Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар, су басмасын дип, алдан ук чарасын күрә

Бер көн яңгыр, бер көн кар явып, табигать көйсезләнеп торса да, бар тереклекне шатландырып, җиребезгә ямьле яз килә. Әмма эри башлаган кар шактый мәшәкатьләр тудыра. Авылларда һәм поселокта үз йортлары белән яшәүчеләр, түбәләрдән карларны төшереп, өй тирәли канаулар казып, үз милекләрен саклау чараларын күрә башладылар инде. Кемдер, базга су керә...

Бер көн яңгыр, бер көн кар явып, табигать көйсезләнеп торса да, бар тереклекне шатландырып, җиребезгә ямьле яз килә. Әмма эри башлаган кар шактый мәшәкатьләр тудыра.

Авылларда һәм поселокта үз йортлары белән яшәүчеләр, түбәләрдән карларны төшереп, өй тирәли канаулар казып, үз милекләрен саклау чараларын күрә башладылар инде. Кемдер, базга су керә калса дип, бәрәңгене, кышка әзерләгән кайнатмаларны, тозлы яшелчәләр тутырылган банкаларны өскә күтәрү хәстәренә кереште.

Ә поселоктагы күпкатлы йортлар тирәсендә эшләрнең ничек барганын "Ремстройсервис" җәмгыятеннән белештек.

-Поселоктагы күпкатлы барлык йортларның түбәләреннән карлар төшерелде, моңа уналты эшчебез көч куйды, - дип җавап бирде әлеге оешма җитәкчесе Раниф Сәлмәнов. - Бу эш оешкан төстә, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп башкарылды. Карны төшерү алдыннан өй тирәли ленталы баулар сузылды, мастерлар үтеп йөрүче кешеләрне кисәтеп тордылар. Өйләргә якын урында калдырылган җиңел машиналар гына комачау итте, хуҗалары аларны читкәрәк куйсыннар иде.

"Чиста шәһәр" җәмгыятенең эшчәнлеген дә кукмаралылар күреп тора.

-Барлык техника урамда хәзер. Юлларны, урамнарны кар-боздан чистартуда бер төягеч, ике грейдер, ике бульдозер эшли, карны читкә өч КамАЗ автомобиле ярдәмендә чыгарабыз, - дип сөйләде бу җәмгыятьнең җитәкчесе Фирдәил Шәрипов. - Чокырлы-чакырлы урыннарга кирпеч ватыклары салабыз. Урам җыештыручылар канаулар казыйлар, агач төпләрен ачалар. Тротуарларның үзебезнең оешмага караган участокларын боздан арындырдык.

Өч буасы булган Лубян авыл җирлегендә су басуга каршы чаралар ничек оештырылган икән? Бу сорау белән җирлек башлыгы Вадим Диевка шалтыраттык.

-Буа кырыйларын кардан ачу, зур буа аша салынган күпер төбендәге бозларны вату бара. Су үткәргеч торбалар чистартылды, юлларны бер кат кырдырттык. Су басуга каршы комиссия төзелеп, планы расланды. Буалар янында тәүлек буе дежур тору графигы булдырылды. Кешеләрне, мал-туарны эвакуацияләү планы да бар. Дәваханә белгечләре медицина ярдәме күрсәтергә әзер, кибетләрдә азык-төлек җитәрлек. Суның никадәр күтәреләчәге турында әле фараз юк.

Кукмара янгын сакчылыгы гарнизоны җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин да язгы ташуларны "каршыларга" әзер торуларын белдерде:

-Юл аша сулар агыза торган торбаларны, күперләрне карап-тикшереп чыгарга кушып, авыл җирлекләре башлыкларына хатлар җибәрдек. Районыбызда шундый 266 торба, 40 күпер, 28 буа бар, һәрберсен күзәтеп тору өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Көздән буаларның сулары җибәрелеп, бик әз генә калдырылган иде. Басулардан гөрләвекләр агып, аларны туендыра башлагач, су биеклеге критик дәрәҗәгә җитмәгәнме дип, көнгә икешәр тапкыр телефоннан шалтыратып, белешеп торабыз. Лубян, Плаксиха авыллары Вятка елгасы буенда урнашканлыктан, әлеге елгада су биеклеге артуы турында мәгълүматны Вятка Аланы шәһәре метеостанциясеннән алабыз. Язгы сулар зыян китермәсен өчен, әлбәттә, һәркем үз йорты тирәли канаулар казырга тиеш. Балыкчыларга, елга бозы аша җәяүләп яки машина белән йөрүчеләргә дә әйтер сүзем бар: язгы боз ястык калынлыгы булса да - ышанма, дигән гыйбарәне онытмасыннар, тормышларын куркыныч астына куймасыннар иде.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk