Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырык дүрт елдан соң очрашу(+фото)

Зур Кукмара авылында яшәүче Финзия апа белән Илсур абый Зариповлар быел җәй көне гадәти булмаган кунакларны кабул иттеләр. 1969-71 елларда Германиядәге совет гаскәрләре составында бергә хезмәт Капка келәсенә үрелгәнче үк, әлеге очрашу хисләренең ишегалдына гына сыймыйча, урамга ук ташып чыкканы сизелеп тора иде. Дүрт "служак" эскәмияләрне капка артына кара-каршы куйганнар...

Зур Кукмара авылында яшәүче Финзия апа белән Илсур абый Зариповлар быел җәй көне гадәти булмаган кунакларны кабул иттеләр. 1969-71 елларда Германиядәге совет гаскәрләре составында бергә хезмәт
Капка келәсенә үрелгәнче үк, әлеге очрашу хисләренең ишегалдына гына сыймыйча, урамга ук ташып чыкканы сизелеп тора иде. Дүрт "служак" эскәмияләрне капка артына кара-каршы куйганнар да, шуларга җайлап кына урнашып, бар дөньяларын онытканнар. Уен-көлке сүз, рәхәтләнеп көлү - бер дә 65әр яшь димәссең үзләренә.
Моннан нәкъ бер ел элек Лениногорск шәһәрендә яшәүче Абдулкәрим абый Вафинның "Татарстан яшьләре" газетасында фоторәсем белән бергә "Хәбәрләшик, дусларым" дигән кечкенә генә хаты басыла. "Хәрби хезмәткә чакырылыш башланган саен үземнең дә солдат чаклар искә төшә. Мин 1969-71 елларда Германиядә хезмәт иткәндә Татарстаннан да шактый егетләр бар иде. Мәсәлән, Хөсәен Халиков (Минзәләдән), Фәргать Дәүләтшин (Азнакайдан), Расыйх Хөсәенов (Тәтештән), Илсур Зарипов (Кукмарадан)... Исән-сау булсагыз, хәбәрләшик әле, хезмәттәшләр", - диелә әлеге хатта.
Газетадагы әлеге язманы Финзия апаның дус хатыны күреп ала. Ә Финзия апа шунда ук бу турыда Илсур абыйга җиткерә. Озак та үтми, Лениногорск каласында Абдулкәрим абыйның кесә телефоны шалтырый. Дистә еллар дәвамында бер-берсе турында хәбардар булмаган элеккеге солдатлар нәрсә турында гына сөйләшкәннәрдер - билгесез, әмма җәй көне безнең якларда очрашырга сүз куеша алар. Шулай итеп, Азнакайдан Әнис Галиев, Лениногорск каласыннан Абдулкәрим Вафин, Тукай районыннан Хөсәен Халиковлар Зур Кукмара тарафына кузгалалар.
Илсур абый аларны Кукмарага кергәнче үк, юлда каршы ала. Абдулкәрим абый: "Ап-ак эшләпә киеп, кул болгаган Илсурны тавышыннан таныдым", - дисә, Хөсәен абый исә: " Ә мин - борыныннан, анысы бер дә үзгәрмәгән бит", - ди шаяртып.
-Без, сеңлем, моннан 46 ел элек, май аенда хәрби хезмәткә алындык, Браунсберг шәһәрендә дүртебез бергә ике айлык өйрәнүләрдә булганнан соң, безне Германиядәге төрле частьларга тараттылар,- дип солдат хатирәләрен барлады Абдулкәрим абый. - Кабызылган шырпы янып беткәнче караваттан торып киенергә, сафка тезелергә тиеш идек. Бик аз вакыт бу. Без, татар егетләре, сынатмадык, өлгердек, ә менә шәһәрдә үскән егетләргә шактый тырышырга туры килде. Ике ай эчендә тәмам дуслашып, туганлашып беттек. Ничә еллар үтсә дә, бергә хезмәт иткән егетләр күңелемдә йөрде. Исән чакта күрешәсем, кайда гомер иткәннәрен беләсем килде. Дөрес, Хөсәен белән Әнис элек-электән үк аралашып яшәгәннәр. Узган ел мин алар белән очраштым, быел менә бергәләшеп бирегә килдек. Илсур белән Финзиягә рәхмәт, бик җылы каршы алдылар, кунак булдык.
Шунысы кызык, сүз берләшкәндәй, "егетләр"нең дүртесе дә солдаттан кайткач, озак еллар шофер булып эшләгәннәр икән. Тормышлары һәркайсының тыныч, түгәрәк. Шактый истәлекләр барланды, күңелле хатирәләр искә алынды бу көнне. Бер-берсен югалтмыйча, мөмкинлек булган саен очрашырга сүз куешты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk