Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мотоцикл белән КамАЗга бәрелеп гомере өзелгән 15 яшьлек Илнар бәете

2013 елның 2 нче маенда Кәркәүч авылында мотоцикл белән КамАЗ машинасына бәрелеп вафат булган укучым Әгъләмов Илнар Ринат улына багышлана. Бисмиллаһи дип башлыймын Бәетемнең башларын Инде буй җитеп килгәндә Харап булды башларым. Матайларга утырып очтым, Җилләр исә каршыга Кара гүрләргә ашкынып Чапканмын үз башыма. Әбием, бәгърем, бик тырышып Үстердең син,...

2013 елның 2 нче маенда Кәркәүч авылында мотоцикл белән КамАЗ машинасына бәрелеп вафат булган укучым Әгъләмов Илнар Ринат улына багышлана.

Бисмиллаһи дип башлыймын

Бәетемнең башларын

Инде буй җитеп килгәндә

Харап булды башларым.

Матайларга утырып очтым,

Җилләр исә каршыга

Кара гүрләргә ашкынып

Чапканмын үз башыма.

Әбием, бәгърем, бик тырышып

Үстердең син, зур рәхмәт,

Инде хәзер еламачы,

Миңа монда бик рәхәт.

Үз-үзеңне битәрләмә,

"Сакламады", - дип балам

Язмышыма язылгандыр,

Кичерә күр дәү анам.

Бар да калды, әбием, энем

Әти-әни, дусларым,

Сыйныфташлар, укытучылар,

Һәм дә сөйгән мәктәбем.

Дусларым, минем язмыштан

Сез дә гыйбрәт алыгыз,

Яшәми дә киттем инде

Бәхил булып калыгыз.

Саклаганны гына саклый

И ходаем, бер Аллам,

Үкенүдә файдалар юк,

Кара гүрләрдә гәүдәм.

Хәсрәтләргә салып киттем,

Зинһар гафу итегез.

Догалардан калдырмагыз,

Мин булганны онытмагыз,

Олылар сүзен тыңлагыз,

Сыйныфташлар, сезгә әйтәм,

Алия, Гөлгенә, Нияз, Рөстәм

Укып зур кеше булыгыз.

Озын гомер телим сезгә

Бәхет-тәүфикъ, рәхим-шәфкать

Булсын гел, юлдашыгыз.

Кайгылар ерак йөрсеннәр,

Исән булсын башыгыз.

И Ходаем, насыйп итче

Оҗмаһының түрләрен,

Якты булсын, иркен булсын

Минем барган гүрләрем.

Әти-әни, үзегезне

Сез дә кулга алыгыз

Илгиз энемне үстереп

Зур юлга чыгарыгыз.

Сыйныф җитәкчем Гүзәл апа

Киңәшләреңә рәхмәт

Аңлап бетермәгәнмен бит,

Нишлим инде? Күрәчәк...

Минем көләч йөзләремне

Сагынып искә алыгыз,

Китәм инде мәңгелеккә...

Хушыгыз... Илнарыгыз...

Сыйныф җитәкчең Гүзәл апаңнан соңгы бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk