Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчетебезне яңартыйк!

Узган елны, гаилә белән телевизордан кичке яңалыклар карап утырабыз. Гарәп илләрендә барган чуалышлар турында күрсәтәләр иде. Шунда мин: "Әни, мин дә үскәч, журналист һөнәре алгач, шунда корреспондент булып барам әле", - дип, хыялланып алдым. Ә әнием миңа: "Сиңа нәрсә калган анда, син бит гарәпчәне белмисең, анда бару өчен гарәпчә укый-яза...

Мин уйлап-уйлап йөрдем дә, авыл мәчетенә укырга йөрергә булдым. Бәхетемә, ул вакытта безнең авыл мәчетендә дә дини укулар башланган иде. Дөрес, дини гыйлемле булу барыбызга да кирәк. Мин дә: "Иптәшләремнән калмыйм әле!" - дип, балаларның мәчеткә җыенганнарын күреп, шунда ашыктым. Мөгаллимәбез Нурия апа Фәсхетдинова безгә Аллаһы Тәгалә, Адәм белән Һава, фәрештәләр һәм шайтаннар, хәләл белән хәрам турында сөйләде. Без авызларыбызны ачып, таң калып, могҗизалы хәлләр турында тыңлап утырдык. Аннан соң мөгаллимәбез намаз уку тәртибен өйрәтте. Барыбыз бергәләп намаз укып карадык. Сүрәләрне ятлагач, Нурия апа безгә гарәпчә хәрефләрне танырга өйрәтте. Шулай итеп, без өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечкенәләргә юл бирергә, әдәп-әхлак турында, намаз укырга, азан әйтергә өйрәндек. Ял көннәрендә мәчеткә йөрүче балалар белән дини бәйрәмнәрне әби-әниләребез алдында өйрәнгән догаларны укып күрсәтеп, чәй эчеп күңелле итеп уздырдык. Бер-беребез белән узыша-узыша дини белем алдык.
Быел безнең авылда халыктан җыелган ярдәм акчасы белән яңа мәчет төзелә башлады. Янсыбы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта районыбызның бүтән авылларында, поселок-шәһәрләрдә яшәгән, Янсыбы мәчетенә, зиратына битараф булмаган авылдашлар! Көчегездән килгәнчә мәчет салганда үз өлешегезне кертеп, ярдәм итсәгез, үзегезгә бик зур савап булып кире кайтыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X