Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар “әбиләр чуагы”н көтә

Көзнең беренче ае - сентябрьгә аяк басып, көннәр аз гына суытып җибәрүгә, күңел иләсләнеп әле алда булачак җылы кояшлы көннәрне - "әбиләр чуагы"н көтә башлый. Урамда кояшлы көз исе булса да, инде табигатькә куе, кырыс яңгыр болытлары "хуҗа". Җәй дәвамында ял иткәч, үзләренең нинди көчкә ия икәнлеген күрсәтеп кенә торалар...

Көзнең беренче ае - сентябрьгә аяк басып, көннәр аз гына суытып җибәрүгә, күңел иләсләнеп әле алда булачак җылы кояшлы көннәрне - "әбиләр чуагы"н көтә башлый.

Урамда кояшлы көз исе булса да, инде табигатькә куе, кырыс яңгыр болытлары "хуҗа". Җәй дәвамында ял иткәч, үзләренең нинди көчкә ия икәнлеген күрсәтеп кенә торалар алар. Аларны таратып, ялтырап - елмаеп бер генә көнгә кояш чыгуга, безнең күңелләрне генә түгел, күшеккән тәннәребезне дә җылы нурлары белән иркәләп алуга һәм анда-монда очкан пәрәвәзләрне күрүгә, "Әһә, әбиләр чуагы" башланды ахрысы", - дип куана башлыйбыз. Бу атна башында да көннәр матур торгач "әбиләр чуагы" килә дип сөенгән идек, ялгышканбыз икән: яңгырга китте, аннан суык җиле исеп күшектерде. Хәзер, әнә кояш янә җиһанны җылытырга тырыша.

Табигатьнең бер могҗизасы булган "әбиләр чуагы" бигрәк матур шул. Әнә, күзгә күренмәс рәссам кулы белән төрле төсләргә буялган кызгылт, сап-сары яфраклар лепердәшә-лепердәшә, алтын келәм булып җиргә коела, пәрәвәзләр оча, тирә-юньгә үзенчәлекле ис тарала.

Ни өчен "әбиләр чуагы" дип атала соң ул дисезме? Элек-электән көз башындагы мондый көннәрдә кояш хәтта карчыкларның да сөяген җылыта ала дигәннәр һәм бу үзенчәлекле исем шуннан чыккан. Икенче төрле мәгънәсе исә - бары тик хатын-кызлар гына җәйне кабат кайтару көченә ия, имеш.

Әйе, әбекәйләр, дәү әниләрнең куены кебек җылы, назлы, йомшак, рәхәт шул ул "әбиләр чуагы".

Өлкәннәр һәм синоптиклар, елның бу фасылы сентябрь азагы - октябрь башларында булып, безне кояшка, җылыга тиендерә ул, диләр. Әмма, күпме генә сөйләсәк тә, табигать синопиклар кушуы буенча түгел, ә үз кануннары белән эш итә. Ничек кенә булса да, күңел инде "әбиләр чуагы"н көтә.

Соңлама син, "әбиләр чуагы"!

фото: http://novostey.com/other/news442782.html

Лилия НУРГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукмаралылар әбиләр чуагы

erid: 2VtzqxWHLUk