Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасында кукмаралыларга тиңнәр булмады (+фото)

Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, ә иң-иң көчлеләре турникта тартылды, тирләп-пешеп аркан тартты. Башкалар ничектер, әмма республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның спартакиаданы ачу тантанасында: "Мин министр булганда елга ике тапкыр...

Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, ә иң-иң көчлеләре турникта тартылды, тирләп-пешеп аркан тартты.

Башкалар ничектер, әмма республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның спартакиаданы ачу тантанасында: "Мин министр булганда елга ике тапкыр җәйге һәм кышкы спартакиадалар үткәреләчәк, спорт белән системалы шөгыльләнергә кирәк", - дигән фикерен бик сөенеп кабул иттем. Алай гына да түгел, министрның күпләрне көнләштереп егетләрчә чаңгыда йөрүен һәм дистанцияне икенче булып узуын күргәч, ак көнләшү белән сокландым. Башкаларга нинди үрнәк бит бу!

Спортның ун төре буенча ярышлар ике төркемдә: районда укучылар саны 3500гә кадәр һәм аннан артык булган командалар арасында барды. Безнең районда барлыгы 5580 бала белем алганлыктан, кукмаралылар Мамадыш, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән килгән көчле командалар белән көч сынашты.

Министрның Зур Кукмара трассасында районнардагы мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән чаңгыда шуганын күзәткәннән соң, "Зилант"та барган волейболның финал өлешен карарга туры килде. Ярыш кагыйдәсе буенча волейболны бары тик мәктәп директорлары гына уйнарга тиеш иде. Дөресен генә әйткәндә, безнең директорларыбыз шуның кадәр булдырып волейбол уйныйлардыр, дип күз алдына да китермәгән идем. Финалда алар Актаныш командасы белән очраштылар һәм һәр очко өчен киеренке көрәш барды. Икенче уен тәмамлангач, исәп 1:1 булды. Өченче уенда исә бик аз гына өстенлек белән кунаклар җиңүгә иреште.

Спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү -үзе бер манзара булды. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды.

Беренче төркемдә Актаныш командасы иң күп очколар яулап, беренче урынны алса, икенче төркем командалар арасында беренчелек Кукмара командасына бирелде. Ике командага да 500әр мең сумлык сертификат тапшырылды. Кукмара командасы яулаган призлы урыннар: чаңгы эстафетасы - 1 урын, аркан тартышу, волейбол - 2 урын, шахмат - 3 урын. Таһир Хафизов (өстәл теннисы), Айрат Шаһабиев (дартс) - 2 урын, Роберт Мансуров (VIP- узышу), Радик Давыдов (турникта күтәрелү) - 3урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk