Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарабызның тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган укыту әсбабы

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы "Туган як тарихы" курсы буенча программа, укыту-методик комплектлары әзерләүчеләр арасында конкурс игълан иткән иде. Бәйгедә район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров җитәкчелегендә төзелгән "Кукмара төбәге тарихы" дигән укыту әсбабы да җиңү яулады.

Проектны эшләүдә, методик ярдәм күрсәтүдә районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры Йолдыз Гыймадиева һәм Манзарас урта мәктәбенең рус теле укытучысы Сәвия Фәсхетдиноваларның өлеше аеруча зур була. Укыту-методик комплекты белән тулырак таныштыру өчен редакцион совет әгъзасы Йолдыз Хәйдәр кызына мөрәҗәгать иттек.


-Комплект ТР Мәгариф үсеше институты җитәкчесе тарафыннан рецензияләнде. Тарихи һәм рухи мирасны торгызу, әхлаклылык, гражданлык тәрбиясе үзеңнең тарихыңа, туган төбәгеңнең мәдәниятенә булган хөрмәттән башлана. Ватанга горурлык хисен тою өчен аны белергә, өйрәнергә кирәк. 7-9 сыйныфлар өчен төзелгән, Кукмара төбәгенең тарихын борынгы заманнардан бүгенге көнгәчә чагылдырган укыту-методик комплекты да әнә шундый максатларны үз эченә ала. Китапны укып, төбәгебезнең географиясе, табигате, предприятиеләр тарихы, күренекле шәхесләр хакында белергә мөмкин, - ди ул. - Әлеге китапның авторлары - Манзарас урта мәктәбенең тарих укытучысы Лилия Мотыйгуллина, күппрофильле лицейның география укытучысы Розалия Мансурова, журналист-төбәкне өйрәнүче, Россия, Татарстан журналистлар союзы әгъзасы Сания Сафина, Чарлы, Зур Кукмара урта мәктәпләренең тарих укытучылары Марат Хәкимов һәм Фаил Хәбибуллиннар. Проектны эшләгәндә кайбер чыганаклар районның "Туган якны өйрәнү" музееннан да алынды.
Зур Кукмара урта мәктәбе мөгаллиме Фаил Хәбибуллин әлеге комплектның электрон версиясен эшли. Кукмара турында 11 минутлык видеофильм, презентацияләр ясый ул. Бүгенге көндә Кукмара 4нче урта мәктәбе укытучылары Дамира Платонова һәм Зөлфия Галимуллиналар уку әсбабы, методик кулланманы тәрҗемә итү белән шөгыльләнәләр. Күпмилләтле Кукмарабызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган әлеге тупланма киләсе елдан барлык мәктәпләргә дә кайтып, укытучыларның һәм укучыларның алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелер, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk