Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада котельныйлар ягу сезонына әзер

Ягу сезоны башланырга иртә әле. Әмма Россиядә кыш, гадәттәгечә, көтмәгәндә, ягулык системаларын, котельныйларны җан-фәрман ремонлаганда башлана да, бар халыкның кәефен боза. Кукмара "Инженерлык челтәре" оешмасы карамагындагы ун квартал котельные булып, шуларның өчесендә (Ленин урамы, 24; Тимер юл урамы, 18; Степан Разин урамы, 79) ремонт эшләре тәмамланган, байтак кына җирдә җылылык...

Ягу сезоны башланырга иртә әле. Әмма Россиядә кыш, гадәттәгечә, көтмәгәндә, ягулык системаларын, котельныйларны җан-фәрман ремонлаганда башлана да, бар халыкның кәефен боза.

Кукмара "Инженерлык челтәре" оешмасы карамагындагы ун квартал котельные булып, шуларның өчесендә (Ленин урамы, 24; Тимер юл урамы, 18; Степан Разин урамы, 79) ремонт эшләре тәмамланган, байтак кына җирдә җылылык трассалары да алмаштырылган. Барлык операторлар белемнәрен күтәреп, имтихан тотканнар.

Квартал котельныйларында җылытылган су кулланучыларга барып җиткәнче озын юллар үтеп, югалтуларга дучар була. Шуңа күрә хөкүмәтебез автоном (һәр бина өчен аерым), блоклы котельныйлар һәм һәр фатир өчен ике контурлы котеллар кую сәясәтен алып бара. Киләсе елга квартал котельныйларының саны тагын да азаясына шик юк.

Заманында коммуналь хуҗалыктан аерылып чыккан "Җылылык МБУ" оешмасы бетерелгәч, "Инженерлык челтәре" районның авыл җирлекләрендә таралган 41 эреле-ваклы учреждение котельныйларына да хезмәт күрсәтә. Хәзерге көндә объект хуҗалары белән берлектә аларда кызу эш бара.

Өч тәүлек буе температура плюс 8 градустан ким булса, ягу сезоны башлана, диләр. "Инженерлык челтәре" директоры Наил Гыймадиевтан:

-Сентябрь башында суытып җибәрсә, котельныйлар эшли башлармы? - дигәч.

-Без алдагы ягу сезонына әзер, - диде.

Ә җылылык бәясе узган елгыдан 12 процентка күтәрелеп, бер гектоколориясе быелгы сезонда 1310 сум торачак.

Азат САБИТОВ

фото: http://www.doma-derevyannye.ru/inzhenernie-raboty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X