Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада исерек ананың өч айлык кызын вакытлыча район дәваханәсенә урнаштырганнар

Моннан берничә көн элек район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан 3 айлык Гүзәл Исламова (исем-фамилиясе үзгәртелде) китерелә. Исламовлар тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләр исемлегендә торганлыктан, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аларны даими күз уңаенда тоталар, өйләренә тикшерү белән баралар, балаларын...

Моннан берничә көн элек район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан 3 айлык Гүзәл Исламова (исем-фамилиясе үзгәртелде) китерелә. Исламовлар тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләр исемлегендә торганлыктан, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аларны даими күз уңаенда тоталар, өйләренә тикшерү белән баралар, балаларын ничек тәрбияләүләре белән кызыксыналар. Чираттагы тикшерү барышында - үткән җомгада кечкенә Гүзәлнең әнисе исерек хәлдә булганлыктан, социаль хезмәткәрләр сабыйны дәваханәгә китерергә мәҗбүр булалар да инде.

-Кичке сәгать алтылар тирәсендә без бу гаиләнең ишеген шакыдык,- ди социаль эшләр буенча белгеч Алия Манапова. - Ишекнең биген биш һәм алты яшьлек ике кыз баланың берсе урындыкка басып ачты. Әниләре диванда исерек килеш гырлап йоклый, 3 айлык бала коляскада елап ята иде. Өйдә телевизор эшләп утырган тавышка да, безнең эндәшүләргә дә әниләре уянмады. Гаилә башлыгы исә каядыр эштә иде. Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре ике кыз баланы "Кояшкай" приютына алып киттеләр, ә өч яше тулмаган балалар приютка алынмаганлыктан, Гүзәлне дәваханәгә урнаштырдык.

Кечкенә Гүзәлнең дәваханәгә китерелү тарихын ни өчен җентекләп сөйләдекме? Чөнки үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә Гүзәл кебек вакытлыча урнаштырылган сабыйларга кием -салым, памперслар җитми икән.

-Безгә, гадәттә, андый балалар өсләрендәге бер кат эчке кием белән генә китерелә, аларны алмаштырырлык бернәрсәләре дә булмый , - ди балалар бүлеге мөдире Гөлнара Хуҗина. - Шуңа күрә без өйдән үз балаларыбыздан калган киемнәрне дә алып килергә мәҗбүрбез. Сабыйларны алып калып та, ашатсак, тәрбияләсәк тә, дәваханә бюджетында андыйлар өчен шәхси гигиена әйберләренә акча каралмаган. Райондашларыбыз арасында мондый сабыйлар өчен бәлки сөт бутылкалары, памперслар, эчке киемнәр, колготкилар алып килеп бирүчеләр булыр. Гүзәл кебекләр бүлеккә еш китерелә. Ә сабыйның кайчан кире гаиләсенә кайтуы хәзергә билгесез.

Изге Рамазан ае бара. Арабызда сәдака акчаларын кая куярга, кемгә тапшырырга ныклы карарга килмәүчеләр дә әле бардыр. Бәлки табибәнең үтенечен аяк астына салмыйча, бер гөнаһсыз сабыйларга ярдәм итүчеләр дә табылыр?!

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: http://nashkiev.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk