Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында ВИЧ-инфекцияле 15 кеше исәптә тора

Адәм баласы яхшыга да, яманга да тиз күнегә. Кайчандыр ВИЧ-инфекция, СПИД таралуыннан уттан курыккандай шүрләгән булсак, хәзер бу чир халыкны әлләни кызыксындырмый. Бүтән проблемалар да баштан ашкан ыгы-зыгылы заман бит. Табиблар гына элеккечә үк бу афәткә каршы көрәшне дәвам итәләр. Саннар шуны сөйли: районыбызда ВИЧ-инфекция йөртүче 32 кешенең булуы ачыкланган,...

Адәм баласы яхшыга да, яманга да тиз күнегә. Кайчандыр ВИЧ-инфекция, СПИД таралуыннан уттан курыккандай шүрләгән булсак, хәзер бу чир халыкны әлләни кызыксындырмый. Бүтән проблемалар да баштан ашкан ыгы-зыгылы заман бит. Табиблар гына элеккечә үк бу афәткә каршы көрәшне дәвам итәләр. Саннар шуны сөйли: районыбызда ВИЧ-инфекция йөртүче 32 кешенең булуы ачыкланган, аларның 6сы үлгән, 11е читкә күчеп киткән. Бүгенге көндә 15е исәптә тора. Боларның кайберләре читтә эшли һәм яши, ә безнең районда исә теркәлгән генә.

-Бу вирус белән зарарланган кешеләргә даими рәвештә тикшеренү һәм дәвалану өчен тиешле шартлар тудырылган, - ди район дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Илдус Сәмигуллин. - Бер авыруны дәвалау аена 20 мең сумга төшә. Препаратлар хәзер бик көчле. Шунлыктан үз сәламәтлекләре турында кайгыртучыларның анализлары әйбәт. Вирус аларда нуль дәрәҗәсендә тора, димәк, башкаларга йоктыру мөмкинлеге дә шундый ук. Мәсәлән, бездә 90нчы еллардан бирле күзәтелә торган ВИЧ-инфекцияле авырулар бар. Әйе, бу кешеләр яшәүләрен дәвам итәләр, җенси партнерларына, гаилә әгъзаларына алардан куркыныч янамый. Дәваланмыйча, исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар кулланудан баш тартмаучылар булуын да яшермим.

-Бәлки, алар бу дөньядан тизрәк китеп, газаплардан котылырга телиләрдер, шуңа күрә саулыкларын тагын да какшаталардыр?

-Алай димәс идем. Һәркемнең дә якты җир йөзендә яшисе килә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: үлем түшәгендәге авырулар гомерләрен бер генә сәгатькә, бер генә көнгә булса да озайтырга өметләнәләр, тормышка соңгы көчләре белән ябышырга тырышалар.

-Әлеге вирусны йоктырган авыруларга инвалидлык биреләме?

-Юк. Алар эшләп йөриләр. Инвалидлык башка төрле җитди чирләре булганда гына бирелә. Эш урынында бу авыруларга карата бернинди каршылыклар һәм эзәрлекләүләр булмаска тиеш. Хәер, аларның чире турындагы мәгълүматны без тирән сер итеп саклыйбыз.

-ВИЧ-вируслы аналарның бала табу очраклары турында ни әйтерсез?

-Йөкле вакытта тиешле даруларны кабул иткәндә авыру аналардан, гадәттә, сау-сәламәт бала туа. Бездә шундый ике бала исәптә тора. Хәтәр вирусны әнисеннән йоктырган ир баланы да дәвалыйбыз. Ул башка балалардан аерылып тормый, үсә. Хәзер аңа өч яшь.

-Соңгы вакытта тагын ике кешенең бу вирусны йөртүе ачыкланган. Бу хакта белгәч, шок хәлендә калганнардыр инде?

-Мондый халәттә кешенең ниләр кичерүен аңлату кыен. Әлбәттә, куркып, югалып калалар. "Ни өчен нәкъ менә минем белән булган бу хәл?" дигән сораулар бирәләр. Кайберләренә шул рәвешле яшьлектәге гөнаһлары өчен түләргә туры килә. ВИЧ-инфекцияне йөртүчеләргә үлемгә хөкем ителгәннәр итеп карамыйм. Алар - минем өчен гадәти авырулар. Алда әйткәнемчә, хәзер дәвалау чаралары көчле һәм гомер озынлыгын арттыру мөмкинлеге бар. Ә инде бу хәтәр вирусны йоктырмау чараларын күрү күп очракта кешенең үзеннән тора.

ВИЧ вирусын йоктыручының иң яшенә 3 яшь, иң олысына 40тан артык.

Районда әлеге инфекцияне йөрткән 6 кеше дөнья куйган, аларның 3се -ир-егет, 3се -хатын-кыз.

фото: http://news.vmariel.ru/7028-svyshe-630-vich-inficirovannyh-sostoyat-v-mariy-el-na-dispansernom-uchete.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk