Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада сарык асрау белән кызыксынучылар да бар әле

Итекчеләр төбәге булган Кукмарада төп чималны - сарык йонын читтән сатып алалар. Соңгы елларда районыбызда сарык асрау белән шөгыльләнүчеләр нигә кимеде? Аңа игътибар артса да, инновацион технологияле, глобаль мәгълүматлы 21 гасырда күпләп сарык асрауга әйләнеп кайта алырбызмы? Бу хезмәт әле дә керемлеме? Әлеге сорауларга җавап табу өчен сарык асрауның нечкәлекләрен...

Итекчеләр төбәге булган Кукмарада төп чималны - сарык йонын читтән сатып алалар.

Соңгы елларда районыбызда сарык асрау белән шөгыльләнүчеләр нигә кимеде? Аңа игътибар артса да, инновацион технологияле, глобаль мәгълүматлы 21 гасырда күпләп сарык асрауга әйләнеп кайта алырбызмы? Бу хезмәт әле дә керемлеме? Әлеге сорауларга җавап табу өчен сарык асрауның нечкәлекләрен өйрәнеп карадык.

Сарык караган өчен - "Москвич"

Кем әйтмешли, һәр нәрсәнең башында тарих ята. Әле моннан 20 еллар чамасы элек районыбызда 16 хуҗалыкта 26 мең баш сарык асралган. Совет заманында район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеген җитәкләгән Роберт Хәбибрахманов әйтүенчә, шуларның бишесе иң алдынгылар рәтендә йөргән: "Россия", "Коммунизмга", "Татарстан", "Дружба" һәм "Маяк".

-Нәсел сыйфатын яхшырту, йонның күләмен, сарыкларның авырлыгын арттыру өчен әлеге колхозларга Австралия, Новосибирскидан ук нәселле тәкәләр кайтарыла иде. Итен Казан һәм Шәмәрдәндәге комбинатларга тапшырсак, йонын - сукно, трико, драп ясау өчен Казанның беренче эшкәртү фабрикасына озата идек. Нәзек, озын булганлыктан, ул йоннар итек басарга яраклы булмады. Безгә Казанның ветеринария институтыннан фәнни хезмәткәрләр кайтып, нәселле сарыкларны үрчетү программасы нигезендә тәҗрибәләр үткәрәләр иде, - дип сөйләде ул.

Гомерен терлекчелеккә багышлаган Шәрифулла Бикмөхәммәтов исә заманында "Россия" хуҗалыгында 5 меңгә якын нәселле сарык асралуын әле дә хәтерли. Үзенә 75 яшь булса да, ул бүген дә әлеге хуҗалыкта хезмәт куя: сыерлар сава. Ә колхозга эшкә ул 12 яшендә, әнисенә ияреп килгән булган.

-Сарыкларның йонын башта кул белән алдык, аннары машинага көйләделәр. Күңелле иде ул заманнар. Хәзер керем кимегәндер, тиресен дә юк кына бәягә җыялар бит, - диде Шәрифулла абый. Заманында сарык асрауга керткән хезмәте өчен "Москвич" машинасы, ВДНХның алтын медале, тагын әллә никадәр бүләкләр алган булган ул...

-Чуллы һәм Туембаш авылларын берләштергән "Татарстан" колхозында да 2500 сарык бар иде. Без исә йонны Кукмараның әзерләүләр конторасына, итен Нократ Аланы шәһәрендәге ит комбинатына озата идек. 1990 еллардан соң хуҗалыкта сарыклар саны кими башлады. Туембашта хәзер дә "Атказанган колхозчы" исемен йөртүче терлекчеләр исән-имин яшиләр, - диде безгә биредә ферма мөдире булып эшләгән Галия Гыйниятуллина.

Сарык тиресен 2 мең сумга

Бүген районыбызда күпләп сарык асраучы берничә фермер бар. Әйтик, Иске Кенәдән - Юрий Федотов-Яканаев, Ташлы-Елгадан - Назыйм Хәбибрахманов, Аш-Буҗидан - Рамил Корбанов, Янсыбыдан - Шәйхелислам Гайфетдиновлар...

Ташлы-Елгада яшәүче Назыйм Хәбибрахманов сарык асрау белән узган ел гына шөгыльләнә башлаган. Эшне "Прекос" токымлы 20 ана сарык һәм 1 тәкә алып башлап җибәргән. Хәзер сарыкларының саны 47гә җиткән.

-Нәселле булгач, сарыкларның йоннары да югары сортлы. Аны елга бер, июнь аенда алабыз. Әмма нәзек булганга ул итеккә бармый, узган ел мендәр, юрганнар ясау өчен Кукмара киез-итек киез комбинатына тапшырдым. Әйе, районда сарыклар саны кимеде хәзер. Узган ел гына авылыбыз көтүенә 25 сарык чыкса, быел берәү дә күренмәде. Күрше авыл көтүендә дә берничә сарык кына йөргән.

-Ә сезне сарык асрауның кайсы ягы кызыктырды?

-Минем яшьтән үк терлекчелек белән шөгыльләнергә хыялым бар иде. Тәвәккәлләп, бер күрше районның күмәк хуҗалыгыннан сарыклар алып кайттым. Безнең район җитәкчелеге исә сарык фермасы төзү өчен 1,5 гектар җир бүлеп бирде. Бирегә инде электр уты баганалары куйдырдым.

-Сезнеңчә, авыл халкы күпләп сарык асрап акча эшли аламы?

-Әлбәттә! Күңел биреп тырышканда, таулар күчерергә була. Әмма нинди генә хезмәттә дә башны эшләтергә кирәк. Һәр тармакка: "Бу миңа нинди табыш китерә?" - дип карыйсы. Хәзерге заманда хезмәтне акчага әйләндерүнең юллары күптөрле. Әйтик, сатуда сарык итенең килограммы 250 сумнан башлана. Бер сарыктан якынча 30 килограмм ит чыга. Тиресенә килсәк, кибеттә кытайның ясалма тиресе 5 мең сум йөри. Ә ник без табигый тирене 500 сумга эшкәрттереп, 2 мең сумга сатмаска тиеш, ди? Тагын сарыкның тизәге дә атныкыннан соң икенче урында тора, аның белән дә акча эшләргә мөмкин. Шулай ук йоныннан мендәр, юрган ясап, 600-800 сум табыш алырга була. Сыердан аермалы буларак, бүген сарык асрау кулайрак. Чөнки аның өчен зур фермалар, тирес чыгару, сөт саву, суыту, саклау җиһазлары кирәкми. Аннары хәзер "хәләл ризык" куллану киң таралды бит. Кешенең сыйфатлы, табигый продукция ашыйсы килә. Кешене үртәп, "сарык" дип ник әйтәләрдер, анысын белмим, әмма аңардан да акыллырак мал юктыр дип уйлыйм. Ул пычрак су эчми, печәнне дә сайлап кына ашый. Хәләл, чиста ит - шулардан башлана да инде.

-Авылда эш юк дип әйтүчеләргә ничек карыйсыз?

-Авыл кешесе үзгәрде хәзер: сөтне, майны кибеттән тартмада сатып ала. Кыяр-помидорга да базарга йөри. Ә татар халкы элек-электән терлек асраучы булган ул. Шуңа күрә мал тоту беребезгә дә ят шөгыль түгел. Өстәвенә, хәзер сарык итен яратып алалар. Саткан кешегә урын җитә, һәркемнең үз клиенты. Башкаларга: "Рәхим итеп, сарык асрагыз!" - гына диясе килә: без конкурентлар түгел, ә коллегалар, - дип сөйләде Назыйм абый.

Скандинав стилендәге ферма

Юрий Федотов-Яканаев та сарыкчылык белән узган елдан башлап шөгыльләнә. Ул республика авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән федераль программада катнашып, грант откан. 37 сарык алып җибәргән булган, хәзер аларны 60 башка җиткергән. Бизнес-планы буенча 5 ел эчендә аларның саны 180 башка җитәргә тиеш икән.

-Минем бер яраткан сүзем бар: шашлык ясау һәрвакыт табышлы кәсеп. Хәзер халык читтән кайтарылучы тавык ботларыннан туйды. Әгәр җиһазлар алырга, эшчеләргә хезмәт хакы түләргә көчтән килә икән, сарык итен чиләкләрдә, ярымфабрикат рәвешендә дә эшкәртеп сатарга мөмкин. Аннары Казандагы хәләл кафеларны да тәэмин итмәкче булам. Анда танышлар юнәттем инде. Корбанлыклар белән дә шактый акча эшләргә була. Шунысы гына кызганыч, күпләр сарык асрауның керемле булуына ышанып җитми. Халыкның хәзер аз вакыт эчендә, тир түкмичә генә, зур байлык туплыйсы килә. Тик андый хәл бер бизнеста да була алмый шул. Эшне җайга салганчы, иң элек үзеңә чыгымнар түгәргә, көн-төн баш күтәрмичә эшләргә кирәк, - диде ул.

Иң кызыгы - Юрий бернинди югары белем алмаган. Әмма табигатьтән бирелгән җыр-моңга сәләте бар аның. 15 ел элек "Кна Вел" ансамбле белән Финляндиягә фестивальгә баргач, аңа заманча гаилә фермаларын күрү насыйп булган. Һәм үз фермасын да ул нәкъ шулай, скандинав стилендә торгызган: 1,4 метрлы стеналар, тәбәнәк түбә. Биредә түбәне тишеп ясалган тәрәзә - яктылык, вентиляция бурычын үти. Ә авыл халкына пай җирләре өчен бирелә торган печән-ашлыкны ул үзенә сатып алган. Сарык көтүе йөртү өчен 85 гектар җир арендалаган... Юрийның сарык асрау буенча тәҗрибәсен өйрәнү өчен бирегә атна саен кунаклар килә икән.

-Гаиләмә рәхмәт, эшкә тотынганда аларның ышанычы булышты, - ди ул. - Әнием көн дәвамында: "Әле сарыкларны ашаттыңмы?" - дип борчылып сорап тора. Безнең илдә салымнар гына зуррак шул: елына 37 мең сум түлисе. Авыл хуҗалыгында бераз ташламалар булса иде ул, - диде Юрий.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

фото: http://agronovator.ua/tiu/ternopol/cat_279/gr_295/archive/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk