Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада да сингапурлыларча укыйлар

Мәгариф өлкәсе - яңалыкларга иң бай тармакларның берсе. Яңа мәгълүмати технологияләргә, электрон журнал, көндәлек, унберенче сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханы, ә тугызынчыларда дәүләт йомгаклау аттестациясе кертелүгә инде күнегеп киләбез. Әле күптән түгел генә "Укытучылар Сингапур укуларын үзләштерә", - дигән хәбәр дә килеп иреште. Моны ничек аңларга? Сингапур укулары гадәти укытудан ни...

Мәгариф өлкәсе - яңалыкларга иң бай тармакларның берсе. Яңа мәгълүмати технологияләргә, электрон журнал, көндәлек, унберенче сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханы, ә тугызынчыларда дәүләт йомгаклау аттестациясе кертелүгә инде күнегеп киләбез. Әле күптән түгел генә "Укытучылар Сингапур укуларын үзләштерә", - дигән хәбәр дә килеп иреште. Моны ничек аңларга? Сингапур укулары гадәти укытудан ни белән аерыла? Бу хакта район мәгълүмати-методик үзәк директоры Диләрә Ганиева түбәндәгеләрне сөйләде:


-Бездәге традицион дәресләрдә сыйныф үзәген - укытучы, ә Сингапур укуларында укучылар алып тора. Укытуның әлеге төрендә балаларны коллективта тәрбияләү максаты куела, - ди ул. - Мәктәп укучыларында уйлау, фикерли, анализлый белү сәләте, креативлык булдыру, кызыксынучанлыкларын арттыру, көндәлек тормыштагы төрле проблемалардан чыгу юлларын табарга өйрәтү - бүгенге көндә заман укытучысының төп бурычларының берсе. Моңа ирешүдә әлеге технологиянең төп дүрт принцибы ярдәм итә. Менә алар: бертигез катнашу, үзара уңай бәйләнеш, шәхси җаваплылык, берьюлы тәэсир итү.


Республикабыз инде берничә ел Сингапурның Educare ширкәте белән хезмәттәшлек итә. Быел август аенда әлеге компания укытуның актив формаларын өйрәтү буенча тренинглар уздырды. Безнең районнан да тугыз методист әлеге укуларда катнашып, тренер таныклыгы алып кайтты. План нигезендә өч елда барлык мөгаллимнәргә дә әлеге курсларны үтү бурычы куела. Шуның өчен без яңа төр белем һәм күнекмәләрне мәктәп укытучыларына төшендерә башладык инде. Укытуның беренче этабында районның 10 мәктәбеннән барлыгы 420 укытучы катнашты. Алар ике көн дәвамында заман таләпләренә туры китереп дәресләр уздыру, дәрес программаларын тагын да яхшырак үзләштерү өчен кулланылучы актив структураларны өйрәнделәр.


Тренингларда укытучылар балалар ролен үтәде. Алар дәресләрдә тыңлаучы гына түгел, ә катнашучы да иде. Дәресләрдә төркемләп тә, кара-каршы утырып та биремнәр үтәлде. Әйтик, укытуның "Mix Pair Share" (Микс - Пэа - Шэа) төрендә балалар музыка астында төрле хәрәкәтләр ясый, бии, бүлмә буйлап йөри. Көй туктагач, укытучы иң элек парлашырга куша, алга таба дәрес темасы белән бәйле сораулар бирелә. Укучылар биремне утырып түгел, ә баскан килеш үтәргә тиеш. Чөнки басып торганда баш миенә кислород яхшырак килә, димәк, акыл эшчәнлеге дә арта, нәтиҗә дә югары була. Әлеге структураны барлык дәресләрдә дә куллану отышлы.


Әти-әниләр арасында: "Яңа төр укыту БДИга йогынты ясамасмы соң?" - дип сораучылар да булды. Юк, әлбәттә. Сингапур укуларында да шул ук тестлар кулланырга мөмкин. Һәр укытучы дәрескә балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып әзерләнә. Сингапур укуында структураларның төрләре бик күп. Һәр укытучы үз фәненә кагылышлы, үзе өчен отышлы булган структураны сайлап алып эш итә. Әйтик, гуманитар фәннәрдә "Timed - Pair - Share" (Таймд - Пэа - Шэа) структурасыннан файдаланырга була. Билгеле бер вакыт эчендә укучылар укытучы биргән сорау белән бәйләп үз фикерләрен җиткерергә тиеш. Бу очракта бер-береңнең җавабын тыңлый белү дә сорала. Чөнки синнән алдагы укучыларның да җавабын кабатларга кирәк булачак.


Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә укыту-тәрбия эшен оештыруда да системалы эшчәнлеккә якын килү технологиясе ята. Структуралар нәкъ менә шушы технология принципларына нигезләнгән. Әлеге төр укыту алымы инде мәктәпләргә кертелде.
Сингапурларча укыту структурасы алга таба барлык белем бирү учреждениеләрендә киң кулланылыш табар, дип ышанабыз.











Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X