Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөһим мәсьәләләр күтәрелде

Декабрь аенда Мәскәүдә тарих укытучыларының икенче Бөтенроссия съезды узган иде. Әлеге чарада районыбызның С.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбе укытучысы Лилия Мотыйгуллина да катнашып кайтты. Үзенең сәфәре хакында менә ниләр сөйләде ул:

-Съезд Россия фәннәр академиясенең Зур залында узды. Анда тарихи проблемаларны хәл итү максаты белән Рәсәйнең 80 субъектыннан уку йортлары мөгаллимнәре, академия институты хезмәткәрләре, студентлар, укытучылар һәм әйдәп баручы тарихчылар - меңгә якын кеше чакырылган иде. Татарстаннан барган өч делегат арасында минем дә катнашуым мәктәбебез өчен дә зур горурлык булды. Авыл мәктәпләрен съездда тәкъдим итү мөмкинлеге тудырган өчен район мәгариф идарәсенә һәм район җитәкчелегенә рәхмәтем чиксез.
Форумны РФ Дәүләт Думасы, Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин башлап җибәрде. Ул үзенең чыгышында тарих фәнен укыту проблемаларына игътибарны арттыруның мөһимлеген, үсеп килүче яшь буында патриотлык тәрбияләүдә тарих фәненең тоткан урынын билгеләп үтте. Пленар утырыш кысаларында сигез доклад тыңланды. Съезд эше исә биш секциягә бүленеп алып барылды. Аларда яңа Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында тарих фәне, тарих укытуның сыйфат билгесе һәм аны камилләштерү, электив курсларның роле һәм урыны, белем бирүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кебек актуаль проблемалар хакында фикер алышынды. Әмма практика куелган максатлардан бик нык артка кала. Әйтик, Федераль дәүләт белем бирү стандартында тарих фәнен укытуга 68 сәгать каралган. Шуның 40 сәгатен Ватан тарихын өйрәнү алып тора. Әгәр бүлеп карасак, Бөек Ватан сугышына - 19, ә Рус-Япон сугышына бары тик 9 минут кына вакыт кала, дип үзләренең борчылуын белдерделәр мөгаллимнәр. Шулай ук форум делегатларын яңа стандартлар һәм дәреслекләрнең тәңгәл килмәве дә борчый. Съездда Бердәм дәүләт имтиханнарына балаларны хәзерләү, хезмәт хаклары хакында да сөйләшүләр булды, заманча тарих һәм җәмгыять белеме дәреслекләренә анализ ясалды.
Рәсәйдә Тарих елына йомгак ясау уңаеннан оештырылган форумнан үземә шактый күп мәгълүмат, яңалык алып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X