Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районыннан 50ләп ир-егет контракт буенча хезмәт итә

Армия сүзен ишетүгә, хәрби хезмәт узу яшенә җиткән егетләрнең йөзләре караңгыланып киткәндәй була. Әле ул гынамы - яшьләр арасында туган йорттан, гаилә, дуслардан аерылуны, бер ел буе чит төбәктә яшәп, солдат боткасы белән туклануны куркыныч төш сыман күзаллаучылар да бар. Ә менә контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүче Кукмара егетләренең фикерләре...

Армия сүзен ишетүгә, хәрби хезмәт узу яшенә җиткән егетләрнең йөзләре караңгыланып киткәндәй була. Әле ул гынамы - яшьләр арасында туган йорттан, гаилә, дуслардан аерылуны, бер ел буе чит төбәктә яшәп, солдат боткасы белән туклануны куркыныч төш сыман күзаллаучылар да бар. Ә менә контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүче Кукмара егетләренең фикерләре бөтенләй башка.

-Армия - чыныгу мәктәбе ул. Шуның өчен борчылыр урын юк. Хәрби һәм физик хәзерлек чаралары, өйрәнүләр, дәресләр белән 365 көннең узганын сизми дә каласың, - ди алар.

Югары Юмья авылыннан Анатолий Шапеев, Олыяздан Рамил Якуповлар хәзерге вакытта икесе дә контракт буенча хезмәт итәләр. Егетләр белән аларның кыска вакытлы яллары вакытында очраштык.

-Красная Поляна шәһәрендә техникум тәмамлагач, армиягә алынып, Иркутск өлкәсендә стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре хәрби частенда хезмәт иттем, - ди Анатолий. - Аннан кайтып, биш ай узганнан соң, район хәрби комиссариатына килеп, өч елга контракт төзедем. Бүгенге көндә Самара өлкәсенең Рощинск бистәсендәге тынычлык урнаштыручы көчләр составында хезмәт итәм. "Кайнар нокта"ларга, чуалышлар барган илләргә әлегә чыкканыбыз булмады, әмма без һәрвакыт тулы хәзерлектә. Контракт белән хезмәт итүемә бер дә үкенмим - казармада яшибез, бушлай ашаталар, киендерәләр, ай саен хезмәт хакы түлиләр. Хезмәтебез иртәнге сәгать сигездән кичке алтыга кадәр дәвам итә. Якшәмбе көнне ял итәбез.

Анатолийдан буш вакытларын, ял көннәрен ничек уздырулары хакында да кызыксындык.

-Дискотекаларга сирәк йөрим, ялларым күбрәк спорт залында үтә, - ди ул. -Шәһәрдә "Нур" дип исемләнгән кафе - офицерлар йорты бар, анда да күңелле ял итәргә мөмкин.

Авылда яшәүче әти-әнисе, сеңелкәшләре, дуслары белән кәрәзле телефон аша аралашып тора ул. Хезмәт чорында Анатолийның елга бер тапкыр ялга кайтуы - алар өчен иң зур сөенеч.

Рамил Якупов исә үзенең контракт килешүен унберенче сыйныфны тәмамлауга ук, өч елга төзегән. Иваново шәһәрендәге хәрби һава десанты гаскәрләре частенда инде соңгы елын хезмәт итә ул.

- Өйдән чыгып киткәч тә, беренче айларда бик авыр булды, - ди Рамил. - Физик, хәрби, махсус тактик хәзерлекләр - җиде кат тиреңне түгеп, барысын да тиешенчә башкарасы бит. Көн артыннан көн узган саен әкренләп барысына да күнегәсең, частьтагы егетләр үз туганың кебек якын кешеләргә әйләнә. Тик шунысы бар: авылга озак вакытлы ялга кайткач, кабат китәсе килми. Әмма һәр эштә тәртип булырга тиеш, сәбәпсез бер көн дә хезмәттән калырга ярамый.

Рамил үзенең дус кызы Алсу белән интернеттан, скайп аша сөйләшеп тора икән. Ялга кайткач, һәрвакыт бергә алар.

-Бик сагынам үзен. Тизрәк хезмәт итү вакытын төгәлләп кайтсын иде, дип телим, көннәрне саныйм, - ди Алсу. - Җәй көне үзем дә янына барып кайттым. Ивановоны - кәләшләр шәһәре дип йөртсәләр дә, матур кызлар, чибәр кәләшләр күрмәдем мин анда. Шуңа күрә күңелем тыныч.

Хәзерге вакытта Кукмара районыннан контракт нигезендә 50ләп ир-егет Төньяк Кавказ, Самара, Ерак Көнчыгыш, Ульян каласы, Казанда һәм башка хәрби частьларда хезмәт уза.

фото: http://inpress.ua/ru/news/tag/ministerstvo-oborony

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk