Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Казанда узган конференциядә Чыңгыз Айтматовның сеңлесе белән очрашты

Казанда күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә Кукмара музее хезмәткәрләре, районыбызның төрле мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чарага Кыргызстаннан Чыңгыз аганың бертуган сеңлесе Роза Айтматова да кайткан иде. Конференциянең ачылыш тантанасында Кукмарадагы беренче татар гимназиясенә Чыңгыз...

Казанда күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә Кукмара музее хезмәткәрләре, районыбызның төрле мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чарага Кыргызстаннан Чыңгыз аганың бертуган сеңлесе Роза Айтматова да кайткан иде.


Конференциянең ачылыш тантанасында Кукмарадагы беренче татар гимназиясенә Чыңгыз Айтматов исеме бирелүе, Мәчкәрә авылында аның нәсел тамырлары булуы хакында да әйтеп үттеләр. Үз чыгышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова:
-Бу чараны алып баручы да юкка гына Фоат Галимуллин түгелдер. Безнең икебезнең дә Кукмарага бәйләнешебез бар, - дип искәртеп китте.
Чыгышлар вакытында сүз Кукмара музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшинага да бирелде. Ул Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәнең Ишмән нәселеннән булуы, бабасы Хәмзә Габделвәлиевның Мәчкәрә авылында туып-үсүе турында сөйләде. Тамашачылар хозурына шәҗәрәнең үзен дә тәкъдим итте. Әле 2008 елда Бишкәккә баргач, Ләбүдә ханым Ишмән шәҗәрәсенең күчермәсен Чыңгыз аганың бертуган сеңлесе Роза Айтматовага да тапшырган булган. Роза ханым конференциядә Кыргызстандагы архивлар, китапханәләр материалларын һәм әлеге шәҗәрәне кулланып, әти-әнисе турында истәлекләр туплап, рус һәм кыргыз телләрендә китап бастыруын хәбәр итте. Китапның ике телдәге нөсхәсен дә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтына бүләк итте.


-Репрессия елларында әтидән калгач, без - дүрт бала, әниебез Нәгыймә белән Кыргызстанның кечкенә генә бер авылында яшәдек. Әниебез башка милләттән булуына карамастан, биредә аны хөрмәт иттеләр, киңәш-табыш итәргә дә әни янына киләләр иде. Хәзер аналарның үз сабыйларын ташлап китүе күзәтелә башлады. Мин бүген залда утыручы татар кызларына, Кыргызстаннан Казанга белем алырга килгән туташларга да: "Нәгыймәдән үрнәк алыгыз", - диясем килә. Нинди генә авыр елларда да ул балаларын ташламады. Барыбызны да югары белемле итте, - дип сөйләде Роза Айтматова.


Чара барышында Ләбүдә Дәүләтшина Роза Айтматованы Татарстанда гомер итүче "ерак туганнары" - Ринат Габделвәлиев, Фәридә Кадырова һәм минем белән дә таныштырып китте. Конференциядән соң Роза ханым белән күрешкәч ул:
-Туганнарым күп булуына шулкадәр сөенәм! Нәселебезне өйрәнүчеләргә рәхмәтлемен, - дип белдерде.
Моңарчы Казанда Чыңгыз Айтматов исемендәге урам гына булса, хәзер башкалабыз белән Бишкәкнең берәр мәктәбе дә "тугандаш" булып, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып торачак икән. Бу турыда шулай ук конференциянең ачылыш тантанасында әйтеп үттеләр.

Конференциядә Кыргызстаннан килгән кунаклар арасында республиканың мәдәният, мәгълүмати сәясәт һәм туризм министры Султан Раев, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Болот Джунусов, кинорежиссер Болот Шамшиев катнашты. Мәскәүдән Россия фәннәр академиясенең А.М.Горький исемендәге дөнья әдәбияты Институты директоры Александр Куделин, Татарстан Республикасының дәүләт, фән, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре дә чыгышлар ясады.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk