Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада табылган җәнлек үләксәсе чупакабра баласымы?

Редакциябезгә поселокның Октябрь урамында яшәүче Рузинә Нигамәтҗанованың кызы Зинира: "Ишегалдыбызда бер билгесез җанварның кипкән үләксәсе пәйда булды, карап китегез әле", - дип шалтыратты. Әлбәттә, шунда ук әлеге адрес буенча барып, аны фоторәсемгә төшердек, нинди хайван булганын ачыклау өчен Кукмара ветеринария берләшмәсе белгечләренә дә мөрәҗәгать иттек. Рузинә ханым әйтүенчә, әлеге үләксәгә...

Редакциябезгә поселокның Октябрь урамында яшәүче Рузинә Нигамәтҗанованың кызы Зинира: "Ишегалдыбызда бер билгесез җанварның кипкән үләксәсе пәйда булды, карап китегез әле", - дип шалтыратты. Әлбәттә, шунда ук әлеге адрес буенча барып, аны фоторәсемгә төшердек, нинди хайван булганын ачыклау өчен Кукмара ветеринария берләшмәсе белгечләренә дә мөрәҗәгать иттек.

Рузинә ханым әйтүенчә, әлеге үләксәгә ул иртәнге якта ишегалдында тап була. Бәйсез йөрүче Мухтар исемле этләре каяндыр табып хуҗаларына "күрсәтә" аны.

-Узган ел яз көнне 30 баш үрдәк алган идем, барысы да үлеп беттеләр. Нәрсәдер канын гына суырган, мин чыгышка тәгәрәп яталар иде, -ди Рузинә апа. - Шушы хәлләр белән бәйле берәр хайван булмадымы икән?

Хәтерләсәгез, үткән елларда да халык теленә чупакабра дип кереп калган билгесез җанварның, райондагы төрле хуҗалыкларга кереп, шулай ук поселокның Октябрь урамындагы хуҗалыкта булып, тавык-чебеш, куяннарны үтереп, каннарын эчеп китүләре турында язмалар әзерләгән идек. Рузинә апа да сөйләгәч, әлеге хайван үләксәсе дә гадәти күренмәгәч, без аны экспертиза ясату өчен үзебез белән алдык.

Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Нургали Гарипов, эпизоотолог Элвиз Фәйзуллиннар үләксәне күрүгә үк: "Бу мәченеке булырга тиеш, үлгәч, гәүдәсе шундый шартларга туры килгән, нәтиҗәдә таркалмаган",- дигән фикерне әйттеләр һәм тагын да тәфсилләбрәк тикшерү өчен аны берләшмәгә алып киттеләр.

Шул ук көнне алардан рәсми нәтиҗәне дә алдык. "Мумияләшкән 5-6 айлык песи баласы гәүдәсе", дип язылган иде анда. Шулай да, әлеге серле табылдыкның гәүдәсен Зинира тагын да тирәнрәк итеп өйрәнү өчен башка экспертларга да мөрәҗәгать итәсен әйтеп, үзенә кире алырга теләк белдерде. Башка төрле нәтиҗә булса, тагын хәбәр итәрбез әле.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk