Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форумда катнашты

Татарстанлылар моннан берничә атна элек "Президент белән бергә" дигән иҗтимагый хәрәкәткә берләшкәннәр иде. Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында оештырылган "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форумда исә ул яшьләр оешмалары инициативасы белән гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкын берләштерү, "Стратегия 2030", Президент программаларын, инициативаларын тормышка ашыруда катнашу. Форумга...

Татарстанлылар моннан берничә атна элек "Президент белән бергә" дигән иҗтимагый хәрәкәткә берләшкәннәр иде. Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында оештырылган "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форумда исә ул яшьләр оешмалары инициативасы белән гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкын берләштерү, "Стратегия 2030", Президент программаларын, инициативаларын тормышка ашыруда катнашу.

Форумга районыбыздан "Россия пенсионерлар союзы" гомумроссия җәмгыятенең Кукмарадагы җирле бүлеге рәисе Әлфинур Сабитова, "Бердәм Россия" сәяси партиясе төбәк бүлегенең "Яшь гвардиячеләр" һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре рәисе Нияз Хәсәнов, "Татарстан республикасының ирекле хәрәкәт үсеш үзәге"нең райондагы кураторы Рашад Каюмовлар да чакыру алды.

-Әлеге чарада төрле шәһәр һәм районнардагы 40тан артык иҗтимагый оешмадан 300гә якын делегат катнашты, - ди Нияз Хәсәнов. - Татарстанның предприятие һәм берләшмәләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, "Сәләт" фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм башкалар үзләренең чыгышларында республика лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясенең һәр Татарстан кешесе өчен яңа мөмкинлекләр ачуы хакында сөйләделәр, бүгенге көндә тормышка ашырылучы программаларны тагын да камилләштерергә кирәк булуына, республика үсешен саклап калу өчен берләшүнең мөһимлегенә басым ясадылар. Туган республикабызны тагын да үстерү, милләтара тынычлыкны саклау, Татарстанның лидерлык позицияләрен ныгыту өчен халыкның да бердәм булуы кирәк. Төбәкләрдәге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге дә нәкъ менә әлеге мәсьәләләргә юнәлдерелергә тиеш.

"Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форум кысаларында "Стратегия 2030", "Иҗтимагый киңлекне үстерү", "Татарстан: Эшлә. Укы. Уртаклаш. Үзгәр" дигән секцияләр дә эшли. Кукмаралылар исә "Достоевский" һәм "Толстой" залларында оештырылган "Татарстан: Эшлә. Укы. Уртаклаш. Үзгәр" дигән секциянең әңгәмә-дискуссияләрендә катнаштылар.

-Безне, 70ләп кешене, кабат дүрт төркемгә бүлделәр. Һәр командага модераторлар билгеләнде, билгеле бер темалар бирелде. Кемнәрдер мәрхәмәтлелек, хәйриячелек, ә кемнәрдер коммерцияле булмаган оешмаларның җәмгыятьтәге роле хакында әңгәмә куертты, - дип сүзен дәвам итә Нияз. - Без исә социаль эффектны ничек "үлчәү" хакында сөйләштек, проблемалардан чыгу юлларын эзләдек. Әйтик, республикага донорлар җитми икән, бу очракта нишләргә? Күпме донор булуын ничек ачыкларга? Һәркем үзенең тәкъдиме белән чыкты. Махсус бейджик, футболкалар, беләзек, күкрәк билгеләре таратуның нәтиҗәлелеген, төрле акция, проектлар оештыру, сораштырулар уздыруның да файдасы зур, дигән нәтиҗәгә килдек.

Республиканың стратегик социаль-икътисадый үсешенә беркем дә битараф булырга тиеш түгел. Форум "Президент белән бергә" дигән иҗтимагый хәрәкәтнең татарстанлыларга мөрәҗәгатен кабул итү белән төгәлләнде.

Әлфинур САБИТОВА, "Россия пенсионерлар союзы" гомумроссия җәмгыятенең Кукмарадагы җирле бүлеге рәисе:

-Татарстан ул - бик күп буын ата-бабаларыбыздан мирас булып күчеп килгән туган йортыбыз. Яшьләр алдында безнең төп бурыч - гомумйортыбызда яшәүче төрле милләт һәм дин кешеләре арасында дуслык һәм тынычлык җепләрен тагын да ныгыту, берләштерү.

Республикада утызга якын социаль президент программасы эшләп килә, зур масштаблы проектлар тормышка аша. "Президент белән бергә" хәрәкәте дә мөһим башлангычларга теләктәшлек итәргә әзер булган татарстанлыларны берләштерүгә юнәлдерелгән. Бары тик бердәм, дус команда булганда гына без барысын да булдырачакбыз. Форумнан да әнә шундый девиз белән ялкынланып, киләчәктә республикадагы иҗтимагый оешмаларның үзара теләктәшлек итеп эшләячәгенә ышанып, шул ук вакытта яшьләрнең активлыгына, алдынгы карашларына, киләчәкне күзаллауда үз фикерләре булуына куанып кайттым. Барыбыз бергә булганда - киләчәк өметле.

фото: http://sntat.ru/reportages/7237-v_tatarstane_sozdano_respublikanskoe_obshchestvennoe_dvizhenie_vmeste_s_preziden

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk