Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ләйсән”дә татарча сөйләшәләр (+фото)

Сабыегызга балалар бакчасында урын табылдымы? Табылса - бик яхшы. Бина якты, җылы, бала көн буе игътибар үзәгендә икән, әти-әниләрнең күңеле тыныч дигән сүз. Әмма тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсе дә арткы планда калырга тиеш түгел, чөнки бакчадагы беренче тәрбия дәресләре баланың үскәч җәмгыятьтә нинди урын алачагына зур йогынты ясый. Район...

Сабыегызга балалар бакчасында урын табылдымы? Табылса - бик яхшы. Бина якты, җылы, бала көн буе игътибар үзәгендә икән, әти-әниләрнең күңеле тыныч дигән сүз. Әмма тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсе дә арткы планда калырга тиеш түгел, чөнки бакчадагы беренче тәрбия дәресләре баланың үскәч җәмгыятьтә нинди урын алачагына зур йогынты ясый.

Район үзәгендә барлыгы 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Шулар арасында 140 бала тәрбияләнә торган (110 урынга исәпләнсә дә) "Ләйсән" балалар бакчасы башкалардан аерылып тора. Бу - бистәбездә бердәнбер татар телле балалар бакчасы. Монда барлык тәрбия сәгатьләре дә татар телендә алып барыла. Ә рус теле икенче тел буларак өйрәтелә. Шуңадырмы, нәниләр ике телдә дә бик иркен аралашалар.

Узган уку елының мониторинг нәтиҗәләре буенча әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларның үсеш дәрәҗәсе аеруча югары дип бәяләнде, ә район күләмендә беренче тапкыр үткәрелгән "Балалар бакчасында белем бирү дәрәҗәсен иң яхшы оештыру" буенча рейтингта икенче урынга чыкты. Әлеге рейтингта тәрбиячеләрнең белеме, матди-техник база, балаларның сәламәтлеге район күләмендә үткәрелгән ачык дәресләрнең нәтиҗәлелеге исәпкә алынган.

Бакча хезмәткәрләре төрле конкурс-бәйгеләрдә дә даими катнашып киләләр. Әйтик, рус теленә өйрәтүче тәрбияче Нурия Сәлимгәрәева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Иң яхшы инновацион методик эшкәртмә" бәйгесендә грантка ия булды, диплом белән бүләкләнде. Тәрбияче Гөлшат Шәмсетдинова "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесендә дүртенче урынга чыкты, "Иң яхшы эссе" номинациясендә җиңү яулады.

-Уңышларыбыз, әлбәттә, коллективның тырышлыгына бәйле, - ди "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Миләүшә Шаһабиева. - Методик эшне алып баруда өлкән тәрбияче Зөлфия Нигъмәтуллинаның өлеше зур. Балалар бакчасында 25 елдан артык хезмәт куючы тәрбиячеләр Нәзирә Гыйләҗева, Рузилә Ибраһимова, Гүзәлия Мостафина, Нурия Сәлимгәрәева, Ильмира Газизовалар - үз эшләренең осталары. Яшь белгечләр Гөлнар Әшрапова, Индира Заһидуллина, Гөлназ Хөрәмшиналар да үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар. Көндәлек эшчәнлекне кече тәрбиячеләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Зур ярдәмчеләребез булган, балалар бакчасында озак еллар хезмәт куйган Ольга Тихонова, Сурия Гыйззәтуллина, Надежда Михееваларны билгеләп үтәсе килә.

"Ләйсән" балалар бакчасы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Конкурс-чаралар, бәйрәмнәр, спорт уеннарында сабыйларының уңышларына сөенүче иң кадерле тамашачылар, шул ук вакытта актив уенчылар да - әти-әниләр.

- Минем ике улым йөри бу балалар бакчасына, - ди Рәфидә Әгъләмшина. - Үзебез Майский тыкрыгы урамында торабыз, йөрергә ерак, тик шулай да кыенсынмыйбыз. Якындагы балалар бакчасына күчәргә мөмкинлек булгач та, ризалашмадык. Мондагы тәрбиячеләр, укыту методикасыннан бик канәгать. Без өйдә татар телендә генә аралашабыз, ә улларым (кечкенәсе әле уртанчылар төркемендә генә) ике телдә дә иркен сөйләшәләр. Рус, татар сүзләрен кушып, авырдан сөйләшүче балаларны тыңлап торам да, үземнекеләргә сокланып куям.

Соңгы елларда татар телен кысрыклауларга да карамыйча, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыруда зур хезмәт куючыларга сокланмый мөмкин түгел. Ләкин кайбер ата-аналарда: "БДИлар рус телендә бара, шуңа күрә баламның күбрәк рус телендә аралашуын телим", - дигән каршылыклы фикерләр туа. Тик укучыларның имтиханнарда тиешле балл җыя алмавының асылы ана телен тирәнтен өйрәнүдә түгел, билгеле. Бу очракта, бәлки, рус телен, имтихан буласы фәннең тиешенчә үзләштерелмәвендәдер. Бер тел белән генә фәнне төгәл үзләштереп булмый, Кеше никадәр тел белсә, тормыш баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак. Хәер, монысы инде икенче мәсьәлә.

Гөлия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk