Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Сәгъдия апа инде икенче елын изге эшләр башкара

Сәгъдия апа Абдуләхәтованың изге эшләр башкарып йөрүе турында узган ел ук бер танышы шалтыратып сөйләгән иде. Ничектер очрашырга җай гына чыкмады. Быел менә Өлкәннәр көне алдыннан газета укучыларыбызны Сәгъдия апа белән таныштырырга уйладык. -И-и, кызым, кешегә сөйләр, мактаныр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен эшлим бит мин, "кәртечке"гә дә төшереп азапланмагыз,...

Сәгъдия апа Абдуләхәтованың изге эшләр башкарып йөрүе турында узган ел ук бер танышы шалтыратып сөйләгән иде. Ничектер очрашырга җай гына чыкмады. Быел менә Өлкәннәр көне алдыннан газета укучыларыбызны Сәгъдия апа белән таныштырырга уйладык.

-И-и, кызым, кешегә сөйләр, мактаныр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен эшлим бит мин, "кәртечке"гә дә төшереп азапланмагыз, - дип каршы алды безне Сәгъдия апа. Без эзләп тапканда поселокның Нур Баян урамындагы "Хәйрия" мәчетенең коймаларын буйый иде ул.

Көзнең пыскак яңгырлы, күшектерерлек җилле көнендә кемнең генә җылы өен калдырып, койма буяп йөрисе килер икән? Ә менә Сәгъдия апа үзенә бирелгән садака, хәйрия акчаларына, кайчагында аңа хөкүмәттән килгән "юл акчасы"н да өстәп, буяулар сатып алып, инде икенче елын күркәм эшләр башкара. Быел җәй көне Туеш зираты коймасының бер өлешен "яңартса", көзгә кергәч, "Хәйрия" мәчетенең коймасына тотынган. Ә узган ел исә ике ай дәвамында Туеш зиратындагы караучысыз калган чардуганнарны рәтләп, буясын буяп, кирәксез агачларны балта белән чабып, кисеп, зиратның бер өлешен тәртипкә китерә ул. Кемнең генә сабырлыгы һәм көче җитәр иде икән бу эшләргә?!

-79 яшемне каршы алам инде. Бакыйлыкка күчәр алдыннан тилмереп урын өстендә яткан, бер кашык су эчә алмаган танышларымны күреп, гыйбрәт алдым. Соңгы сулышым өзелгәндә Ходай мине ярдәменнән ташламасын, дип бу эшләрне башкарам мин, - дип сүзен дәвам итте Сәгъдия апа. - Туеш зиратында әби-байларым, әнием җирләнгән. Әниемнең чардуганын буярга баргач, күршедәге ташландык кабер күземә чалынды. Калган буяу белән аны буядым, шуннан китте инде...

Сугыш чоры баласы булганлыктан, яшьли тормышны җигелеп тарта башлый ул. Һөнәр училищесын тәмамлагач, 14 яшеннән Кукмара киез итек- киез комбинатына итек әйләндерүче булып урнаша. Егерме ике ел шунда хезмәт куйганнан соң, соңгы ике дистә елда 2нче урта мәктәптә идән юучы булып, "Пишмаш" оешмасында төрле эшләр башкарып лаеклы ялга чыга. Комбинатта эшләгәндә, 1952нче елларда, Татарстан Югары Советына депутат итеп тә сайлана . Димәк, яшь актив, тырыш була инде Сәгъдия апабыз. "Төп цехта эшләүче стахановчылар мине үзләренә алдылар да, бер дә җибәрәселәре килмәде һәм алар кул астында эшләдем, - ди ул. - Яшь булуыма карап тормыйча алар мине үз иттеләр, эшкә өйрәттеләр. Рәхмәт әйтеп, хәер-догамнан хәзер дә калдырмыйм үзләрен." Моннан 14 ел элек тормыш иптәше вафат булгач, күршеләренә ияреп, Кукмара мәдрәсәсенә йөри башлый Сәгъдия апа.

-Иртәнге сәгать 7дә китеп, кичке сәгать 4 тә кайта идем. Әмма башкалар шикелле үк күпме тырыша-тырыша укып, ятлап карасам да, башыма берни кермәде. Тырышлыгым өчен мөгаллимәләр таныклык та бирделәр үзе, - ди әңгәмәдәшем елмаеп. -Аллаһы Тәгаләдән дин гыйлеме алуда ярдәм итүен, зиһен бирүен елый-елый сорый идем. Менә бит, вакыты җиткәч, тагын укый башладым: "Хәйрия" мәчетендә дин сабаклары алам. Мең шөкер, төшендем инде хәзер. Һәр дәресне көтеп алам, буш вакытымда Аллаһым мине менә шушы юлда йөртә.

...Башка бик күп чордашлары шикелле үк, яшь чагында күргән авырлыклардан Сәгъдия апаның да кул-аяклары сызлыйдыр, югыйсә. Әмма ул зарланып, уфтанып яшәүчеләр кавеменнән түгел - әнә шулай үзенә күңел тынычлыгы булырдай эш белән мәшгуль. Безнең белән сөйләшеп алганнан соң да тагын үз эшенә тотынды ул. Аның әлеге саваплы гамәленә сокланырга гына кала.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk