта идек. Дустым 8 сыйныфны тәмамлагач, бистәбездәге мех тегү фабрикасына эшкә урнашты, ә мин 10 сыйныфны тәмамларга ниятләп, мәктәптә калдым. Ул эш...

Минем бу язмам бала чактан бергә уйнап үскән, иң якын иптәш кызым Наилә хакында. Без Наилә белән Кукмара бистәсендә беренче мәктәптә белем алдык. Һәр көнне бергә барып, бергә кайта идек. Дустым 8 сыйныфны тәмамлагач, бистәбездәге мех тегү фабрикасына эшкә урнашты, ә мин 10 сыйныфны тәмамларга ниятләп, мәктәптә калдым. Ул эш кешесе, ә мин - укучы бала, шулай да без һәр шимбә-якшәмбедә очрашырга тырыша идек.

18 яшендә аны халык телендә "Татар Кукмарасы" дип йөртелгән авылга бер белмәгән кешегә урлап алып киттеләр. Әрвахларны яманлап искә алу яхшы түгел, дисәләр дә, шулай искә алырга гына кала. Ул кешенең исеме Рифкать иде. Бик көйсез, көнче, "яшел елан" белән дә дуслыгы яхшы булган. Әти-әнисез, ике тәрәзәле, кечкенә генә авыл өе. Әле анда иренең ике абыйсы да яши иде. Өчәүләп кәеф-сафа корып яшәгән йорттан ирен алып чыгып китү бәхетенә иреште ул. Бер-бер артлы ике малай алып кайттылар. Шулай яши торгач, Рифкате бакыйлыкка күчте. Язмыш сынауларына бирешмичә, көнне-төнгә ялгап эшләде Наилә. Фабрика аңа өр-яңа йорттан фатир бирде. Иренең рухына тугры калып, исеменә тап төшермичә ике улын чын ир-егетләр итеп тәрбияләде. Инде күптән балалары өйләнеп, үз тормышларын көтәләр.

Шулай акрын гына тормыш үз җаена тәгәрәгәндә, Аллаһы Тәгалә аңа тагын бер кат үз бәхетен сынап карарга мөмкинлек бирә. Түбән Өскебаш авылында яшәүче бик сабыр, ипле, тәртипле, тол калган кешегә тормышка чыга ул. Бик бәхетле гомер кичереп ятканда, аларның күген кара болыт каплый: Наиләдә "шикәр чире" барлыгы ачыклана. Менә шуннан башлана да инде газаплар. Бер сынау артыннан икенчесе сагалап кына тора. Башта дустымның бер аягын кисәләр, аннары бер-бер артлы ике күзе сукырая. Шулай булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмәде, кимсенмәде, шат күңелле булып яшәде. Мондый халәтне Аллаһым беркемгә дә насыйп итмәсен иде.

Тормыш көзенә кергәндә иптәше Шәмсемөхәммәт абый икенче мәртәбә ачы хәсрәт кичерергә мәҗбүр булды. Нишлисең бит, язмышка шулай язылгандыр. Рәхмәт сиңа, Шәмсемөхәммәт, чын ир булдың. Шундый халәттә булса да, бер авырсынмыйча тәрбияләдең, пешереп ашаттың, мунча ягып керттең, машинаң белән теләгән җиренә йөрттең. Аның ике күзе күрмәсә дә, күңел күзе күрә иде бит. Үз изгелеген үзеңә кайтсын Шәмсемөхәммәт. Аллаһы Тәгалә сиңа сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән бәхетле картлык насыйп итсен, күркәм сабырлыклар бирсен.

Минем бу язмам Наилә дустымның рухына дога булып ирешсен иде. Наилә бәгърем, рухың шат, мәңгелек йортта урының җәннәттә булсын. Балаларыңа, киленнәреңә кирәкле әни, оныкларына хөрмәтле дәү әни булып яшисе дә, яшисе иде әле... Без сине онытмадык, син һәрчак йөрәктә. Хуш, бәхил бул! Тыныч йокла, дустым Наилә.

Дустың Розалия, Кукмара

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X