Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара Сабан туе Киндеркүл тугаенда узды

Бәйрәм якынлашканда күпләр, һава торышы белән кызыксынып, интернет челтәрендә "казына" башлый. Синоптиклар ниләр вәгъдә итә, янәсе. Температураның түбәнәюен, яңгыр, көчле җил "тамга"ларын күргәч, кәефнең кырылуын белсәгез икән?! Җәйнең беренче көнендә үк Сабантуйга дип алып куйган күлмәкне кимичә калам, дип борчылуны да өстәсәң, бәйрәмнең тәмам яме бетә... Районыбыз Сабан туе алдыннан...

Бәйрәм якынлашканда күпләр, һава торышы белән кызыксынып, интернет челтәрендә "казына" башлый. Синоптиклар ниләр вәгъдә итә, янәсе. Температураның түбәнәюен, яңгыр, көчле җил "тамга"ларын күргәч, кәефнең кырылуын белсәгез икән?! Җәйнең беренче көнендә үк Сабантуйга дип алып куйган күлмәкне кимичә калам, дип борчылуны да өстәсәң, бәйрәмнең тәмам яме бетә...

Районыбыз Сабан туе алдыннан да көннәр бераз салкынча торды. Аның каравы бәйрәмдә җил дә вакытында исте, кояш та кирәкле вакытта гына кыздырды. Һәркемнең кәефе күтәренке, йөзендә шатлык чаткылары иде. Аллы-гөлле шарлар, төрле төсле тасмалар белән бизәлгән тугайның матурлыгын әйтеп бетерерлек түгел. Күпергә якынлашуга, күңелле шау-шу, ыгы-зыгы эченә бөтерелеп кереп киткәнеңне сизми дә каласың...

Бәйрәмгә ашыгучы ак яулыклы апалар, түбәтәйле абзыйлар яныннан да җитез генә уза алмадык. Аларның яшьлекләрен искә төшереп, ул вакыттагы Сабан туе белән бәйле хатирәләрен тыңлау үзе бер күңелле бит.

-Уен-көлке, җыр-биюгә әвәс булгангамы, милли бәйрәмебез - Сабан туен элек-электән яраттым, - ди Кукмарада яшәүче Камәрия апа Гаянова. - Мин үзем тумышым белән Актаныш якларыннан. Безнең авылда бәйрәмгә әзерлек бер-ике көн алдан башлана иде. Иң элек яшьләр ат җигеп, гармуннар белән җырлап урам әйләнәләр, бүләкләр җыялар. Кызлар сөлге чигәләр, егетләр исә чабыш атларын әзерлиләр. Сабантуй көнне бар халык - кем җәяү, кем дугасына кыңгыраулар тагып, чигүле тастымалар белән бизәлгән атка утырып мәйданга бара. Анда дуслар, туганнар белән очрашасың, милли уеннарда катнашасың. Мин капчык киеп йөгерүдә беркайчан беренчелекне бирмәдем. Узган ел "Иң өлкән катнашучы" дип, сәгать тә бүләк иттеләр әле. Кукмарада ел саен бәйрәм бик күңелле уза, рәхәтләнеп ял итеп кайтам.

Быел җиденче дистәне түгәрәкләгән Габделхәй абзый Сәрвәров районга Төмән өлкәсеннән кунакка кайткан. Үзе милли киемнәрдән, кулында тальян гармун.

-Гомерем читтә узса да, туган ягымны сагынып яшәдем, - ди ул. - Юксынуымны басар өчен гармунда әткәйнең яраткан җыры "Шахта" көен суза идем. Тальянымны Сабантуйга да алып чыктым әле. Мәйдан тирәсендә уйнап, якташларны җырлатырга исәп. Яшьлекләренә кайтып килсеннәр әле бер...

Сабантуйда күңелсезләнергә һич кенә дә җай юк: телисең икән концерт кара, уеннарда катнаш, бер-бер артлы тезелеп киткән кибетләрдән тәм-том алып сыйлан, кызган шашык белән тамагыңны ялга. Бәйрәмгә кунаклар да бик күп кайткан иде. Якташларны, милләттәшләрне куандырырлык күркәм эшләр районда бихисап. Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да билгеләп узды:

-Кайсы гына тармакны алсак та, горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыга алдык. Бүгенге көндә печән, яфраказык әзерләнә. Сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә дә уңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим, - диде ул.

Сабантуй ул - иң беренче чиратта игенчеләр, аларны зурлау бәйрәме. Быел да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең урыны мәйдан түрендә булды. Язгы кыр эшләрен башкаруда аеруча оешканлык күрсәткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалык хезмәткәрләре, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, сәнәгать тармагы, төзелеш, сәламәтлек саклау, социаль сферада эшләүчеләр, спортчылар - барысы да мәйданга чакырылып бүләкләнде.

Бәйрәмдә иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыклар да билгеләнде. Алар арасында Мәчкәрәдән Х.Фатыйхов, Нырьядан Ф.Гайфетдинов, Югары Чурадан Виталий Герасимов, Янилдән Дмитрий Шәрәфетдинов, Починок-Шәмәрдәннән Камил Ибраһимовларга сөт саву аппаратлары тапшырылды.

Чисталык икеайлыгы кысаларында торак пунктларны иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерүчеләр арасында конкурс игълан ителгән иде. Сабантуйда бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде. Беренче урынга Зур Сәрдек авыл җирлеге чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Зур Кукмара, Югары Чура, Янил һәм Ядегәр авыл җирлекләре бүлеште. "Иң яхшы торак пункт" номинациясендә поселокның Степан Разин урамыннан Ринат Бәдретдинов, Нух Идрисовтан Ясирә Гарифуллиналар җиңү яуладылар.

Тантаналы өлештән соң, әлбәттә, көрәш, уеннар, ат чабышы башланды. Кемдер баганага менде, татар-башкорт көрәшендә үзен сынады, ә кемдер гер күтәрде, бүрәнәдә капчык белән сугышты, чүлмәк ватты, волейбол, шахмат-шашка уйнады, концерт карады. Бәйрәм оешкан төстә, бик күңелле узды. Сабантуйның баш батыры булып Фәнил Исмәгыйлев калды.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара Сабан туе

erid: 2VtzqxWHLUk