Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов кукмаралыларга чәчүне тиз арада төгәлләү бурычы куйды

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агрофирма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашуда: -Кәсепле, һәр яңалыкны эләктереп алырга гына торган кукмаралыларның бу "чирен" юньләп эшли белмәгән кайбер районнарга ничек кенә йоктырасы икән, - дигән иде. Килешәбез, һөнәрле булуы белән аерылып торган райондашларыбыз ни белән...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агрофирма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашуда:

-Кәсепле, һәр яңалыкны эләктереп алырга гына торган кукмаралыларның бу "чирен" юньләп эшли белмәгән кайбер районнарга ничек кенә йоктырасы икән, - дигән иде.

Килешәбез, һөнәрле булуы белән аерылып торган райондашларыбыз ни белән генә шөгыльләнми: итеген дә баса, суганын да үстерә, күпләп малын да асрый. 42 гаилә фермасында 1211 баш, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 15 мең мөгезле эре терлек исәпләнә. Район көнгә 180 тонна сөт сата һәм аны 200 тоннага җиткерү өчен тырыша. Ә "Урал" белән Вахитов исемендәге хуҗалыкларның даны инде күптән республика чиген үтеп китте. Министр да "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов белән күрешкәндә юкка гына: "32 тонна сөтегез белән котлыйм", - димәгәндер. Хуҗалыкта узган атнада Әтнә делегациясе дә булып, ирешелгән күрсәткечләреннән ак көнләшү белән көнләшеп киткәннәр иде. Вахитлеләр дә үз тәҗрибәләрен өйрәнергә килгән кунакларны атна саен кабул итеп тора. Үзләре дә булган белән генә канәгатьләнергә күнекмәгән: күрү, өйрәнү, практикага кертү - аларның төп эш девизы әнә шулар.

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән вертолетта әйләнеп, кыр эшләренең барышы белән танышкан һәм аннан канәгать калган Марат Әхмәтов сабан культуралары чәчүне 3-4 көндә, ә кукурузны атна-ун көн эчендә төгәлләү бурычын куйды.

-Әлегә табигать шартлары игенчеләр өчен уңай килә, әйбәт булып яңгырлар явып үтте, җылысы да бар. Уҗымнар да чагыштырмача яхшы кышлады. Хәзер чәчүлекләрне химик саклау чаралары күрү зарур, - диде ул.

Очрашуда авыл халкының мәшгульлеген булдыру, шул уңайдан гаилә фермалары санын ишәйтү, булганнарына ярдәм итү турында да сөйләшенде.

-Эре хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтелсен иде, безгә дә хуҗалык итү җиңел түгел, - дигән теләген җиткерде Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.

-Соңгы вакытта гына Президентыбыз 12 районда булды. Аларда хуҗалыкларның хәле белән танышканнан соң, киләсе елга авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча республика Программасы булдырып, күмәк хуҗалыкларга шушы юнәлештә ярдәм күрсәтү фикерен белдерде, - дип җавап бирде аңа Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук агрофирмаларда кертелгән инвестицияләргә тәңгәл килерлек продукция җитештерелмәвен, җитәкчеләренә карата таләпләрне арттыру кирәклеген ассызыклады. Әйе, районыбызның бу тармактагы мөмкинлекләре чикләнмәгән.

-Сөт җитештерү буенча без республикада беренче өчлектә, ә игенчелек буенча беренче унлыкта булырга тиеш. Алга шул максатны куеп эшлибез, - дип белдерде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, очрашуга йомгак ясап.

-Килешәм һәм шуңа ышанам да, - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл хуҗалыгы министр Татарстан

erid: 2VtzqxWHLUk