Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре милекне дә, тәртипне дә саклый

Ярты гасырга якын тарихы булган Кукмарадагы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Оперуполномоченный Василий Антипов тырышлыгы белән оешып эшли башлаган, подполковник Линар Шәйхетдинов җитәкчелегендәге бүлек бүген ничек яши, нинди күрсәткечләргә ия? Ведостводан тыш сак бүлегенең "мие" саналучы үзәкләштерелгән сак пульты бүлмәсенә килеп кергәч, бер үк вакытта...

Ярты гасырга якын тарихы булган Кукмарадагы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Оперуполномоченный Василий Антипов тырышлыгы белән оешып эшли башлаган, подполковник Линар Шәйхетдинов җитәкчелегендәге бүлек бүген ничек яши, нинди күрсәткечләргә ия?

Ведостводан тыш сак бүлегенең "мие" саналучы үзәкләштерелгән сак пульты бүлмәсенә килеп кергәч, бер үк вакытта кызыксыну һәм гаҗәпләнү хисләре кичердем. Чөнки поселоктагы 208 объектны, 37 фатир, 89 шәхси йортны саклаучы бүлектә мин көткән "шыгыр-шыгыр" килеп торучы рация, бертуктаусыз шалтыраган телефон тавышлары түгел, ә тынлык хөкем сөрә иде. Бүлмәдәге өч компьютер гына пультка тоташтырылган һәр ноктаның "ничек яшәвен" уч төбендәгедәй күрсәтеп тора.

-Мобиль төркем яңа гына поселоктагы "Чулпан" балалар бакчасына чыгып китте. Анда ут беткән, шул турыда безгә хәбәр килде, - дип эш барышын аңлатты яшел-кызыл төсләр белән чуарланган компьютерларның һәр "хәрәкәтен" күзәтеп утыручы оператор Гөлнара Ямалетдинова. - Һәр объектның үз коды бар, берәр хәл була калса, компьютер шунда ук хәбәр итә һәм егетләр 2-3 минут эчендә объектка барып та җитәләр. Менә хәзерге вакытта хуҗалары өйдә булмаган 21 фатир һәм өй сакка куелган һәм бу чорда аларның сакланышы тулысынча безнең өстә. Хәбәрләр күбрәк төнлә алына, чөнки кайбер аппаратуралар тычканнарга гына түгел, хәтта чебенгә дә сизгер. Күптән түгел генә поселоктагы бер зур кибетне бер төндә өч тапкыр ачып-ябарга туры килде: песи кереп калган булган, ул йөри башлауга, безгә хәбәр килде.

Сак хезмәткәрләренең төп вазыйфалары беркетелгән объектларны саклау булса да, алар поселок урамнарында тәртипне тикшерү, җинаятьләрне ачыклау белән дә шөгыльләнәләр.

-Эчке эшләр бүлегендә патруль-пост хезмәте бетерелгәннән соң, төнге Кукмараны саклау безнең егетләргә калды, - ди үзәкләштерелгән пульт саклау бүлеге җитәкчесе Марсель Сөләйманов. -Мобиль төркем тәүлек әйләнәсендә поселок урамнары буйлап йөреп тора. Бу, беренчедән, бистәдәге хәлне күзалларга, икенчедән, эзләнүдә булганнарны ачыкларга ярдәм итә.

Бүлекнең тоткарлау төркеме белән бергә пультка хәбәр килгән берәр объектны "коткарырга" чыгарга бик теләсәм дә, үч иткәндәй, бу вакытта тәртип бозучы булмады. Шуңа күрә алар тарафыннан ачыкланган берничә җинаять эше турында гына кызыксындым.

...31 гыйнварда төш турысында поселоктагы бер аптеканың тәрәзәсен ватып, 10 мең сум акчасы булган касса аппараты урлану турында хәбәр полициянең һәр нарядына һәм әлеге бүлекнең тоткарлау төркеменә дә җиткерелә. Якын-тирә урамнарда күзәтү алып барганда, рация аша җинаять урынында калган бармак эзләренең кемнеке икәнлеге ачыкланганы турында хәбәр килә. Тоткарлау төркеме элек тә берничә тапкыр хөкемгә тартылган Байлангар авылы кешесен Ленин урамында эләктерә һәм аны эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кулына тапшыра.

Март аенда ведомстводан тыш сак бүлеге экипажына Кукмара тимер юл вокзалында бер егетнең кәрәзле телефонын талап алулары турында хәбәр алына. Җинаять урынындагы шаһитләр күрсәтмәсе дөрестән дә талап алу булганлыгын раслый һәм "кайнар эз"дән поселокның Степан Разин урамында яшәүче, элек берничә тапкыр хөкем ителгән җинаятьче тоткарлана.

Октябрь аеның беренче көнендә эчке эшләр бүлегенә бер сәүдә ноктасыннан билгесез кешенең 14 мең сум акча урлавы турында хәбәр кабул ителә. Кибеттә урнаштырылган күзәтү камерасында урлашу мизгеле сакланып калына. Камерадагы фоторәсем буенча егетләр урлаучының кем икәнлеген ачыклыйлар һәм аны тимер юл вокзалыннан электр поездына утырып китәргә җыенганда эләктерәләр.

Бервакыт экипаж Кукмара буйлап күзәтчелек итеп йөргәндә, тимер юл кырыенда озын-озын шлангалар ятканын күреп ала. Барып карасалар, бу шланг түгел, ә туктап торган товар вагоныннан кисеп урланган арматура чыбыклары булып чыга. Җинаятьчеләр урында ук кулга алына.

Бүлекнең күркәм күрсәткечләре артында, әлбәттә, бердәм коллектив тора. Чечняда хезмәт иткән вакытта "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнгән полициянең өлкән сержанты Марсель Галимҗанов, кул көрәше буенча Россиянең спорт мастеры, дзюдо һәм сугышчан самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат, полиция майоры Марсель Сөләймәнов, татар көрәше буенча спорт мастеры, полиция сержанты Илнар Исмәгыйлев кебек егетләр булганда бүлек алга таба да үз данын югалтмас дип ышаныйк.

Узган ел бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 21 җинаять эше ачылган, административ хокук бозган өчен 1290 кеше тоткарланган, сакланучы 4 объектка үтеп керүгә чик куелган, эзләнүдә булган 14 кәрәзле телефон табылган. Быел да җинаятьләрне ачу "копилка"сына ел башыннан инде 23 эш өстәлгән. Сак пультына 120дән артык хәбәр алынып, аларның барысы да тиешле вакыт эчендә тикшерелгән.

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: http://cok.opredelim.com/docs/400/index-180109.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X