Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыйнау, үтерү кебек авыр җинаятьләрнең артуы күңелгә борчу сала

Юкса, аларны булдырмый калу күп вакыт үзебездән тора бит. Бары тик эш зурга киткәнче, башлангыч чорында ук чарасын күрергә, күзне йомып калмаска гына кирәк. Районда иң күп тикшерелә торган җинаять эшләренең берсе булып, гаиләләрдә җәберләү, кимсетү күренешләре тора. Әмма күп вакыт, ирнең хатынын, балаларның олы яшьтәге әти-әнисен кыйнавы һәм башка...

Юкса, аларны булдырмый калу күп вакыт үзебездән тора бит. Бары тик эш зурга киткәнче, башлангыч чорында ук чарасын күрергә, күзне йомып калмаска гына кирәк.

Районда иң күп тикшерелә торган җинаять эшләренең берсе булып, гаиләләрдә җәберләү, кимсетү күренешләре тора. Әмма күп вакыт, ирнең хатынын, балаларның олы яшьтәге әти-әнисен кыйнавы һәм башка шундый очраклар гаиләдән читкә чыгарылмый. "Мин сине үтерәм" дигән сүзләрдән куркып калсалар да, чарасын күрмиләр. Киресенчә, бу хәлне башкаларга белгертмәскә тырышалар. Ата-ана "нинди булса да, үземнеке" дип кызганып, икенчеләр тагын да катырак эзәрлекләнүдән куркып, өченчеләр исә кешедән оялып, бу фактларны тиешле органнарга җиткермиләр. Әмма туктаусыз изелеп яшәүгә чик куюның башка юлы юк.

Хатын-кызлар балалар хакына түзеп, гаиләне саклап калырга тырышып, гаебен аңлар, үзгәрер дип өметләнеп, ирләрен гафу итәләр. Юкса, кыйналганда ул кешегә булган җылы хисләр дә юкка чыккандай була, әмма мондый хәл тагын кабатланганга кадәр, бу вакыйгалар онытылып тора. Кыскасы, хатын-кыз сабыр итеп яши бирә. Мәсәлән, Кукмара районының бер авылыннан Р. исерек хәлдә үзенең хатынын кыйный. Сугып, тибеп аңа төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясый. Бу күп тапкырлар кабатлана. Әгәр тормыш иптәше иренең явыз гамәлләре турында тиешле органнарга әйтмәсә, бу кыйналуларның ахыры ничек тәмамланачагы турында уйлавы да авыр.

Гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин, әлбәттә. Чөнки бүгенге көндә киресенчә, иренә кул күтәрүче хатын-кызлар да бар.

Кыйнау факты буенча гаепләнүче ата-аналарның да булуы бик аяныч. Мәсәлән, берәү исерек килеш балигъ булмаган улына карата физик көч куллана. Яшүсмер сакланырга теләп, әтисен этеп җибәрмәкче була, ләкин әтисе үзен маңгаеннан этү нәтиҗәсендә, баш арты белән стенага бәрелә. Кыйналулар моның белән генә тәмамланмый, йодрык белән йөзенә сугып, әти кеше җинаятьчел гамәлләрен дәвам итә.

Ул-кызларыннан кыйналып яшәүче өлкән буын вәкилләре дә бар. Бер кукмаралы исерткеч эчемлекләр кулланып, инвалид әнисен кәстрүл белән кыйный. Әле алай гына да түгел, "үтерәм" дип башына ике мәртәбә суга. Икенчесе әтисенә кирпеч кисәге күтәреп "үтерәм" дип яный. Мондый хәлләр күрше белән күрше арасында да булырга мөмкин. Әйтик, бер авылда ике күрше талашып китә һәм берсе икенчесенә үтерү белән янап, пыяла шешә белән ташлана. Болар берничә мисал гына, ә мондый хәлләр бик күп.

Әгәр дә син үзеңнең имин, тыныч тормышың турында кайгыртмасаң, моның киләчәге аяныч бетәргә мөмкин. Шуңа күрә полициягә килеп, гариза язудан куркырга кирәкми. Мондый эшләр дознания бүлеге тарафыннан тикшерелә. Шикаять ныклап каралганнан соң гына закон нигезендә дөрес карар кабул ителәчәк. Җәза үтәлгәннән соң да бу гаиләләр безнең ныклы күзәтү астында булачаклар. Максатыбыз кешене җаваплылыкка тарту гына түгел, ә тагын да куркыныч гамәлләр кылудан туктатып калу, ягъни авыррак җинаятьләрне алдан кисәтү. Бездә үз эшләренә җаваплы караучы, белемле хезмәткәрләр эшли. Сергей Егоров, Лилия Хаҗиева, Айрат Богдановлар һәркемгә шәхсән якын килеп, эшләрен намус белән башкаралар. Алар сезгә вакытында тиешле ярдәм күрсәтәчәкләр.

Эльвира ЗАКИРОВА, дознание бүлеге начальнигы

2015 елның гыйнвар аенда җинаятьләр кодексының 116-119 маддәләре буенча алты җинаять эше тикшерелеп, судка җибәрелде. Шуның берсе - балигълык яшенә җитмәгән баланы кыйнау факты буенча.

Законсыз гамәлләр кылыну турында район эчке эшләр бүлегенә 02, 2-70-80, 2-65-09 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk