Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада “Шартлы рәвештә хөкем ителгән - бурычлы” операциясе барды

Безнең районда теге яки бу җинаяте өчен шартлы рәвештә хөкем ителеп тә, моннан тыш та бурычлары җыйналган 33 кеше исәптә тора. Суд приставларыннан алынган мәгълүматлар буенча аларның барлыгы биш миллион сумга якын әҗәтләре җыелган. Алар арасында 200-300 мең сум бурычлары булганнары да шактый. Җәзаларны үтәү инспекциясенең өлкән инспекторы Айнур Фазылҗанов,...

Безнең районда теге яки бу җинаяте өчен шартлы рәвештә хөкем ителеп тә, моннан тыш та бурычлары җыйналган 33 кеше исәптә тора. Суд приставларыннан алынган мәгълүматлар буенча аларның барлыгы биш миллион сумга якын әҗәтләре җыелган. Алар арасында 200-300 мең сум бурычлары булганнары да шактый.

Җәзаларны үтәү инспекциясенең өлкән инспекторы Айнур Фазылҗанов, район суд приставлары хезмәткәрләре Илнур Габбасов, Марат Камаловлар белән әҗәтлеләрне барлап чыгу өчен рейдта булып кайттык. Алар белән очрашуыбызның максаты - бурычларын түләмәгән очракта аның әче камыр кебек "күпереп" көннән-көн арта баруын аңлату, түләү юлларын бергәләп эзләү иде. Юлыбызны иң элек "Чиста шәһәр" оешмасыннан башладык.

Пенсия яшендә булган Валерий Федотовның моңа кадәр дәүләткә бурычы күп булмаган - 1200 сум (биш штраф күләме. авт) гына. Булган штрафларын вакытында түләмәгән өчен аңа җәмәгатьчелек суды тагын бер мең сум штраф өстәп куйган. Штрафларны хәзер суд приставлары аша түләттерергә туры килгәнлектән, 2200 сум акча шактыйга артып, җиде мең сумга якын җыелган. Үзе, хатыны белән баласын кыйнаган өчен суд тарафыннан хөкем ителеп, мәҗбүри эшкә тартылган. Димәк, эшләгәне өчен хезмәт хакы да ала алмый: дәүләт хисабына китеп бара. Ә штрафлар күләме арта.

-Пенсиямнән түләр идем, аны хатыным ала. Мин ничек итеп ул әҗәтләремнән котылырга да белмим инде, - диде ул аптырап.

Суд приставлары: "Моннан чыгу юлы бер генә, айлык пенсиясеннән булган сумманы тотып калу турында район пенсия фонды идарәсенә без хат язарга тиеш булабыз", - дип белдерделәр. Нишлисең, закон нигезендә булгач, Валерий Федотов бу тәкъдимгә каршы килә алмый.

Ә менә аның белән бергә утын кисүче Богдан Турта яшь кеше әле. Ул 420 сәгатькә мәҗбүри эшкә тартылган. 500әр сумлык штрафларын вакытында түләмәгән өчен аңа җәмәгатьчелек суды тарафыннан ике көнлек арест билгеләнгән булган. Тиешле көннәрне утырып чыкканнан соң, Богдан инде бурычларыннан котылдым, дип уйлаган. "Элек бит арест яки штраф кына иде, хәзер икесенең дә гамәлдә икәнен белмәдем", - диде ул. Хәзер исә суд приставлары да "эшкә тотынгач" тагын күпмедер күләмдә акча чыгарасы була.

-Иртәгә үк 500 сум акчаны кертеп түлим, калганын әз-әзләп биреп бетерермен, - дип ышандырды ул.

Киләсе тукталыш - "Аккош" кибете. Күптән түгел генә бирегә төрле эшләр башкаручы булып урнашкан Фәннур Гәрәевның 175 мең сумга якын алимент акчасы җыелган. Аның ай саен артып барганлыгы беркемгә дә сер түгел. Түләмәгән өчен ул суд тарафыннан төзәтү эшләренә тартылган, әмма моның кадәр әҗәтен Фәннур кайчан, ничек түләп бетерәчәген үзе дә күз алдына китерә алмый, ахрысы. 6 мең сумлык айлык хезмәт хакының бер өлеше алиментка китеп барса да, Фәннурның "баткаклыкка батуына" исе китмәскә ошап тора. Әмма барлык бурычларың өчен иректән мәхрүм итеп тә куйсалар - терсәк якын булыр да, тешләп булмас.

Берничә тапкыр хөкемгә тартылган кукмаралы Илдус Мөхәмәтшиннын исә алимент бурычы тагын да күп - 400 мең сумга якын. Үзен күреп сөйләшү өчен өенә дә барган идек, әнисе: "Кичә чыгып киткәннән бирле кайтканы юк әле", - диде. Димәк, Илдус та төзәлү юлына басарга, иртәме-соңмы бу бурычларның барысын да түләргә туры киләчәген уйламый...

фото: http://40online.ru/news/?page=217

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk