Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикләнгән Кукмара кызы Ольга Колесникованың кулында - пумала, күңелендә – хыял

Кукмара кызы Ольга Колесникова белән фатирларында очрашырга сүз куешкан идек. Бусагадан атлап кереп, хуҗалар белән берничә сүз алмашуга ук, биредә матурлыкка гашыйк, нечкә күңелле затлар яшәвен аңладым. Кызның картиналар иҗат итүен, кул эшләре белән шөгыльләнүен белеп килгән идем. Иң элек шул эшләре белән танышасым килде. Майлы буяулар белән язылган табигать...

Кукмара кызы Ольга Колесникова белән фатирларында очрашырга сүз куешкан идек. Бусагадан атлап кереп, хуҗалар белән берничә сүз алмашуга ук, биредә матурлыкка гашыйк, нечкә күңелле затлар яшәвен аңладым. Кызның картиналар иҗат итүен, кул эшләре белән шөгыльләнүен белеп килгән идем. Иң элек шул эшләре белән танышасым килде. Майлы буяулар белән язылган табигать күренешләре, натюрмортларга карап, аларның зур осталык белән сурәтләнүенә сокланмый кала алмадым. Рәсемнәрендә Ольга шулай ук җәнлекләр-кошлар дөньясын, аеруча көчле җанварларны чагылдырырга ярата икән. Бер картинадан баласы белән бүре карап тора, икенчесеннән текә яр өстендәге бөркет төбәлгән. Арыслан сурәтләнгәне дә бар. Бу рәсемнәр кызның үзенең дә көчле рухлы булырга омтылуы турында сөйли, минемчә. Мөмкинлекләре чикләнгән көе иҗат дөньясында үз урынын таба алган бит. Бу сәләте нәселдән - бабасыннан ук килә икән.
-Әйе, әтием рәссам иде, тик репрессия афәте аңа да кагылып, гомер юлына тирән үзгәрешләр керткән, - дип сүзгә кушыла Ольганың әтисе Виктор Колесников. Үзе институтта тау инженеры белгечлеген алса да, Кукмарада яраклы эш булмаганлыктан, язмышын электрик һөнәре белән бәйләгән, бер үк вакытта рәсем ясау сәнгате белән дә мавыккан. Кызганычка каршы, эшләре сакланмаган. Балык тотарга йөрүе дә - табигать күренешләре белән хозурланырга яратуыннан. Мин килгәндә дә, кармакларын барлаштырып, күл буена җыенуы иде.


Әтисе әйтүенчә, Ольга да табигатькә гашыйк зат. Балачактан, үзен белгәннән бирле күргәннәрен кәгазь битенә төшергән икән ул. Поселокның 2нче урта мәктәбендә уку белән беррәттән Кукмара сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеген тәмамлаган.


-Остазларым Рада һәм Расых Сәләховлар кул астында күп нәрсәгә өйрәндем, - дип җылы хисләр белән искә ала кыз аларны. Шул вакытта ук аның шәхси күргәзмәләре оештырыла башлаган. Күргәзмә белән танышучыларның фикерләре язылган дәфтәрне карыйм: югары бәяләгәннәр кызның иҗат эшләрен! 2001 елда ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасындагы "Безнең әйләнә-тирә дөньябыз" исемле республика бәйгесендә катнашып, 3 урынга лаек булган. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган халык иҗаты фестиваленең дә лауреаты ул. Кыскасы, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары байтак җыелган.


Ольга моннан тыш чигү белән дә шөгыльләнә. Җепне бер-берсенә атландырып (крестик белән) чигү серләренә аны әнисе Людмила өйрәткән. Озак вакытлар күз нурын түгеп утыруны сорый торган шөгыль бу. Әйтик, көнбагыш чәчәкләре бәйләмен чигү өчен генә берничә ай киткән. Хәзер ул аш бүлмәсен бизәп-ямьләндереп тора. Дини тема да читтә калмаган: әтисенең үтенече буенча соңгы вакытта Изге Ана һәм Гайсә пәйгамбәр сурәтләрен чиккән. "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кыз кул эшләренең тагын да яңа төрләрен үзләштергән.
-Мин бу үзәккә күптән йөрим. Тоташтан чигәргә, төсле кәгазь кисәкләреннән гөлчәчәк бәйләмнәре ясарга да шунда өйрәндем. Инде әллә ничәне ясап, танышларыма да бүләк иттем. Үзәктә дуслар да таптым. Алар белән аралашу бик күңелле, - дип елмая Ольга.


Бүгенге көндә ул Кукмара беренче гимназиясендә оештырылган компьютер технологияләре курсларына йөри - заманнан артта калырга теләми. Әйтүенчә, әлеге укулар аның өчен бик кызыклы һәм файдалы. Менә шулай һәрнәрсәгә өлгерергә омтылып, якты хыяллар белән яши Ольга Колесникова. Киләчәктә яңа иҗат эшләре белән сөендерер әле, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X