Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара тимер юл вокзалының сәгате кайчан кире урынына куелыр икән?

Кукмара тимер юл вокзалының сәгатен салдырып алганга 3 елдан артык вакыт узды. Вокзалны Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев сәгать белән кабул итеп алды. Әлеге сәгать вокзалга нур биреп тора, Кукмарабызга шәһәр төсе биреп тора, көн яктагысы бик дөрес вакытны, һава торышын күрсәтә иде. Вокзал начальнигы эшкә Нократ Аланыннан...

Кукмара тимер юл вокзалының сәгатен салдырып алганга 3 елдан артык вакыт узды. Вокзалны Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев сәгать белән кабул итеп алды. Әлеге сәгать вокзалга нур биреп тора, Кукмарабызга шәһәр төсе биреп тора, көн яктагысы бик дөрес вакытны, һава торышын күрсәтә иде.

Вокзал начальнигы эшкә Нократ Аланыннан килеп йөри. Сәгатьне дә ул Нократ Аланы вокзалына алып киткән дип сөйләшәләр.

"Солнышка" тукталышында автобус көтүчеләр дә сәгаьнең юкка чыгуы турында гел сөйләшәләр.

Сәгатьне кире кайтару буенча Кукмара җитәкчеләре чарасын күрсеннәр иде, дип өметләнеп калабыз.

Рәфкать ШӘРӘФЕТДИНОВ, Кукмара поселогы

фото: http://wikimapia.org/user/390080

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk