Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Моннан 48 ел элек Кукмара районы басуларында куузику үстергәннәр

Әниемнең мине җитәкләп, тәүге тапкыр авыл клубына Яңа ел бәйрәменә алып барганын һич онытмыйм: могҗизалы әкият сыман гомерем буе хәтеремдә саклана ул көн. Аллы-гөлле утлар һәм уенчыклар белән бизәлгән биек чыршыны күреп таң калган идем. И-и, самими сабый чагым! 1966 ел иде, ахры, ул. Йолдызнамә буенча, киләсе 2014 ел кебек...

Әниемнең мине җитәкләп, тәүге тапкыр авыл клубына Яңа ел бәйрәменә алып барганын һич онытмыйм: могҗизалы әкият сыман гомерем буе хәтеремдә саклана ул көн. Аллы-гөлле утлар һәм уенчыклар белән бизәлгән биек чыршыны күреп таң калган идем. И-и, самими сабый чагым! 1966 ел иде, ахры, ул. Йолдызнамә буенча, киләсе 2014 ел кебек үк, Ат елы булган. Хәер, марксизм-ленинизм идеяләре белән башы чуалган халык бу хакта белгәндер, дип уйламыйм. Төрле хорафатларга ышану, багулар тыелган бит ул чакта.

"Хезмәт даны" төпләнмәсен кулыма алып, шул елга сәяхәткә чыгарга булдым әле. Газеталар җыелмасы вакыт машинасы кебек бит ул. Беренче сан Яңа ел котлаулары белән башланып киткән. "1966 ел - илебездә коммунизм тантанасын якынайтачак яңа бишьеллыкның беренче елы. Һәр эшче, игенче һәм терлекче ил байлыгын арттыруга лаеклы өлеш кертсен", - диелгән әлеге тәбрикләүләрдә. Бу сан тулысынча хезмәт алдынгыларының уңышларын яктыртуга багышланган. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан 9,9 центнер, бәрәңгедән 128 центнер уңыш җыеп алынуы турында горурлык белән язылган.

Партия вәгъдә иткән якты киләчәккә ышанып, халык тырышып, күтәренке рух белән эшләгән. Колхозларда мөгезле эре терлек, дуңгызлар асраудан тыш, бүгенге көндә онытылган сарыкчылык, кошчылык белән дә шөгыльләнгәннәр, дәүләткә йон, йомырка тапшырганнар. Уйлану, чагыштыру өчен кайбер саннарга күз салыйк. "Әсәнбаш" колхозында 2448 тавыктан уртача 1500 йомырка алынуы турында язма бар. "Восток" колхозы терлекчесе Нәфисә Давыдова һәр сарыктан 3,3 килограмм йон кыркуын хәбәр иткән. "Туган партиябезнең 23нче съездын һәр сыердан көнлек савымны 13 килограммга җиткереп каршылыйм", - дип сөенеп язган "Әсәнбаш"тан Ф.Нәҗмиева. "Съездга бүләгем шул: быел һәр йөз сарыктан 120 бәрән алдым, барысы да исән-сау үсә", - диелгән "Правда" колхозы терлекчесе М.Гарипова язмасында.

Әйе, вакыйгаларга бай булган ул ел. Партиянең 23нче съездыннан тыш, комсомолның 15 съезды, СССР Югары Советына сайлаулар үткән. Съездга делегат һәм Югары Советка депутат булып безнең районнан алдынгы "Коммунизмга" колхозы җитәкчесе Камил Шакиров сайланган. Киләсе елга Совет властеның 50 еллыгын каршыларга әзерләнгәннәр.

"Съездны әйтәм әле. Тыштан түгел, эчтән, йөрәкне җылытты ул безнең. Машина тизлеге әз тоела хәзер, очып йөрисе килә", - дип әйткән газета хәбәрчесенә Янил авылы шоферы, әллә чынлап, әллә шаяртып. Дөрес, хезмәткә түләнә башлау да күңелләрен үстергән колхозчыларның. "Бу көннәрдә кайда гына барма, кемне генә очратма, сүз бер турыда - яңа бишьеллыкка партиябезнең 23 съезды директивалары проекты турында бара",- диелгән икенче язмада. Ышанасы килми, билләһи: гел шул турыда гына сөйләшмәгәннәрдер инде! Хәер, агитаторлар, лекторлар халыкны "агарту" өстендә ныклап эшләгәннәр. Аларга ярдәмгә газетада доклад һәм әңгәмәләр өчен үрнәк тематика бирелеп барган. Гомумән, халыкны коммунистик рухта тәрбияләүгә, "кешеләрнең аңындагы искелекнең зарарлы калдыкларына каршы көрәшне оештыру"га зур игътибар бирелгән. Лубян мәктәбендә "Иптәшемнең холкы" дигән диспут үткәрелеп, бәхәсләрнең озак дәвам итүе турындагы кечкенә генә хәбәр дә - шул тәрбиянең чагылышы.

Газетада кырчылык тармагы да киң яктыртылган. Басуларда карабодай һәм шикәр чөгендере иккәннәр хәтта. Әйтик, Нырты совхозында карабодай 30 гектар мәйданны биләгән. "Россия" колхозында бу культураны һәр гектардан 11 центнер җыеп алганнар. Татлы чөгендерне исә гектарыннан 110 центнер алу бурычы куелган. Нырты кырларында шулай ук самавыр кадәр гәрәнкә - куузику үстергәннәр, бер гектардан 500 центнерга кадәр уңыш алганнар. Эстония галимнәре уйлап чыгарган бу тамыразыкның авырлыгы 10-12 килограммга кадәр җиткән. Кызганыч, хәзер мондый культуралар игелми инде. Элеккеге кебек күмәк хуҗалыкларда җимеш бакчалары да, басуларында яшелчәләр дә үстерелми.

Уңышны арттыруга мәктәп укучыларының да көче кергән. Хезмәттәшебез Азат Сабитовның ул чакта ук кырларга ашлама итеп сибү өчен хуҗалыклардан көл җыеп тапшырулары турында язмасы басылган. Фотохәбәрчебез Фаил Зәйнуллин герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын яратуы турында язып җибәргән.

Газета битләрендә Кукмара киез итек, тегү, мех фабрикаларының, аларда хезмәт куючыларның уңышлары турында күп сөйләнә. Ул елны тегү фабрикасының бер корпусы төзелеп файдалануга тапшырылган. Әлеге фабрикада тегүче булып эшләгән ир-ат - Зиннур Һадиевның фотосы бар. Ул, хатын-кызлардан калышмыйча, смена нормасын 115-130 процентка үтәп барган.

Кукмара тавында шаулап утырган урманга да шул елларда нигез салынган. Газетадагы фоторәсем астында Мишәбаш урманчылыгы көче белән тау битенә 66 мең төп нарат үсентеләре һәм күп санда акация утыртылуы турында хәбәр бар. Бу эштә шулай ук Кукмараның барлык предприятие эшчеләре катнашканы мәгълүм.

Газетаның үз хәбәрчеләре дә, укучылары да коммунизм төзүгә комачаулаучыларга күз йомып тормаганнар: кеше ирләрен яки хатыннарын аздырып йөрүчеләрнең, алдап сатучыларның, эчкечеләрнең, үз эшләренә җавапсыз караучыларның исемнәрен ачыктан-ачык әйтеп, "Безнең "Чаян" рубрикасы аша теткәннәр генә тетмәләрен. Тормыш ямен җибәрүчеләрнең чын йөзе ачылуы, аларга тирән нәфрәт белдерелүе турында иптәшләр судыннан язмалар да очрый. Әле бит һәр коллективта стена газетасы чыгып килгән, ул басмаларда да тәнкыйть уты көчле булган. "Хезмәт даны" битләрендә әлеге газеталарга күзәтүләр, киңәшләр, тәкъдимнәр бирелеп барган. Дини йолаларга каршы көрәш дәвам иткән. "Атеист трибунасы" рубрикасы астында "Дин кеше бәхетенә каршы" кебек язмалар бүгенге көндә тискәре караш тудыра. Уразаның зарары турында язылганнар, гомумән, аптырашта калдыра: хәзер бит галимнәр моның киресен раслыйлар. Дингә караш бүген йөз сиксән градуска үзгәрде дә куйды.

Газета битләрендә ил, дөнья вакыйгалары турында ТАСС хәбәрләре басылып барган. Һиндстанның күренекле дәүләт эшлеклесе вафат булу уңаеннан беренче биттә зур итеп кайгы уртаклашу бирелү исә район газетасы өчен сәер тоела. Һиндстанлылар моны үзләре укыганнардыр, дип уйламыйм. Чит кешеләр кайгысын үзеңнеке кебек кабул итәргә өйрәтүме бу? Әнә бит, Лубян урман техникумында, Ош.Юмья мәктәбендә Америка басып алучыларына каршы көрәшүче Вьетнам халкы белән теләктәшлек митинглары булып үткән. Мәрхүмә әниемнең дә вьетнамлыларны кызганып елаганын хәтерлим әле.

Халыкның көнкүреш дәрәҗәсе нинди булган соң? "Хәзерге рәхәт тормыш өчен партиябезгә рәхмәт", - дигән хат-хәбәрләр очрап торса да, чынбарлыкны аңлау өчен "Кибеттә тоз юк" дигән язмага күз салу җитә. Рейд материаллары кибетләрдәге тәртипсезлекләрне ачып салган. "14нче кибеттә бер кулга 6-7 данә ипи җибәрәләр", - дигән җөмлә бар. Күрәсең, якын кешесенә "астан гына" биргән чакта "эләктергәннәр" бу сатучыны. "Керосин лампалары, фонарьлар куллану терлекчелек биналарында янгын чыгуга сәбәп булып тора", - диелгән бер язмада. Кызыл Чәчәк авылы терлекчеләре кибеттә фонарь пыялаларының булмавыннан зарланганнар. Шепшеңәр авылын электрлаштыру, һәр өйдә Ильич утлары кабынуы турында кыска гына язма бар анысы. Димәк, әкренләп электрлаштыру барган. "Жалу" язганнан соң Вахит авылындагы терлекчеләр өенә радио кертелгән. "Хәзер терлекчеләр радио аша съезд материаллары белән танышып бара алачаклар", - дип язылган. "Радиоалгыч батареяларын районда көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың", - дигән берәү. Ә бит Айга станция җибәрелеп, аның өстендә дәүләт гербы һәм вымпел калдырылган ел бу! Шәймәрдән Хәкимуллинга исә бәхет елмайган: лотереяга мотоцикл откан. Ирекле сатуда мондый техника булгандыр, дип уйламыйм. Үрәсбаш авылыннан В. Петровка исә лотереяга кер юу машинасы чыккан. Электр уты колхоз дизеленнән берничә сәгатькә генә бирелгән дә, ничек файдаланганнардыр аннан?

"Поселок соңгы елларда нык үсте. Халык саны сизелерлек артты һәм арта. Койкалар санын кимендә 250гә җиткерергә кирәк", - диелгән үзәк дәваханәне киңәйтү кирәклеге турындагы язмада. Ул чакта койкалар 150 булган. Дәваханәнең статистика бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә койка/урыннар саны 225, шуларның 88е - көндез ятып дәвалану өчен.

Поселогыбыз, авылларыбыз хәзер тагын да ныграк үсә, яңара. Зарланырга яратсак та, өлкәннәр әйтмешли, оҗмахтай бүгенге тормышны алтмышынчы елларныкы белән чагыштырырлык та түгел. Зур югалтулар китергән рәхимсез сугыштан соң нибары егерме бер ел гына үткән була бит әле. Төп ризык - икмәккә сузылган озын чиратларны хәтерләүчеләр бардыр. Без дә шул елларны кичкән әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез сыман, булганына шөкер итеп, киләчәккә якты өметләр белән юл тотыйк. Ат елында ат кебек эшләрдәй сәламәт булырга, ният-хыялларыбызны чынга ашырырга язсын.

"Хезмәт даны" газетасына 1967 елга язылу бәяләре: 1 елга - 2 сум 28 тиен, алты айга - 1 сум 14 тиен

Кукмара көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты дирекциясе белдерә:

Комбинат мастерскоенда 1962-1965 елларда ук төзәтелеп куелган сәгатьләр бар. Әгәр аларны хуҗалары шушы елның 7 мартына кадәр килеп алмасалар, бу сәгатьләр комбинат карамагына калдырылачак.

(1966 елгы белдерү)

фото: http://lovesad.ru/ogorod.html?start=60

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk