Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗәл басмасы

Безнең Янил авылы МТСлары, базарлары белән районда элек-электән дан тоткан. Авылның бер ягыннан Бөр елгасы, ә уртасыннан, авылны икегә бүлеп, инеш ага. Элек, без кечкенә вакытта шушы инеш аркылы басма бар иде. Нишләптер ул басманы "Әҗәл басмасы" дип йөрттеләр. Аның киңлеге 80 сантиметр булса, озынлыгы 20 метрлап кына булгандыр. Ярның...

Безнең Янил авылы МТСлары, базарлары белән районда элек-электән дан тоткан. Авылның бер ягыннан Бөр елгасы, ә уртасыннан, авылны икегә бүлеп, инеш ага. Элек, без кечкенә вакытта шушы инеш аркылы басма бар иде. Нишләптер ул басманы "Әҗәл басмасы" дип йөрттеләр. Аның киңлеге 80 сантиметр булса, озынлыгы 20 метрлап кына булгандыр. Ярның ике ягына баганалар утыртып, шуларга тимер чыбыклар тарттырып, асылма басма итеп ясалган ул. Чыкканда бик нык атына, селкенә иде. Күп кеше курка торган иде аңа керергә. Кермичә дә булмый, язгы ташулар вакытында бар булган күперләр агып бетә, бөтен кеше әлеге басмадан йөрергә мәҗбүр була. "Әҗәл басмасы"н ел саен, ташулар алдыннан сүтеп, чыбыкларын тарттырып, яңадан ясап куялар. Бу эшне гел авылыбыз тимерчеләре башкара иде.

Алтынчы сыйныфта укыган вакытлар. Укудан кайткач, әни мине МТСка ипигә җибәрде. Теге басма янына барсам - сүтелгән, ә авылның икенче башындагы күпергә 1,2 чакрым барырга кирәк. Минем барасы килми. Тимерчеләр төшке ашка кайтып киткәннәр, бер кеше юк. Мин, озак уйлап тормыйча, бер чыбыкка кулларым белән тотынып, икенчесенә ятып, әкрен генә чыга башладым. Аска карасаң - куркыныч, боз өстеннән язгы су ага башлаган инде. Ярның икенче ягына чыгып өлгермәдем, тимерчеләр килеп җиттеләр. Шуннан берсе (ачуы чыккандыр инде), мине сүгә-сүгә, тимер чыбыкларны селкетә башламасынмы! Мин шатырдатып ябыштым, ычкынсаң - беттең, суга чумасың. Шулкадәр курыктым шунда, әле дә хәтеремдә. Ярый, озак селкетмәде үзе. Әкрен генә исән-сау чыгып җиттем теге якка. Бүтән алай итеп йормәдем, сабак булды.

Марат ХИСМӘТОВ, Янил авылы

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk