Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада 13 яшьлек балалар мотоциклда йөри

Җәй көне авыл халкы өчен иң уңайлы, ягулыкны иң аз сарыф итә торган транспорт, әлбәттә, мотоцикл. Әмма статистикадан күренгәнчә, иң күп бәла-казаларга очраулар да нәкъ менә мотоциклчылар белән бәйле икән. Агымдагы елның алты аенда районда мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында 4 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, ә 4се...

Җәй көне авыл халкы өчен иң уңайлы, ягулыкны иң аз сарыф итә торган транспорт, әлбәттә, мотоцикл. Әмма статистикадан күренгәнчә, иң күп бәла-казаларга очраулар да нәкъ менә мотоциклчылар белән бәйле икән. Агымдагы елның алты аенда районда мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында 4 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, ә 4се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

-Өлкәннәр һәм махсус транспорт йөртү таныклыгы булганнар гына түгел, ә балигъ булмаганнар да мотоцикл руле артына утыра, - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт иснпекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Бәхетсезлек очракларының күбесе техник тикшерү узмаган, төзек булмаган техникада йөрү нәтиҗәсендә килеп чыга да инде. Кайбер авылларда 13-14 яшьлек мотоциклчы малайларны да очратырга була. Шунысы аянычлы: әти-әниләр балаларының әлеге төр транспорт белән чуалуына "бармак аша" карый. Шуңа да игътибарсызлыкның ахыры күп вакыт аяныч тәмамлана.

Укучы балаларның мотоцилда йөрүләре хакында ишеткән булса да, очратканыбыз юк иде әле. ЮХИДИ инспекторы Нурсил Мортазин, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегеннән Айрат Богданов, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе Альбина Мусиналар белән берлектә кайбер авылларга ясалган махсус рейдтан соң, берсеннән-берсе кечкенә мотоциклчыларны да, тиешле таләпләрне, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче, әмма закон белүләре белән масаючы кайбер "текә" Кукмара аграр көллияте егетләрен дә үз күзләребез белән күреп кайттык.

Янилдәге көллияттә белем алучы күрше-тирә авыл егетләренең барысы да диярлек укырга мотоцикл, мопед белән йөри икән. Аңлашыла да: ишегалдында транспорт була торып, кемнең җәяү йөрисе килсен?! Авыллар арасындагы чакрымнар да шактый. Шуның өчен төзекме ул, юкмы - карап тору юк, кабызалар да чыгып чабалар. Әнә бит "Восход" мотоциклына утыручыларның да башларында каскалары юк. Егетләрнең берсенә - 17, икенчесенә быел 18 яшь тула икән.

-Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтибез, әмма бу юлы каска кияргә онытканбыз, - дип акланалар алар.

Әгәр каска чынлыкта бар икән, мотоцикл яныннан берничек ерак китми бит инде ул, егетләр. Әнә бит, быел беренче курсны тәмамлаучы Нияз Сәйфетдинов, Фәрит Хәйруллин, Инсаф Гариповлар башларына да шлем кигәннәр, тиешле документлары, үзләре белән паспортлары да бар. Ә менә егетләрне башкаларга да үрнәк итеп куярлык. Икенче бер мопедчының да бар документлары тәртиптә иде, әмма пассажиры каскасыз. Бу - шулай ук кагыйдә бозу.

-Әгәр пассажир белән ул-бу хәл булса, моның өчен руль артына утыручы җавап бирә. Бәхетсезлек очрагы үлем-җитем белән кабатланса, иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр, - ди ЮХИДИ инспекторы Нурсил Мортазин.

Инспекторның аңлатмасын, үгет-нәсыйхәтен ишетергә теләмәде егетебез, өстәвенә беркетмә тутыру өчен тиешле мәгълүматлар бирүдән дә баш тартты. 17 яшьлек пассажирының исә Малмыж районы Яңа Смәел авылына кайтуы.

-Тау менгәнче генә утырып барыйм, дип уйлаган идем. Аның бер гаебе юк, - дип дустын һәрьяклап якларга теләде ул.

Әмма закон бар кешегә дә бертөрле. Гаепле кеше үз җәзасын алырга тиеш. Тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән егетләрнең барысына да штраф язылды, өстәвенә мотоциклларын да эвакуатор ярдәмендә алып китәргә туры килде.

Югары Чура авылына килеп керүгә "Минск" мотоциклына утырган кечкенә малайларны күргәч, аларга тагын бер яшьтәшләре килеп кушылгач, гаҗәпләнүнең чиге булмады. Балаларның өчесе дә Югары Чура мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары.

-Без мотоцикл белән дустыбыз янына гына барган идек, зур юлга чыкмыйбыз бит, - дип малайларыбыз бер-бер артыл елап җибәргәч, хәтта үзебезнең дә күңелләр тулды.

Мәктәптә укулар тәмамланып, каникулга киткәндә укытучыларның юл йөрү кагыйдәләрен аңлатулары, мотоциклга утырырга ярамаганлыгын да сөйләделәр алар. Әмма ни өчен авыл урамында башка балалар шикелле велосипедта түгел, ә мотоциклда йөрүләренең сәбәбен күз яшьләре белән генә аңлаттылар. Нишлисең бит, малайларга номеры булмаган, теркәлү узмаган мотоцикл үз гомерләренә караганда кызганыч. Хәер, аңлап та бетермиләрдер, бик кечкенә шул әле алар...

Эвакуаторга әлеге балаларның да мотоцикллары өстәлде. Иң яраткан уенчыкларын тартып алган сыман, безгә нәфрәт белән күзләрен мөлдерәтеп карап торучы малайларны күрү бу мизгелләрдә аеруча кызганыч иде. Әмма һәрнәрсәнең үз вакыты. Тиешле яшьләре җиткәч, мотоциклга да, автомобиль руле артына да утырырлар. Әлегә аларның болынлыкта футбол тибеп, су буенда балык тотып, велосипедта узышыр вакытлары...

Альбина Мусина, балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе:

-Рейд вакытында әти-әниләргә карата да 4 беркетмә төзелде. Чөнки үзләренең балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен ата-аналар җавап бирә. Мопед, скутерлар алганчы, ул-кызларыгызны берәр шәһәргә алып барып, тарихи һәйкәлләр белән таныштырып кайтсагыз, ял лагерьларына җибәрсәгез, күпкә файдалы бит. Бер скутерның бәясе якынча 60-70 мең сум булуын исәпләсәк, әлеге акчага берьюлы әллә ничә шәһәрне урап кайтырга була. Махсус комиссия тарафыннан районга чакырылып, балаларыгыз өчен кызарганчы, аларны күз уңында тотып, һәр адымнарын контрольдә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара балалар мотоцикллар

erid: 2VtzqxWHLUk