Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңлегөл Гозәерова төгәллек ярата

Хезмәтемдә иң кирәклесе - төгәллек, ди Миңлегөл Гозәерова Шат күңелле, көләч йөзле, шул ук вакытта таләпчән, төпле фикерле, кирәк чакта кырыс - бу сүзләр нәкъ аның турында әйтелгән кебек. Шундый булырга кирәктер дә, чөнки ул ирләр күпчелекне алган коллективта - металл савыт-сабалар заводында хезмәт куя. Чыгышы белән Өркеш авылы кызы...

Хезмәтемдә иң кирәклесе - төгәллек, ди Миңлегөл Гозәерова
Шат күңелле, көләч йөзле, шул ук вакытта таләпчән, төпле фикерле, кирәк чакта кырыс - бу сүзләр нәкъ аның турында әйтелгән кебек. Шундый булырга кирәктер дә, чөнки ул ирләр күпчелекне алган коллективта - металл савыт-сабалар заводында хезмәт куя.
Чыгышы белән Өркеш авылы кызы Миңлегөл апаның яшьлек хыялы медицина белән бәйле булса да, төрле җирләрдә эшләргә туры килә аңа. Хезмәт юлын да иртә башлый - унбиш яшендә авылдан чыгып китә. Шулай да туган авылына күп тапкырлар кире әйләнеп кайтып, яңадан бәхетен сынарга алына. Төрле кибетләрдә эшли, егерме ел гомерен сату өлкәсенә багышлый. Аның белән сөйләшкәч, моның асылына төшенәсең: кешеләр белән аралашырга, хәрәкәттә булырга ярата ул.
-Кибеттә бер сатып алучыга товар тәкъдим итәсең, икенчесе чыгып китмәсен өчен аңа да игътибар күрсәтәсең: хәлен сорашасың, нәрсә кирәклеге турында кызыксынасың. Шулай көне буе аяк өсте кайнашып, эш сәгате үткәне сизелми дә кала.
Әмма әңгәмәдәшем бу сүзләрне зарланып түгел, ә горурланып сөйләде, әйтерсең, аның күзләрендә очкыннар чагылып үтте. Үзе әйтмешли, тормыш аз гына тукталган кебек булып, бертөслегә әверелсә яки кемгә дә булса кирәклегеңне тоеп яшәмәсәң, күңелеңнең төшенкелеккә биреләсен көт тә тор.
Инде металл савыт-сабалар заводына эшкә килгәненә дә ундүрт ел булган. Ул вакытларда анда 117 кеше эшләгән булса, бүген заводның үсешенә шаккатарлык. Бирегә эшкә килгәч, беренче тапкыр берничә көнгә ялга туктавын да күңелле итеп сөйләде ул:
-Ниндидер бәйрәм иде, ял бирделәр. Бер көн ял иттем, ике көн... аннары шикләнә башладым. Ялгыш ишеткәнмендер, дөрес хәл түгелдер бу дип, хезмәттәшләремә шалтыратып сорадым, - ди елмаеп.
Миңлегөл Гозәерова бүгенге көндә заводта чимал һәм материаллар склады мөдире вазыйфаларын башкара. Таләпчән булуының да сәбәбе гади: тәртип булмаса, эшнең рәте югала. Хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә: санлы әйбернең саны булырга, кайткан материал белән киткәне складта, кәгазьләрдә һәм компьютерда чагышырга тиеш. Бик яхшы хәтер кирәк булуын да искәртеп китте. Эшли башлаган вакытларында авыр иде дисә дә, хәзер ул үз эшенең остасы, биредә эшләве белән горурланып яши. Завод җитәкчелеге дә: "Ул булганда склад өчен күңелебез тыныч. Хөрмәткә, ихтирамга лаек, хезмәтен бар күңелен биреп башкаручы хезмәткәребез ул. Пенсия яшенә җитсә дә, безнең арада эшләвен дәвам итәр", - дип ышаныч белдерә аңа.
Оешканлык, тәртип кебек сыйфатларны кул астында эшләүче егетләрдән дә таләп итә ул. "Кирәк вакытта бер-беребезне алыштыра алырдай белгечләр булырга тиешбез", - ди Миңлегөл апа.
-Мин монда бер елдан артык эшлим. Миңлегөл апа булганда эшкә өйрәнүнең бер авырлыгын да тоймадым, чөнки ул бервакытта да ярдәмен, киңәшләрен кызганмый. Шул ук вакытта бик төгәл, дөреслек, тәртип ярата торган кеше. Шуңа күрә эшеңне җаваплылык белән башкарсаң, Миңлегөл апа белән эшләве җиңел, - ди Югары Өскебаш авылы егете Илһам Миннәхмәтов.
Әңгәмәдәшем дә складта эшләүче егетләрне мактап туя алмады. "Һәрберсенең әти-әнисенә рәхмәт әйтер идем әле, шундый акыллы, тәүфыйклы балалар үстергәннәр", - диде.
Сәламәтлек булганда тулы канлы тормыш белән яшәүгә ни җитә?! Язмам героеның да тормышы тәгәрмәч кебек әйләнә. Эштән чыккач, бакчасына ашыга. Анда яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә. Әмма барыннан да бигрәк бакча гөлләренә мөкиббән китә. Чәчәк атканнарын карап, һәрберсе янына туктап, сөйләшеп йөрергә ярата. Кич белән генә кайтып китә, бакчада эшлим-эшлим эшләп туймыйм, ди ул. Җәяүләп, саф һава сулап кайтуны да ялга тиңли. Бәлки, көне буе җыелган киеренкелектән, матавыктан күңеле шулай ял итәдер.
Миңлегөл апаның тормышының бизәкләре улы Денис белән кызы Айгөл, дәү әни, дип өзелеп торучы оныгы Динар бар. Казанда яшәүче кечкенә Динарның киләчәккә планнары да зурдан, дәү үскәч, әбисе янына яшәргә кайтам, ди икән. Әлбәттә, тормышны ямьләндереп җибәрүгә бу тагын бер сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X