Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Купка авылында яшәүче Сәлим абый Сәләхов: “Аптыраганнан кабер ташы ясый башладым”

Кукмара элек-электән эшчән халкы, алтын куллы балта осталары белән дан тота. Купка авылында яшәүче Сәлим абый Сәләхов та әнә шундыйлардан. Кичке якта очрашырга сүз куешып, останың өенә юл тоттым. Агачтан матурлап эшләнгән, җыйнак кына йорт янына килеп туктадым. Язмамның герое шушында яши булса кирәк. Капка эченнән шак-шок суккалаган тавыш ишетелә....

Кукмара элек-электән эшчән халкы, алтын куллы балта осталары белән дан тота. Купка авылында яшәүче Сәлим абый Сәләхов та әнә шундыйлардан.
Кичке якта очрашырга сүз куешып, останың өенә юл тоттым. Агачтан матурлап эшләнгән, җыйнак кына йорт янына килеп туктадым. Язмамның герое шушында яши булса кирәк. Капка эченнән шак-шок суккалаган тавыш ишетелә. Ишекне ачуга борынга яңа гына эшкәртелгән агач исе керде.

КЕЧКЕНӘ ӨЙДӘ ЗУР СӘЯХӘТ
- Ишегалдында тәртип урнаштырырга өлгермәдем, игътибар итмәссез инде. Мунча төзи идем, - дип сүз башлады ул. Авыллары тау башында урнашканлыктан, кышын кар салып тилмертә икән үзләрен. - Буранлы көннәрдә капка биеклеге кар күмеп киткән чаклар да бар. Ярый да егәрле вакыт. Картаймыш көнеңдә бәдрәфкә чыга алмый, юынырга тилмереп утырасың булса нишләрсең? Картлыкны хәзердән үк кайгыртып куярга кирәк. Шуңа бер түбә астына төзим барысын да.
Оста куллы Сәлим абыйның өендә һәрнәрсә - ишектән алып түшәмгә кадәр үз куллары белән ясалган. Агачтан сырлап-бизәп эшләнгән тәрәзә-ишекләр, бүлмә уртасындагы заманча өстәл йортка затлылык өстәп тора.
- Бу сурәттә ничә баш күрәсең? - ди диварда эленгән рәсем-сыннарга төртеп. Карап торышка агачтан чокып ясалган картинаны хәтерләтә. Игътибар белән текәлеп торганнан соң, ике баш пәйда була. Менә ничек! Фантазиясе бай Сәлим абыйның. Диварга эленгән һәр сын үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Бүлмәләрне бизәү күп тырышлык таләп итә. Иң беренче йортның стиленә туры килгән рәсемнәр уйлап табарга кирәк. Аннары гына шул идеяләрне тормышка ашыру процессы башлана.
Ә бу яшьрәк вакытта ясалган сыннар. Монысы бөркет, монысы кораб. Һәрберсенә мәгънә салынган. Бу гади генә бөркет сыны түгел бит. Яшәү өчен көрәш дип атадым аны. Күр әле бу кошны, тырнаклары белән еланны ничек эләктергән! Тегесе дә бирешергә җыенмый. Бөтәрләнеп беткән. Яшәү өчен көрәш бара бит биредә.


"ЧЫН ОСТАЛАРНЫ ЭШКӘ ЧАКЫРЫРГА КУРКАЛАР"
- Эш урыным да юк, эшсез торган да юк. Табыш китерми торган хоббием бу, - дип уфтанып куйды Сәлим абый. Агач эшкәртү, рәссамлык белеме дә бар югыйсә. Гаиләле булса да, ул ялгызы яши. - Йортымны калдырып, ерак җирләргә "шабашка"га чыгып китәсем килми. Аннары чын осталарны эшкә чакырырга куркалар димме соң? Озак эшлиләр, кыйммәт йөри, диючеләр күп. Сорап килгән кешенең үтенечен кире какканым юк. Шулай да, урта кул эшче түгелмен. Башлаган эшемне сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкарырга яратам, - ди ул.
Берничә ел элек телевидениедән килеп төшереп киткән булганнар аны. Шуннан соң бар Русиядән чакыра башлаганнар.
- Кайсына өстәл кирәк, кайсына бормалы баскыч. Зурлап тотынмаганда бер йорт җиһазы ясау өчен генә әллә кайларга чыгып йөрисе килми. Акчасы да шуның кадәр генә була бит аның, - ди ул.
Стабиль хезмәт хакы юк Сәлим абыйның. Шуңа күрә көн саен нәрсә дә булса ясарга тырыша. Кемгә урындык, кемгә эскәмия. Чарасызлыктан кабер ташы ясый башлаган хәзер.
- Аптыраганнан, акча кирәк булганга тотындым инде. Таш белән шөгыльләнү җиңел түгел, - ди.
Башкалардан аермалы буларак, ул кабер ташларын ясаганда татар халкына хас булган милли, үзенчәлекле рәсемнәр куллана.
- Өйдә ясап куйган ташларым юк. Бик күрәсегез килсә, зиратка алып барып күрсәтсәм генә, - ди көлеп. Алай да, аптырап калмады. Бер бит алып, тиз генә сызгалап, ташны бизи торган рәсемнәрен дәфтәргә төшереп күрсәтте.

"УКУЧЫЛАРСЫЗ ОСТАЗ МИН"
Татарның милли бизәкләре хуҗа кеше ясаган тагын берничә җирдә чагыла. Йорт кәрнизләре, капка бизәкләрен аеруча ассызыклап үтәргә кирәк.
- Агач эшкәртү буенча түгәрәк ачарга теләгән идем. Авылда андый эшкә хирыс кешеләр бар бит ул. Сәләтне вакытында күреп алырга, үстерергә кирәк. Өстендә эшләмәсәң, югала ул. Рөхсәт бирделәр миңа түгәрәк оештырырга. Тик йөрергә теләүчеләр генә табылмады, - диде дә, кулына гармунын алып сузып җибәрде. Бик оста итеп гармунда уйный, җырлый да икән әле Сәлим абый. Җырлар да яза.
- Кайвакыт газеталарда матур шигырьләр очрап куя. Укыйм да, тиз генә гармунымны алып, көй иҗат итәм. Йә көй барлыкка килә дә, шуңа туры килгән шигырь эзли башлыйм. Таба алмасам, үзем язып куям, - ди ул.
Мондый талант ияләре йөзгә бер генә туадыр ул. Сәлим абый кебек оста куллыларның әнә шулай авылда йомылып калуына һәм эшкә тилмерүенә кем гаепле соң? Хәер, алып-сату, эшмәкәрлек заманасы хәзер. Берәүнең дә нинди дә булса һөнәр үзләштереп утырасы килми. Акча кирәк. Дөньясы шуңа корылган. Тик шулай да, оста куллы кешеләрнең бу дөньяда үз урыннарын таба алмаулары, аларга карата салкын караш күңелне әрнетә.

чыганак: http://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X