Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар капчыкта да гөмбә үстерә (+фото)

-Их, кайчан көз җитәр инде! Яңа җыеп алынган гөмбәне кыздырып ашыйсым килә. -Нигә көзне көтәргә? Үз хуҗалыгында гөмбә үстерүче гаиләне беләм мин. Уңышын җыя башлаганнар инде. Кибеттә ике хатын-кызның шулай сөйләшүен ишетеп, сүзнең Илдар Манапов крестьян-фермер хуҗалыгы турында барганын белдем. Гөмбәләр кышын һәм иртә язда ничек үсә ала икән соң?...

-Их, кайчан көз җитәр инде! Яңа җыеп алынган гөмбәне кыздырып ашыйсым килә.

-Нигә көзне көтәргә? Үз хуҗалыгында гөмбә үстерүче гаиләне беләм мин. Уңышын җыя башлаганнар инде.

Кибеттә ике хатын-кызның шулай сөйләшүен ишетеп, сүзнең Илдар Манапов крестьян-фермер хуҗалыгы турында барганын белдем. Гөмбәләр кышын һәм иртә язда ничек үсә ала икән соң? Мондый галәмәтне үз күзләрем белән күрәсем килде.

-Моннан ике ел элек туды бу шөгыль турындагы фикер,- дип каршы алды мине хуҗабикә Гөлсинур ханым. - Ул елны Казандагы регионара клиник-диагностика үзәгендә тормыш иптәшем Илдарның йөрәгенә операция ясадылар. Бер хирургның дөрес туклану турында сөйләгәннәре гомергә хәтеремә сеңеп калды. Кан тамырлары өчен вешенка гөмбәсенең аеруча файдалы булуына басым ясады ул. Бу гөмбәдән хәтта яман чиргә каршы бик нәтиҗәле дару препаратлары җитештерелә икән. Менә шуннан соң хикмәтле вешенканы үз көчебез белән үстереп карарга булдык. Үзебез дә кулланырбыз, кешеләргә дә игелегебез тияр, дип уйладык.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эш башлаучы фермерлар арасында оештырылачак конкурста катнашырга ният кыла Манаповлар. Самара, Түбән Новгород шәһәрләренә барып, тәҗрибәле гөмбә үстерүчеләр белән очрашалар, алардан бу нәзберек эшнең серләренә өйрәнәләр. Мицелий, ягъни ак җепселләрдән торган гөмбәлекне үрчетүче лабораториядә булалар. Үз эшләренә җитди караучы белгечләр белән сөйләшү ир белән хатынга ышаныч өсти. Проектларын әлеге конкурста уңышлы яклап, Грант оталар.

-Гөмбәләр турында шулкадәр күп мәгълүмат тупладык ки, комиссиянең мине сораулар белән күмеп ташлавы һич аптырауда калдырмады, һәрберсенә төгәл, кыю җавап бирдем, - дип елмая Гөлсинур ханым.

Гөмбә үстерү өчен бина төзүне быел тәмамлап, тиешле шартлар булдырганнар. Бина җилләтелә, тиешле температура, дымлылык, яктылык саклана. Яз башында инде беренче уңыш куандырган.

Өй шартларында гөмбә үстерү бик күп финанс чыгымнары һәм физик көч сорый торган хезмәт икән. Мицелийларны суда 2,5 сәгать буе кайнатылган салам белән белән аралаштырып, капчыкларга тутырасы, аларны аерым залдагы шүрлекләргә урнаштырасы, шытым биргәч, икенче залга күчерәсе. Гомумән, тәүлек буе диярлек карап-тәрбияләп торасы. Уңышын көн дә җыеп урнаштырасы. Әмма Манаповлар зарланмый.

-Яңалыкка омтылудан, яңа эш башлаудан курыкмаска кирәк,- ди алар.- Әмма ирешкәннәребез- безнең тырышлык нәтиҗәсе генә түгел. Район башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын үтәгән Чулпан Хәнәфина, район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге һәм "Гарант" оешмасы белгечләре, банклар зур ярдәм күрсәттеләр.

Әлеге хуҗалыкта үстерелгән гөмбәләрнең өстенлеге - экологик яктан чиста булуларында. Сер түгел: табигатьне пычратулар дәвам итә, ә гөмбәнең үрчү һәм туклану өчен туфракта һәм һавада булган барлык матдәләрне - файдалысын да, зыянлысын да "йотуы" мәгълүм. Башка бер генә үсемлек тә агулы матдәләрне шулкадәр күләмдә сеңдерә алмый. Бигрәк тә заводлар, таш һәм тимер юл кырыйларындагы агачлыклардан җыелган гөмбәләр кеше сәламәтлеге һәм тормышы куркыныч. Ясалма шартларда үстерелгәне зарарсыз булуы белән аерылып тора. Вешенканың исә тәмле һәм туклыклы булуы, ит ризыкларын 60-80 процентка кадәр алыштыра алуы өстенә, файдалы үзлекләренең гаять күп булуы билгеле. Тикшеренүләр аның кеше һәм хайваннар организмыннан радиоактив элементларны чыгаруын, гепатит, холецистит, ашказаны җәрәхәтен кисәтү һәм дәвалауга сәләтле булуын, кандагы холестеринны киметә һәм кан басымын көйли алуын, организмның иммун системасын ныгытуын күрсәткән. Моңа ышанмый мөмкин түгел, чөнки бер төн эчендә үсеп чыкканлыктан, гөмбә элек-электән могҗизалы үсемлек булып саналган. Кайбер галимнәр аларны аңлы затлар исәбенә кертә хәтта.

-Гөмбәдән көн саен төрле ризыклар әзерлибез: пешерәбез, кыздырабыз, салатлар, соуслар ясыйбыз, тозлыйбыз, маринадлыйбыз. Рецептларны Интернет челтәреннән дә алам, -дип сөйли Гөлсинур ханым. - Составында башка гөмбәләрдәге кебек авыр эшкәртелә торган хитин матдәсе, гәрчич майлары булмаганлыктан, вешенка авырулар һәм балалар өчен дә зыянсыз. Үзебезнең 13, 10, 5 яшьләрдәге балаларыбыз бар, алар бу диетик ризыкларны яратып ашыйлар. Вешенканы хәтта чи килеш тә кулланырга була.

Манаповларның гөмбәләр турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләүләрен тыңлаганнан соң, аларның бу эшкә чын күңелдән яратып, бирелеп тотынганнарын аңладым. Районда мондый эшлекле кешеләрнең булуы -куанычлы хәл.

-Райондашларыбызга тазалык-саулык, муллык телибез. Тирә-юньдәгеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булып, башкаларның уңышларына сөенә белегез, яңа үрләр яулагыз. Һәм, әлбәттә, табыннарыгызда "Илдар Манапов" крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән, сәламәтлеккә файдалы гөмбә ризыклары торсын, -диделәр алар саубуллашып.

Томалап пешерелгән гөмбә

Вешенка гөмбәләрен турап, кәстрүлгә салырга. Алкалап туралган суганны сыер маенда кыздырып, гөмбә белән болгатырга. Берничә аш кашыгы су салырга, борыч сибеп, 20-25 минут томалап пешерергә. Аннары өстенә кыргычтан чыгарып, каймак белән болгатылган сыр, йомырка һәм ваклап туралган укроп салырга.

Бу ашамлык өчен 500 грамм гөмбә, 1-2 башлы суган, 30 грамм сыер мае, 1 йомырка сарысы, 100-150 грамм каймак, тоз, кара борыч, укроп кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X